+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ябыктыра да, савыктыра да

31 май велосипед спортның туган көне санала. Нәкъ шушы көнне 1868 елда Парижда 2000 метрга беренче велоузыш оештырылган. Бәйгедә Бөек Британия вәкиле Дж. Мур җиңгән.

Әйтергә кирәк, ул чордагы велосипед бүгенгедән шактый аерылган. Тәгәрмәчләре, төрле зурлыкта булудан тыш, ат арбасыныкын хәтерләткән. Моңа карамастан, бәйге киң танылу алган. 1869 елда беренче Париж – Руан халыкара велоузыш үткән. Анда хәтта ике асыл зат та көчен сынаган. Ярышта янә Дж. Мурга тиңнәр булмаган. 1875 елда беренче рекорд куелган. Ул чакта велосипедта сәгатенә 34 чакрым юл үтү мөмкин булган. Тагын бер елдан соң ерак араны велосипедта үтү буенча рәсми булмаган дөнья рекорды куелган – спортчы 25, 508 чакрымны бер сәгатьтә үткән.

Велосипедның камилләшүе спортчыларның мөмкинлекләрен дә арттырган. 1887 елда Шотландия вәкиле Джон Данлоп ун яшьлек улының велосипеды тәгәрмәчләренә бакчага су сибү шлангларын урап кабарта. Аның өстенлекле яклары тиздән исбат ителә. 1889 елда Белфаст (Төньяк Ирландия) шәһәрендә велоузыш оештырыла. Анда Уильям Хьюм камилләштерелгән тәгәрмәчле велосипедта чыгыш ясый. Ул, танылган спортчы булмаса да, абсолют җиңүгә ирешә. Шуннан бирле камералы тәгәрмәчле велосипедларга өстенлек бирелә башлый.

Русиядә беренче велоузыш 1883 елның 24 июлендә үтә. Әйткәндәй, илдә велосипед спорты үсешендә Башкортстанның да өлеше зур. Уфаның “Агыйдел” велоүзәгендә дөньяга танылган спортчылар әзерләнә. Якташларыбыз Сидней, Афина, Пекин Олимпия уеннарында көчен сынады.

Бүген “Тур де Франс” узышы дөньяда иң дәрәҗәлеләрдән санала. Ярыш 1903 елдан бирле оештырыла.

Велосипед спорты, савыктырудан тыш, бик күп көч таләп итә. Шуңа күрә ябыгырга теләүчеләр дә велосипедта җилдерә. Мондый мөмкинлеге булмаучылар, фатирларына велотренажер урнаштырып, җаны теләгән араны педаль әйләндереп үтә.
Читайте нас: