+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл ук” шулай очырылды

1931 елның 10 июнендә Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләре арасында илдә беренче фирма поезды йөри башлый.

“Кызыл ук” исемле бу поездда беренче тапкыр йокы (СВ) вагоннары да була. Аны ясау өчен дүрт урынлык купелардагы өске киштәләр алынып, алар урынына көзгеләр һәм матур люстралар урнаштыралар. Вагоннар кызыл төскә буяла. Поезд 12 агач вагоннан тора. Уртача тизлеге заманы өчен рекордлы – сәгатенә 69,8 чакрым юл узарга мөмкин була. Бөек Ватан сугышы елларында ул йөрүдән туктап тора. Вагоннарны саклау урыннарына урнаштыралар.

Бүген бу поездда ике шәһәр арасын сигез сәгать ярымда узарга була. “Кызыл ук” сәгатенә 160 чакрым юл үтә. Бу бүген зур тизлек түгел, ләкин пассажирлар юлда ял итсен өчен махсус шундый тизлек билгеләнгән. Ашыкканнар өчен “Нева экспрессы” һәм “Сапсан” поездлары бар. Алар юлны дүрт сәгатьтә үтә.

Бүгенге көндә вагоннарның биш төре бар. Алар: утыру урыннары гына булган, плацкарт, купе, йокы һәм люкс вагоннар. Купе вагонында дүрт урынлык аерым бүлмәчекләр булса, йокы вагоны ике урынлык. Люкс вагоннар исә артистлар, сәясәтчеләр, ягъни VIP-персоналар өчен тәгаенләнгән. Аларда йокы бүлмәсе, мини-бар, душ һәм башка уңайлыклар каралган.

Читайте нас: