+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Калкан булсын!

25 майда Бөтендөнья калкансыман биз көне билгеләнә. Бу чара быел сигезенче тапкыр үтә. Анда эндокринологлар, физиологлар, терапевтлар, тикшерүчеләр, гормональ система авыруларыннан интегүчеләр катнаша. Бәйрәм 2009 елда Европа тироид ассоциациясе башлангычы белән гамәлгә ашырыла башлый.

Бу көнне калкансыман биз авыруларын дәвалаудагы уңышлары өчен иң яхшы табибларны мактау грамоталары, дипломнар белән бүләклиләр. Лекцияләр, конференцияләр, семинарлар оештырыла.

Калкансыман биз гормоннар эшләп чыгара. Табиб-эндокринолог консультациясе йөкле хатыннарга, ашказаны-эчәк авырулары, онкопатологияләр булганнарга мотлак кирәк. Тикшерүчеләр фаразлавынча, кайбер психологик тайпылышлар да калкансыман биз эшчәнлегендә чагыла.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, дуслар!
Читайте нас: