Байконур шуның белән дә данлыклы: биредән 1957 елда Җирнең беренче ясалма иярчене һәм 1961 елда кеше тарафыннан идарә ителүче тәүге җиһан корабы очырыла. СССР таркалгач, космодром Казахстан милкендә калды. 1994 елда Байконурны Русия Федерациясе 20 елга арендага алды, аренда срогы янә 10 елга озайтылды. 2004 елның гыйнварында исә Русия аренда вакытын 2050 елга кадәр дәвам итү турында яңа килешүне имзалады.
Җиһан корабларын озатучы корылманың атамасы казах телендә “Байкоңыр”, ягъни “бай үзән” буларак яңгырый. Ул Казахстанның Кызыл урда өлкәсендә урнашкан һәм 6717 квадрат километр мәйданны били. 2015 елда биредән җиһанга 18 ракета җибәрелде. (Чагыштыру өчен: былтыр АКШтагы Канаверал Борыны космодромыннан – 17, Гвиан космик үзәгеннән (Француз Гвианасы) 12 ракета очырылган). Космодром һәм андагы шәһәрчекне тоту өчен Русия бюджетыннан елына 6,16 миллиард сум акча бүленә.