Бу көнне яшьләр, урман акланына җыелып, яз һәм кәккүк турында дәртле җырлар җырлый-җырлый, әйлән-бәйлән әйләнгәннәр һәм учак аша сикергәннәр. Аннары кечкенә табын корылган, шушы көнне генә яраткан кешең белән җаннарны туганлаштыру мөмкин дип исәпләнелгән. Моның өчен сөйгән ярың белән каен себеркесе аша үбешеп, махсус йола такмазасын әйтергә һәм истәлеккә бүләк алмашырга кирәк булган. Бу вакытта гашыйк кыз кулында кәккүк сынын тоткан. Урман кошы, аның сүзләрен ишетеп, югары көчләргә җиткерәчәк дип ышанылган.
Кайбер төбәкләрдә гомерлек ахирәт булырга теләгән кызлар каен ботакларын бергә үргәннәр. Каен чисталык, сафлык символы булып исәпләнгән. Шуннан соң алар, муеннарындагы амулетларын үбеп, каенга элгәннәр һәм аларны үзара алмашканнар. Бу йола үткәннән соң ахирәтләр арасындагы дуслык Күкләр тарафыннан ныгытыла дип саналган.
Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтик: әгәр дә сез урман эчендә учак ягып, шуның аша сикерешкән кыз-кыркынны күрсәгез, “кәккүкләре киткән” дип, чигә тирәсендә бармак әйләндерергә ашыкмагыз. Кәккүкләре китмәгән, бары тик Кәккүк бәйрәмен билгели алар...