Бүгенге бәйрәм — рәсми бәйрәм түгел. 2005 елда адвокатларның Икенче Бөтенрусия съездында аларның: “Һөнәри бәйрәмебез булмаска без кемнән ким?!” дигәненнән чыгып билгеләнгән көн ул. Әйткәндәй, нәкъ шушы көнне “Русия Федерациясендә адвокатлык эшчәнлеге һәм адвокатура турында” Федераль закон пәйда булган.
Адвокат һөнәре Борынгы Римда һәм Борынгы Грециядә үк барлыкка килгән, ә менә Борынгы Русь суды озак вакытлар яклаучысыз булган. XV гасырга кадәр Русьта “Ходай суды” яшәп килгән. Җинаятьтә гаеплене ачыклау өчен ата-бабаларыбыз суга һәм утка мөрәҗәгать иткән —аларга ялганны фаш итү көче бирелгән. Гаепләнүче яланаяк кызган тимергә басып үтәргә яисә кайнар су салынган казан төбеннән таш алырга, яки бәйләнгән килеш елгадан йөзеп чыгарга тиеш була. Әгәр дә ул исән калса, димәк, гаепсез һәм аны Ходай үзе ярлыкаган булып исәпләнгән. Аңлашыла ки, Ходай ихтыярыннан бернинди дә яклау таләп ителмәгән.
Бу һөнәр кешеләре турында тәүге мәгълүматлар безгә борынгы Новгородтан килеп ирешә, ул чакта Русьта судка тарттырылган һәркемгә үзенең ышанычлы вәкилен булдыру хокукы бирелә. Дөрес, соңрак бу хокук хатын-кызларда, балаларда, монахларда һәм карт-корыда гына кала.
Бүген хокукый дәүләтне адвокатсыз күз алдына китереп булмый. Аның төп бурычы — гражданнарга һәм оешмаларга юридик ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, законнар бозылуга юл куймау. Адвокат хокук мәсьәләләре буенча бәйсез киңәшче булып тора һәм гаделлек һәм законлылык тантана итсен өчен хезмәт сала.