Туган җирне бизәп, Чәрмәсән,
Уралып агасың.
Суларың ерак киткәндә дә
Йөрәктә каласың.
Моңсыз калыр идем, Чәрмәсән,
Белмәгәндә сине беркайчан.
Дулкыннарың күчә күңелгә,
Җыр булып гомергә.
Әти-әниләре белән Уфага күченгәндә Миләүшә сабый гына була әле. Сәнгать кешесе булу хыялы шул чакта — Чәрмәсән елгасының гүзәллегенә сокланганда бөреләнгәндер, күрәсең, туган якларыннан илһам алып яши.
...Бакай кызы Уфа мәктәбендә укый башлый. Дәресләрдән бушаган чакларында Пионерлар йортына йөгерә. Сугыш чыгу белән 15 яшьлек кыз, фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариат бусагасын таптарга тотына. Сугышка, әлбәттә, алмыйлар. Укуын ташлап, заводка эшкә урнаша.
Ил өстенә төшкән авыр кайгы, яу яланыннан килеп торучы аянычлы хәбәрләр күпмедер вакытка сәнгатьне оныттыргандай итә. Эш тә җиңел түгел. Ныгынып өлгермәгән буыннар сызлый.
Кызыл Армиянең җиңүле һөҗүмнәре турындагы хәбәрләр ишетелә башлау белән күңелләр үзеннән-үзе җырга тартыла. Бәләкәй генә үзешчән сәнгать түгәрәге оеша. Башка цехлардан да кызлар, егетләр килеп кушылгач, үзешчәннәр түгәрәге көчәя. Буш вакытларында заводларда, госпитальләрдә концертлар куя башлыйлар.
Сугыштан соң авиация институтына керергә тәкъдим итсәләр дә, Миләүшә сәнгатьне якынрак күрә. Свердловск консерваториясендәге башкорт милли студиясенә, аннары Казан консерваториясенең икенче курсына кабул ителә. 1954 елда ялгыз җырлау бүлеген тәмам-лап, Уфага эшкә кайта, филармониядә җырлый, бер үк вакытта училищеда укыта башлый. Тора-бара ул үзендә педагоглык сәләтенең көчлерәк икәнлеген тоя, бүлгәләнмәскә, көчне, осталыкны бер генә эшкә бирергә кирәк, дигән карарга килә. Җыр укытучысы булып, яшь талантларны табарга, ачарга, үстерергә! Үзең җырлаганга караганда сәнгать өчен моның файдасы зуррак булачак. Һәм ул училищеда кала.
Тәүге педагогик уңышлары озак көттерми. Аларның иң беренчесе Илфак Смаков белән бәйле. Ниндидер концертта бер үсмернең җырлавын таң калып тыңлый һәм аңарда табигать биргән кабатланмас талантны күреп ала. Концерттан соң аны эзләп таба, училищега чакыра. Укытучы Мортазинаның Смаковны ничек җырчы итеп үстерүе турында гәзитебездә күп язылганлыктан, мин моңа тукталып тормыйм. Ул чорда училищеда Наҗия Аллаярова, Саҗидә Галимова, Мәҗит Алкин, Шамил Хәмәдинуров, Хәмит Ижбулдин, Раил Кучуков кебек байтак җырчыларны укыта.
1968 елда Уфа сәнгать институты, тагын бер елдан аның вокал бүлеге ачыла. Бирегә эшкә чакырылган Мортазина үзе элек укыткан, төрле якларга таралган җырчылар белән янә элемтәгә керә, булачак студентларны эзләп, авылларга чыгып китә. Беренче уку елы... Беренче чыгарылыш... Ел артыннан ел үтә. 1980 елда ул вокаль сәнгате кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Администраторлык эшләре вакытны күп ала торган бу вазыйфада ул әллә ни озак булмый — Рәйсә Галимуллинага тапшыра. Хәзер анда Фәрзәнә Сәгыйтова җитәкче.
Миләүшә Мортазина — яшь җырчыларга “тавыш куючы” белгеч. Табигать тарафыннан бирелгән тавышны, моңны сизгер ишетүче, киләчәген ачыклаучы, дөрес юлга салучы кеше. Тавышы тәү карашка көчсез, чикләнгән сыман тоелган яшьләрне дә зур җырчы итеп үстерә алучы. Чөнки ул, вокал (тавыш) аппаратын бик яхшы белеп, аның белән сакчыл эш итте. Бер үк вакытта һәр укучысында югары гражданлык тойгысы, ихласлык, ныклылык тәрбияләде.
Ул күп еллар буе яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурсының жюри рәисе булды. Студентларны төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашырга өндәде. Тәүдә бүлекләр, факультетлар эчендә, аннары институт күләмендәге ярышларда көч сынашсыннар, чыныгу алсыннар, дигән фикерне алга сөрде.
