+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Олы Теләк, яна йөрәк...

1989 елның 3 июнендә Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 15 минутта Иглин районы җирендә “Новосибирск — Адлер” һәм “Адлер — Новосибирск” пассажир поездлары очрашкан мәлдә гаять көчле шартлау була.

Җәй — бөтен кешенең иң көтеп алган мизгеле. Мәктәпләрдә укулар тәмам­лана, өлкәннәр ял итәргә ашыга. Шуңа да поездда өлкәннәр белән бергә сабыйлар да күп була. Бе­рәүләре гүзәл Кара диңгез буена ялга китеп барса, икенчеләре картәниләре, картәтиләре янына кунакка юлланган.

Меңнәрчә адәм баласы­ның йөрәгенә кан саудырган каза нилектән килеп чыккан соң? Белгечләр әйтүенчә, тимер юлдан ерак түгел сыек газүткәргеч тишелеп, Нижневартовскидан Уфага кудырылучы сыегайтылган пропан, бутан, бензин катнашмасы агып чыга һәм җылы төндә бик тиз газга әверелә. Газ тимер юл полотносы янындагы иңкүлек­ләргә җыела.

“Новосибирск — Адлер”, “Адлер — Новосибирск” юнәлешендә капма-каршы килгән ике поезд үткәндә көчле шартлау яңгырый, бөтен тирә-якны янгын чолгап ала. Янгын 250 гектар җирне ялмый. Ике поездда барлыгы 1284 пассажир, шул исәптән 383 бала, поезд һәм локомотив бригада­ларының 86 әгъзасы була. Ун мең тонна тротил шартлауга тиң шартлау 37 вагон һәм 2 электровозны җи­мерә, 7 вагон — тулысынча, 26 вагонның эчке өлешләре яна, 11 вагон юлдан чыгып оча. Бу урында температура 900-1000 градуска җитә. Эсселектән кешеләрнең өстендәге киемнәре күмер­ләнә, ә синтетика киемнәр эреп парга әйләнә. Фаҗи­гадә барлыгы 575 кеше һәлак була, 623 кеше тән җәрәхәтләре ала, исән калганнары да озын-озак дәваханәләрдә ятып, гарип булып кала.

Расписание буенча элек бу ике поезд монда бервакытта да очрашмаган. Ул көнне 212нче поезд техник сәбәпләр белән соңлый, ә 211нче поезд, бер авырлы хатынны тулгак тоту сәбәп­ле, станцияләр арасында тукталырга мәҗбүр була.

Суд тикшерүе алты ел чамасы бара. Тикшерү эшләре көтелгәннән дә катлаулырак булып чыга: бәлагә тарыганнар һәм шаһитларның, шулай ук торбаны салуга һәм файдалануга тапшыруга бәйле экспертлар һәм белгеч­ләр­нең күрсәтмәләреннән 200 томлык эш хасыйл була.

1800 чакрым озынлыгындагы “Көн­батыш Себер — Урал — Идел буе” үт­кәргече файдалануга 1985 елда тапшырыла. Аны проектлаган һәм төзегән вакытта ук кайбер җитеш­сезлекләр билгеле була. Әмма намуссыз бәндәләр бу искәрмәләргә игътибар итми. Эксперт комиссиясе газ­үт­кәргечне рекон­струк­ция­ләгәндә һәм төзегәндә җитди кимчелекләр­гә юл куелуын ачыклый. Мәсәлән, трасса урыны җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, торба өчен корыч та дөрес сайланмаган, электрохимик саклагыч 1-2 ел үткәч кенә тоташтырылган. Шулай итеп, эшенә илке-салкы караган кешеләрнең җавап­сызлыгы төзәтеп булмаслык фаҗига китереп чыгарды.

Онытылырлык та, уңа­лырлык та түгел Олы Теләк фаҗигасе салган яралар. Һәлакәт урынында һәйкәл куелган. Таш плитәгә кор­бан­нарның исем-фами­лияләре уеп язылган. Ел саен шушы көнне монда матәм митингы үткәрелә. Якыннарын югалтканнар кадерле­ләренең гомере өзелгән урынга җыела...
Читайте нас: