Дуслар кайчак туганнардан якын. Стәрлебаш районының Бакый авылында яшәүче Гаяз Фаткуллинның якын дуслары Мосавир белән Усман хакында язган хикәясе бар. Ул “Көзге ачы җилләрдә” дип атала. Язмада сурәтләнгән чын дуслар бәлагә тарый. 1967 елда Мосавирга повестка килә, армиягә озатырга әзерләнәләр. Хуҗалыктагы эшләр тәмамлангач, Мосавир белән Усман, тракторга утырып, Гареевка авылына студент кызлар янына китә. Тракторның утыргычы бер генә кешелек булганга, Мосавир тәгәрмәч канатына утыра. Тәгәрмәч чокырга туры килеп, ул егылып төшә hәм тәгәрмәч астында калып, hәлак була.
Мосавир белән булган фаҗигадән соң, Усманны кулга алалар. Гаепләп 4 елга төрмәгә утырталар. Бераз утыргач, шартлы рәвештә иреккә чыгаралар.
Фаҗига буласы көнне бик матурлап киенеп, Усман клубка чыга. Урамда басып торган ир-ат арасыннан кемдер Усманга: “Син киенеп-ясанып йөрисең, ә Мосавир җир астында ята”, — дигән. Болай да дустының үлемен бик авыр кичергән Усманның башына нинди уйлар килгәндер инде, бер Ходай белә. Шуннан соң ул “Кыргыз бүләге” дип аталган урманчыктагы өйгә ут төртә дә, үзенә кул сала.
“Тәннәре бик нык янган Усман икенче көнне дәваханәдә җан бирә. Шулай итеп, көзнең ачы җилләре минем ике якын дустымның күзләрен мәңгелеккә йомдырды. Мин аларны бик еш искә алам, аларның рухларына догалар багышлыйм”, — дип яза Гаяз Нияз улы.
Әлбәттә, бу — сирәк очрак. Гадәттә, дуслык төшенчәсе якты, ак хисләргә бәйләнә. Дуслыкның хәтта үз бәйрәме дә бар — 9 июньдә, рәсми булмаса да, Халыкара дуслар көне билгеләнә. Бу көндә котлар кешегез бар икән — бик яхшы! Дусыгызга тизрәк шалтыратыгыз, языгыз, аның сезгә кирәк булуын әйтегез, очрашу турында сүз куешыгыз!!!