Сиксәненче еллар башында безнең яшь җырчыларыбыз СССР һәм дөнья күләмендә бәйгеләрдә бер-бер артлы җиңүләр яулады. Үзәк гәзитләрдә конкурс йомгаклары турындагы мәкалә-ләрдә якташларыбыз осталыгы югары бәяләнде, “җырчыларның Уфа мәктәбе” дигән сүзтезмә еш очрады. 1985 елга халыкара, Бөтенсоюз, Бөтенрусия конкурслары лауреатларыбыз алтыга җитте: Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Геннадий Родионов, Венер Мостафин, Флүрә Килдиярова, Гали Хәмзин. Радик, Идрис, Венерны Мортазина училищеда һәм институтта тугызар ел укытты.
Минем дә якын дусларым булган бу өчәү (кызганыч ки, Радик белән Венер якты дөньядан бик иртә киттеләр) сәхнә эшчәнлегендәге уңышлары өчен иң беренче рәхмәтне укытучыларына әйтә торган иде. Менә, мәсәлән, Венерның сүзләре: “Талантлы педагог Миләүшә Гали кызында укуым белән бәхетлемен. Ул миңа әнием дә, апам да булды. Катлаулы хәлләргә калганда студентлар ярдәм һәм киңәш сорап аңа килә. Беркемнең дә үтенеченә битараф калмый торган олы йөрәкле кеше ул...”
Радик Гәрәевның беренче аерым концертын искә төшерәм. Опера һәм балет театры берничә кич шыгрым тулы булды. Мин караган кичне концерттан соң Миләүшә Гали кызы сәхнә артына күтәрелде, Радикны үз баласыдай кочаклап сөйде. Икесе дә сүзсез калды, күзләреннән тыелгысыз рәвештә мөлдерәп яшь ага иде. Укытучының концерт барышындагы дулкынлануы, борчылуы шулай күз яшьләре булып бәреп чыккан иде.
Халыкара конкурста илебездә беренче булып Гран-при алган, бик яшьли зур сәнгать юлына баскан Радик Гәрәев үзебездә — Уфада җырлаганда әллә ни дулкынланмагандыр дип уйлаучылар ялгыша. Укытучысы аны, барлык укучылары кебек, һәр чыгыш ясаган саен сәхнәгә тәү тапкыр аяк баскандагыдай хис итәргә күнектергән. “Әгәр үсәргә теләсәң, дөрес җырламыйм, яхшы килеп чыкмый дип һәрчак үз-үзеңнән шиклән. Масаю — бетү дигән сүз. Һөнәри өлгергәнлек барысын да хәл итми әле. Ихласлык, дулкынлану ташламасын үзегезне. Тамаша залы белән бер җанга-тәнгә әйләнсәң генә моңың кешеләр йөрәгенә барып җитә. Иҗат кешесе гомер буе үзен укучы, өйрәнчек итеп тоярга тиеш”, — дигән сүзләрне ул еш әйтә иде.
Миләүшә Мортазинаның барлык укучылары да талантлы, тырыш булды дигән сүзләрдә хаклык бар. Әмма ул аларны сайлап алмады, егетләрнең, кызларның төрлеләре эләкте аңа. “Укырга килеп керү белән мин иң беренче чиратта аларның ялкаулыкларын бетерәм, үз-үзеңне аямыйча эшләгәндә генә яхшы җырчы булуны инандырам”, — дигәне истә калган.
1982 елның маенда Борай районы Мулла урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Фәдис Ганиев Газиз Әлмө-
хәммәтов исемендәге республика конкурсы лауреаты булган иде. Мортазина шуннан соң аңардан күз яздырмады. Унынчыны тәмамлагач, егет башка төрле һөнәр буенча укырга китәргә җыенган. Бу хакта ишеткәч, педагог аны һәм әти-әнисен үгетләү өчен ул авылга кеше җибәргән. Ә инде Фәдис Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган телевизион конкурска килгәч, аның ай-ваена карамыйча алып калган. Мәктәптә дә, күрәсең, җыр буенча башлангыч әзерлекне яхшы алган егет. Училищеда әйбәт укып китте. Фәдис армиядә чагында укытучысы аның белән ике ел хат алышып торды. Бүген күренекле җырчы Фәдис Ганиев турында ни дә булса өстәп әйтүнең кирәге юк, әлбәттә.
Миләүшә Гали кызының арытабангы укучылары — дөнья опера сәнгате йолдызлары, Башкортстанның халык артистлары Әскар һәм Илдар Абдразаковлар үзләре генә ни тора! Башкортстанның атказанган артисткасы Әлфия Кәримова — хәзер Казахстанның “Астана-опера” театрында әйдәүче солистка, халыкара конкурслар лауреаты. Тагын да яшьрәк буын вәкилләреннән Диләрә Идрисова һәм Владимир Капытов үзебезнең опера һәм балет театрында уңышлы эшлиләр.
БАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның Югары мәктәбе отличнигы, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, Салават Юлаев һәм өченче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәткәре өчен” орденнары белән бүләкләнгән легендар педагог, профессор Миләүшә Мортазина ике ел элек эштән туктады. Элекке укучыларының рәхмәтен ишетеп, балаларының тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Кызы Ләйлә Шаһиева — һөнәре буенча музыка белгече. Хәзер ул да пенсиядә инде. Улы Владислав Мортазин — Башкортстанның халык артисты, ил күләмендә билгеле органчы, югары дәрәҗәдәге конкурслар лауреаты. Байтак еллардан бирле Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.