0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Парашют белән... бәрән дә сикергән!

Беренче парашют эскизын 1483 елда Леонардо да Винчи төшерә. Аның аңлатмасында: “Киңлеге һәм озынлыгы 12шәр терсәк буе озынлыгындагы крахмалланган чатыры булган кеше теләсә кайсы биеклектән сикереп, исән кала ала”, дип язылган була. Ләкин кулланылышта кирәкмәве сәбәпле, галим уйлап тапкан парашют сызымнарда гына торып кала.

200 елдан соң, француз физигы Ленорман сикерү җайланмасы ясап, аны “парашют” дип атый. (Пара – француз теленнән “каршы”, шюте – “егылу” дигәнне аңлата).

1784 елда Франсуа Блан­шар – һава шары, 1785 елда парашют ясап сыный. Ул 1785 елның 3 июнендә һава шарында очканда 300 метр биеклектән парашют белән эт төшереп җибәрә. Мәхлук исән кала. Парашюттан сикерү бәхе­тенә эттән соң сарык бә­рәне ирешә. Кешеләрдән беренче булып француз аэронавты Андре-Жак Гарнерен сикерә. Русиядә бу коткару җайланмасын Глеб Котельников ясый. Ул хәр­би максатларда сикерү өчен ышанычлы парашют уйлап таба.

Темасына күрә мәзәге.
– Кичә беренче тапкыр парашюттан сикердем.
– Кичерешләр ничек булды соң?
– Кичерешләрне белмим, ә менә адреналинның кайдан бүленеп чыгуын аңладым!
Читайте нас: