Гасырлар дәвамында язма сүз бөек миссия башкара – кешеләргә хакыйкать һәм игелек идеяләрен җиткерә, җәмгыятьтә гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга хезмәт итә. Православие христиан өйрәтмәләренә һәм аның югары әхлакый идеалларына нигезләнгән славян мәдәнияте, славян кавеменнән булган урыс, болгар, белорус, украин, серб һәм башка халыкларның рухи һәм әдәби-мәдәни мирасын үзенә сеңдереп, чын милли хәзинәгә әйләнде.
Традициягә кергән бу көн бүген мәгърифәт һәм рухият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Ул — безнең рухи кыйммәтләребезнең, мәдәниятебезнең, тарихи традицияләребезнең символы. Бу вакытта җәмәгатьчелекнең игътибары урыс теленә, аны саклауга аеруча нык юнәлтелә.
Бәйрәм, чиркәү кысаларыннан чыгып, безне төп чыганакларга кайтара, сөйләмгә һәм Ватан тарихына, аның дини һәм мәдәни мирасына булган кызыксынуны арттыра. Бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий тарафыннан эшләнгән әлифба милли телләрнең, күп халыкларның язуы һәм мәдәнияте үсешенә йогынты ясады, аларның үзара аңлашып яшәүләренә этәргеч булды.
Бүген дә “кириллица” безне – Русия Федерациясендә бердәм булып яшәүче, аны үз Ватаны итеп санаучы тугандаш халыкларны — русиялеләрне берләштереп тора.
Күпмилләтле илебезнең рухи һәм милли-мәдәни гореф-гадәтләре, дөньяның сәяси картасында аның тоткан урыны һәм искиткеч тарихы образлы, матур яңгырашлы заманча урыс телен формалаштырды. Бу тел, чын мәгънәсендә, халыкара аралашу теленә әверелде.
Традиция буенча бу көнне Башкортстанның шәһәр һәм район музейларында, китапханәләрендә, мәдәният йортларында, мәгариф учреждение-ләрендә, православие чиркәүләрендә бәйрәм чаралары узачак. Алар тамашачыларын бай программа белән куандырачак һәм барлык катнашучылар өчен дә онытылмаслык вакыйга булачак. Краснокама районының Николо-Березовка авылында үткәрелүче “Никола Вешни” фольклор бәйрәме — Славян язуы көннәренең иң чагу бизәге.
“Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән республикада Халыкара Аксаков бәйрәме, Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре, Масленица республика бәйрәме, “Крещение салкыннары” төбәкара популяр музыка һәм бию фестивале, Бөредә һәм Уфада Свиридов көннәре оештырыла. Алар барысы да республиканың мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әйләнде, биредә яшәүче халыкларның рухын баета.