Татар дөньясына Александр Пушкин Габдулла Тукай аша килеп керә. Тукай Пушкин иҗатын бик яшьли өйрәнә. Җаекта яшәгәндә Мотыйгулла хәзрәт аны “Апуш” (А.Пуш) дип юкка гына атамый. Тукай Пушкинның шигырьләрен турыдан-туры да тәрҗемә итә, кайберләренә ияреп тә яза.
Совет чорында, Язучылар берлеге оешкач, Пушкинны, шулай ук, чит ил һәм урыс әдәбиятындагы күренекле әсәрләрне тәрҗемә итү бер системага салына. Шагыйрьнең күләмле әсәрләренең барысы да диярлек татарчага тәрҗемә ителә. Аеруча Әхмәт Фәйзи, Муса Җәлил, Нури Арсланов, Нияз Акмал аның бик күп шигырьләрен татарча яңгырата.
Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым,
Ил сукмагы аңа өзелмәс.
Ул – буйсынмас биек; Александр
Баганасы аңа тиң килмәс.
(Ә. Фәйзи тәрҗемәсе).
Александр Пушкин урыс әдәби теленә нигез салучы булып санала. Шуңа бөек шагыйрь туган 6нчы июньдә, Пушкин көне белән бергә, Урыс теле көне дә үткәрелә.