+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кораллы... тынычлык сакчылары

2003 елның 29 маеннан башлап Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара тынычлык саклаучылар көне билгеләп үтелә.

Аларны шулай ук “зәңгәр каскалар” дип атау да гадәткә кергән. Әлеге миссия эшен гамәлгә ашыру өчен БМОга кергән дәүләтләр, оешма карары белән үз хәрбиләренең бер өлешен дөньяның “кайнар нокта”ларына җибәрә. “Зәңгәр каскалар” биредә каршылыкка кергән көчләр арасында “буфер” вазыйфасын үтәп, аларны килештерергә тырыша, тыныч халыкны җәбер-золымнан саклый, гуманитар ярдәм күрсәтә, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтеп, кешеләрне тыныч тормышка күчерүгә зур көч сала.

Халыкара тынычлык саклаучылар миссиясе тарихта беренче тапкыр 1948 елда оештырыла. Бүгенге көндә “зәңгәр каскалар” сафында 125 меңнән артык хәрби исәпләнә. Алар дөньяның 16 “кайнар нокта”сында тынычлык сагында тора. Бу – бик куркыныч хезмәт. Тынычлык саклау миссияләре вакытында 3360 “зәңгәр каска” иясенең гомере өзелде. Шуңа күрә алар һәрдаим ихтирамга һәм игътибарга лаек.
Читайте нас: