+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Баланы бәхетле итү – ата-ана бурычы!

Сабыйларыбызның күген бервакытта да кара болыт капламасын.Кояшлы җәйнең беренче көнен балалар аеруча зарыгып көтеп ала, чөнки бу көнне өч айга сузылган каникуллар башлана. 1 июньдә алар өчен тагын бер бәйрәм — Халыкара балаларны яклау көне. Бәхетле сабыйлар өчен бу бәйрәм уңаеннан нинди генә чаралар оештырылмый: балалар сабантуе, төрле конкурслар, концертлар, фестивальләр! Бу тылсымлы көндә дөньяга балалар хуҗа кебек тоела: урамнар, парклар тулы бала-чага, кайда да аларның шатлыклы көлү тавышлары ишетелә.

Быел, мәсәлән, 1 июньдә башкаланың Якутов исемен­дәге балалар паркына нә­ниләр безне үзләре әзер­ләгән тамашага чакыра. Анда, шулай ук, яшь техниклар радио белән идарә ителүче танклар белән катнашачак. Бәйрәмгә килүче кызлар һәм малайлар асфальтка рәсем төшерү бәйгесендә, Солдат күле тирәли оештырылган велоузышта ярыша ала. Төп приз — велосипед. Нәниләргә бушлай туңдырма таратылачак.

“Первомайский” паркында балалар иҗат коллективлары чыгыш ясый, “Алтын туп”, “Күңелле стартлар” кебек уен мәйданчыклары эшләячәк, аниматорлар балалар белән төрле уеннар, конкурслар оешты­рачак. Бу көнне сабыйларны “Айдар” театр-студиясенең яшь артистлары белән бергә Айдар Галимов үзе дә котларга киләчәк.

“Кашкадан” паркында, төрле мавыктыргыч чаралардан тыш, балалар сабантуе да үтәчәк.

Мәҗит Гафури исемен­дәге паркка килгән яшь уфалылар, кулга-кул тотынышып, әйлән-бәйлән әйләнәчәк һәм соңыннан зәңгәр күккә кәгазь күгәрченнәр очырачак.

Балалар бәйрәменнән Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары да читтә калмый. 1 июньдә алар балаларны “Нурлы балачак” дип аталган бәйрәмгә чакыра. Программада төрле конкурслар, фотога төшү, флешмоб, ә иң ахырда бәй­рәмгә килүчеләр “Насрет­диннең алтын ишәге” дип аталган спектакль караячак.

Балаларны яклау көнендә Аксаков исемендәге бакчада хәйрия концерты узачак. Аны авыру балаларга ярдәм итүче “Югалтулар юк” хәйрия фонды оештыра.

Әлбәттә, бу әһәмиятле көндә балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең, дәваха­нәләрдә авырып ятучы сабый­ларның йөзләренә дә елмаю кунар, чөнки алар янына бүләк күтәреп яхшы күңелле кешеләр киләчәк, төрле мавыктыргыч чаралар оештырылачак.

Әйтергә кирәк, Халыкара балаларны яклау көне — бу сабыйлар өчен күңелле бәйрәм оештыру гына түгел, ә җәм­гыятькә балаларның хокукларын яклау турында да искәртү. Төгәлрәк әйткәндә, өлкәннәргә балаларның исән-имин, сау-сәламәт үсү, белем алу, дин тоту, мөстәкыйль фикерләү, ял итү хокукларына ия булуын, аларны физик һәм психологик көч кулланудан, кыерсытылудан саклауны искә төшерүче көн.

Балаларны яклау көне дөнья күләмендә 1950 елдан башлап билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә Парижда үткән Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессының махсус сессиясендә кабул ителә.

Җир йөзендәге һәр сабый яклауга һәм курчалауга мохтаҗ. Кызганычка каршы, бүген дә дөньядагы сәяси хәлләр һәм хәрби бәрелешләр аркасында балаларның гомерләре өзелә. Ә бит ул балаларның да яшәүгә һәм сәламәт үсешкә хокукы бар.

Әйе, кечкенәләрнең язмышы өлкәннәр кулында. Балалар яхшылыкны тоеп, матурлыкны күреп үсәргә тиеш. Бәлки, шуңа да аларга бәйрәмне 1 июньдә генә түгел, ешрак бүләк итәргә кирәктер.

Сабыйларны бәхеткә төрүче әти-әниләр өчен дә Җир шарында 2013 елда яңа бәйрәм барлыкка килде. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Ассамблеясе сессиясендә игълан ителүенчә, барлык илләрдәге ата-аналар хөрмәтенә 1 июнь — Бөтендөнья ата-аналар көне буларак та билгеләнә.

Бәйрәмнең максаты — Җир шарындагы халыкка гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерү, ул кыйммәтләрне ныклы һәм әхлаклы гаилә нигезе итеп раслау һәм саклау. Балаларга тиешле тәрбия бирүдә, аларны яклауда, иң беренче чиратта, әти-әни җаваплы. Бөек Сухомлинский сүзләре белән әйткәндә: “Гаилә тормышының төп мәгънәсе һәм максаты — балалар тәрбияләү. Балалар тәрбияләүдә төп мәктәп — ир белән хатынның, ата белән ананың үзара мөнәсәбәте”.

Дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәләр дә, нинди генә дин, милләт кешесе булсалар да, нинди генә югары вазыйфа биләсәләр дә, ата-аналар үз балаларының иң якын кешеләре, төп тәрбиячеләре һәм укытучылары булып кала. Җир шарында бу бәйрәмне белүче һәм бергәләп бәйрәм итүче бәхетле гаиләләр күбрәк булсын иде!
Читайте нас: