+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сөт елгалары саекмасын иде

2001 елның 1 июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы тәкъдиме белән беренче тапкыр Бөтендөнья сөт көне билгеләп үтелә. Дөньяның бик күп илләре әлеге башлангычны хуплап каршы ала. Чөнки күпчелек дәүләтләрдә сөт индустриясе аларның икътисадында мөһим урын тота һәм бу чара әлеге продукцияне үзләрендә генә күрсәтергә түгел, ә дөнья базарына алып чыгарга да этәргеч бирә.

Әйткәндәй, Сөт көнен аңа кадәр дә аерым илләрдә билгеләп үтәләр иде. Мәсәлән, Сөт көнен милли бәйрәмнәре исемлегенә кертеп, Австралия — 28 сентябрьдә, Финляндия — 3 июньдә һәм Малайзия 11 июньдә билгели.

2010 еллар башында Бөтендөнья сөт көненә дөньяның илледән артык дәүләте кушыла. Русиядә әлеге чара ныклап 2008 елдан уздырыла. Ростов өлкәсендә узган Сөт көнендә илнең сөт индустриясе флагманнары катнаша. Бәйрәмнең Балалар көненә туры килүе тантаналарны тагын да баета. Бу көнне шәһәрнең үзәк ял паркында 500дән артык бала әти-әниләре белән бергә сөт һәм сөт ризыклары белән бушлай сыйлана.

Бөтендөнья сөт көнен төрле илләрдә үзләренең милли традицияләре, урындагы халыкның яшәеш үзенчәлекләре белән баеталар. Бу бигрәк тә Аргентинада, Германиядә һәм Норвегиядә матур чагылыш таба. Көньяк Америка континентында яшәүчеләр махсус девиз да кабул иткән. Анда Аргентинаның бал һәм сөт елгаларына бай ил икәне бәян ителә. Немецларны Сөт көнендә Олимпия уеннары девизына якын чакыру берләштерә. “Көчлерәк. Тизрәк. Акыллырак. Моның өчен сөткә рәхмәтлебез” дип яңгырый ул. Норвегиядә сөт турында иң яхшы конкурсларны зурлап үткәрәләр. Әлбәттә, җиңүчеләрне махсус бүләкләр көтә.

Билгеле, Бөтендөнья сөт көне күңел ачу чаралары белән генә чикләнми. Аның төп максаты — сөтнең кеше организмына никадәр файдалы булуын пропагандалау, кешеләрне сөт эчү мәдәниятенә өйрәтү. Сөт эчүне сәламәт яшәү рәвешенең нигезе итеп карарга кирәк, дигән фикердә галимнәр.

Шунысы да игътибарга лаек: Русия сөт җитештерү буенча дөньяда әлегә әллә ни мактана алмый. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, Русия халкы ел саен 30 миллион тонна сөт куллана. Шуның тугыз миллионы читтән кертелә. Сөт җитештерүдә алга киткән илләрдә һәр сыердан еллык уртача савым 8-10 мең килограмм тәшкил итсә, Русиядә бу күрсәткеч ике ярым тапкырга кимрәк.

Илдә, Башкортстанда яшәүчеләр сөтне җитәрлек кулланамы? Сөт җитештерү перспективалары нәрсәдән гыйбарәт? Бөтендөнья сөт көне уңаеннан шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.


Совет чорында шәхси ихаталарда да, күмәк хуҗалыкларда да савым сыерлары күп иде. Әмма, шулай булуга карамастан, илнең аграр сәясәтендә сөт җитештерүне тагын да арттыру бурычы көн кадагыннан төшмәде. Сөтнең чит илдән кертелгәне хәтердә түгел, әмма импорт сыры Мәскәү кибетләрендә бар икән, дип сөйлиләр иде. Сарыкны кем ашаган, дигәндәй, туксанынчы еллардан соң аграр хуҗалыкларда мал саны кискен кими башлады. Аның сәбәп­ләре шул чор җитәкчеләре намусында калсын. Әмма нәкъ шул вакытлардан башлап, аңа кадәр түләүсез сөт белән тәэмин ителүче кайбер һөнәр ияләре дә, мәктәп ашханәсендә тукланучы балалар да аңардан мәхрүм калды. Бер сүз белән әйткәндә, кешегә тиешле сөтнең санитар нормасы да “онытылды”. Әйткәндәй, көн саен эчкән бер стакан сөттән биш яшьлек бала аксымның — 21, калориянең 8 процентын һәм туклану өчен кирәкле төп микроэлементларны ала. Кеше организмы сөттән кальций, магний, селен, рибофлавин, В12 һәм В5 витаминнарына байый.

Ә хәзер үзебезнең күпме сөт эчүебез турында уйланыйк. Без аны даими кулланабызмы? Аны сатып алу мөмкинлеге бармы? Гомумән, гаиләдә сөт эчү мәдәнияте ни дәрәҗәдә?

Сөт җитештерүнең икътисади ягын гына түгел, ә кешеләр организмына файдасы һәм республикада аның ихтыяҗын ни дәрәҗәдә канәгатьләндерә алуына тукталыйк.

Натураль берәмлектә исәпләгәндә, 2015 елда Башкортстанда 1,8 миллион тоннадан күбрәк сөт җитештерелгән. Бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 2,2 процентка күбрәк. Җитештерү күләме буенча Русиядә беренче урындабыз. Саннар теле белән әйткәндә, республикада узган елда һәр сыердан 4260 килограмм сөт савып алынган. Үсеш — 12 процент. Ләкин әлеге күрсәткеч буенча без федераль округта уникенче урында гына. Быел, әгәр терлекчеләр сүзләрендә тора алса, 4500 килограмм биеклеге яуланырга тиеш. Күренүенчә, сөт җитештерү күләме буенча илдә беренче булсак та, продукт­лылыкка килгәндә, әллә ни мактанып булмый.

Бөтендөнья Сөт көне уңаеннан Башкортстанда аграр тармакның әлеге юнәлешендәге проблемалар турында сүз алып барсак, алар илдәге хәл-торыштан аерылмый диярлек. Дәүләт аграр җитештерү белән шөгыльләнүче барлык төр категориядәге хуҗалыкларга да ярдәм итә.

Соңгы елларда эре предприятиеләр янәшәсендә фермер һәм шәхси ихата хуҗалыкларына хөкүмәт карашы үзгәрде. Әлегә кадәр ул ярдәм субсидия һәм ташламалы кредитлар төрендә булса, соңгы ике елда максатлы программа кысаларында грантлар бирелә башлады. Күптән түгел журналистлар белән очрашуда республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин соңгы елларда терлекчелек, атап әйткәндә, сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар санының арта баруы турында сөйләгән иде. 2012 елдан башлап федераль программа кысаларында әлеге кате­гориядәге хуҗалык башлыкларына 900 миллион сумлык грантлар тапшырылган. Димәк, якын елларда Башкортстандагы “500 ферма” проектына фермерлар да үз өлеш­ләрен кертәчәк. “500 ферма” программасы белән йөзләрчә аграр предприятие сөт җитеш­терүгә махсуслашкан яңа комплекслар салды, фермаларны реконст­рукция­ләде. Күренүенчә, якын киләчәктә республика сөт җитештерү күләме белән генә түгел, ә малларның продуктлылыгы буенча да илдә алдынгылар сафына кушыла алачак. Әлегә бу максатлар гына булып кала. Ни өчен дисезме?
Шул ук вакытта.

Башкортстанда савым сыер­лары­ның 56 проценты шәхси ихаталарга туры килә. Шулай ук, тулай сөтнең 62 проценты — алар өлеше.

Әлеге саннарда авыл тормышының яшәеше дә, крестьян ихаталарының язмышы да чагыла төсле. Сер түгел, бүген авылларда мал саны күзгә күренеп кими. Аның сәбәпләре сөт хуҗаларына гына мәгълүм түгел. Сыер асрау кыйммәт. Бер сөтлебикә асрасаң да мең газап кичерәсең. Дөресен әйткәндә, байтак авылларда ел дәвамында бер центнер салам сатып алу да зур проблема. Хуҗалык җитәкчесе дә, янәшәдәге фермер да кайбердә “баш иеп” килгәнне көтә. Ашлыксыз да мал асрап булмый. Игеннең тоннасы унар мең сумга җиткәндә авыл абзые, әлбәттә, бу итне-сөтне кибеттән сатып алу арзангарак төшми микән дип уйлана башлый.

Әнә, безнең бәләкәй генә авылда шул проблемаларны күреп шаккатам. Тугыз сыер йөргән көтү чираты тугыз көн саен кабат җитә. Ярты җәй авыл көтүендә үтә түгелме соң? Көтүгә чыкканнары да хәзер бер-берсеннән малыңны бетермисеңдер бит, дип кызыксына. Аның каравы, сыерлы ихатаның үз клиентлары бар. Авылда кибет булмагач, халык “хөкүмәт сыеры” сөтен эчми. Өлгеррәкләр Дүртөйле базарына йөри. Анда сөтне кыйммәткәрәк тә сатып була, диләр. Хәер, бу безнең авыл проблемасы гына түгел. Авылдашларымның “ихата михнәтләре” тоташ ил, республиканыкына аваздаш. Ә бит авыл сөтенә ихтыяҗны аңлап, аны җыючы булганда, сыер асраучыга мал азыгы арзангарак төшсә, иманым камил, сөт, чынлап та, елга булып агар иде. Әйткәндәй, республикадагы сөт эшкәртүче заводларның куәте нибары 70 процентка гына файдаланыла...

Берничә ел рәттән “Уфа — Русиянең сөтле башкаласы” дигән фестиваль үткәрелә. “Бөтенрусия” статусы алган бу бәйрәмне чын мәгънәсендә халык көтеп ала. Ул быел да үтәр, билгеле. Шәһәр халкы да сөтнең кайдан “акканын” аңлый биредә.

Бөтендөнья сөт көнен билгеләгәндә күңелдә аз гына булса да шомлы уйлар да туа: еллар үтү белән ул, чыннан да, истәлекле бер көн булып кына калмасмы? Чөнки, ничек кенә булмасын, әлегә безнең халыкта сөт эчү мәдәнияте дә җитми, аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы булуын да аңлап бетермибез кебек...
Читайте нас: