Янгын 9 июньдә — Троица бәйрәмендә Мәскәү бае Александр Милославскийның йортында чыга. Гөнаһ шомлыгына бу көнне бик көчле җил исә һәм ул кыска вакытта ут ялкыннарын патша сараена кадәр китереп җиткерә. Арытаба ялкын Кремльгә күчә, Конюшня һәм Потешный ихаталары яна. Әмма янгын болар белән генә дә чикләнеп калмый, канцелярияне, сарайны, палаталарны ялмап ала. Кичкә исә инде Успение, Благовещен һәм Архангель соборларының түбәләре яна. Богоявленский, Чудов һәм Вознесенский монастырьлары, колонна биналары, кенәз Трубецкой палаталары, башка киң билгеле тарихи биналар ут эчендә кала. Бөек Иван чаң манарасының кыңгыравы өзелеп төшә, Патша-кыңгырау зыян күрә. Кыскасы, Мәскәү мондый коточкыч янгынны үз тарихында аңа кадәр хәтерләми.
Ул башкалага искиткеч зур зыян салып, көч-хәл белән туктатыла. 1737 елның 22 июнендә патша Анна Иоанновна казна исәбенә сарай һәм собор чиркәүләрен төзекләндерү турында Указга кул куя. Әмма янгын Мәскәүгә шулкадәр зур зыян китерә ки, берничә елдан соң да, Елизавета Петровна патшалык иткән чорда да, Кремльдә һәм Мәскәүнең башка истәлекле урыннарында көчле янгын эзләре ачык төсмерләнә әле.
Ни аяныч, зурлыгы буенча, бәлки, берникадәр калышсалар да, моннан соң да ил тарихында көчле янгыннар шактый еш кабатланып тора. Шуларның берсе — төгәл бер гасырдан соң, 1837 елда төньяк башкалада Кышкы сарай яна. Аның аянычлы нәтиҗәләрен киметеп тә булыр иде, дип исәпли тарихчылар. Эш шунда: янгын чыккан вакытта Николай патша театрда күңел биреп тамаша караган була. Бәла хакында ишеткәч ул тиз арада сарайга “атыла”, бина эченә үтә. Ә инде андагы төтенгә буыла башлагач, бөтен тәрәзәләрне ватарга әмер бирә. Патшаның әлеге әмере үз эшен эшли дә инде. Үтәдән үтә җил тәэсирендә янгын тиз арада бөтен бинаны ялмап ала...
1812 елның 3 сентябрендә исә янә дә Мәскәү яна. Аның сәбәпләренә бәйле әле булса берничә төрле фараз яшәп килә: башкалага Наполеон гаскәрләре ут төрткән, аны Русиянең чигенүче армиясе яндырган, шәһәр үзеннән-үзе янып киткән. Хәер, ничек кенә булмасын, әлеге янгын да Мәскәү архитектурасына һәм инфраструктурасына коточкыч зыян сала. Биш көндә 6500 йорт, 120 храм, Арбат һәм Петровский театрлары, Бутурлин китапханәсе, башка корылмалар яна, өлешчә Кремль җимерелә. Нәкъ әлеге янгын нәтиҗәсендә “Слово о полку Игореве” һәм “Троицкая летопись” кулъязмалары юкка чыккан дип исәпләнә. Янгында меңләгән кеше һәлак була, шәһәрне төзекләндерү 20 елга сузыла.
Кызганычка каршы, илебезнең совет чоры һәм яңа тарихында да мондый канлы битләр аз түгел. 1977 елның февралендә башкалада “Россия” кунакханәсе яна. Меңнән артык кеше эвакуацияләнә. 42 кеше һәлак була, 52се авыр тән җәрәхәтләре ала. 2009 елда исә Пермьдәге “Хромая лошадь” клубында булган коточкыч янгын бөтен ил халкын тетрәндерде. Кемнәрнеңдер башбаштаклык күрсәтүе, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре белән исәпләшмәве нәтиҗәсендә килеп туган фаҗигадә 156 кешенең гомере өзелде... Ни аяныч, статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, янгыннар саны һич кенә дә кимүгә таба бармый. Ел саен илдә 150 меңләп янгын очрагы теркәлеп, аларда 10 меңнән артык кеше һәлак була. Әлеге коточкыч сан, әлбәттә, һәрберебезне уйландырырга, сискәндерергә һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләсенә аек күзлектән карарга этәрергә тиеш!
Күпсанлы кеше үлеменә китергән янгыннар Башкортстан тарихында да юк түгел. Шуларның иң коточкычы, әлбәттә, 1989 елның 3 июнендә Аша — Олы Теләк тимер юлында газүткәргечтән саркып җыелган газ шартлау нәтиҗәсендә булган фаҗига. Шартлау шулкадәр көчле була ки, балалар төяп “Новосибирск — Адлер” һәм “Адлер — Новосибирск” юнәлешләрендә бер-берсенә капма-каршы килгән поездларның вагоннары читкә чыгып оча, аларны ялкын ялмап ала. Коточкыч фаҗигадә 575 кеше, шул исәптән 181 бала һәлак була, 620 кеше авыр тән җәрәхәтләре ала, инвалид булып кала.
Ни аяныч, безнең көннәрдә дә янгыннар сагалап кына тора. Әйтик, агымдагы елның 15 март төнендә Стәрлетамак шәһәренең Тукай урамындагы 6нчы йортта урнашкан шәхси реабилитацияләү үзәгендә янгын чыгып, анда тәрбияләнүче 12 кешенең гомерен өзде. Янгын сәбәпләрен тикшергән махсус комиссия үзәк эшчәнлегендә хилафлыклар булуын ачыклады, мондый фаҗигаләргә юл куймау максатында, республика күләмендә шушы төр учреждениеләрнең барысында да тикшерү эшләре үткәрелде, җитешсезлекләр гамәлдән чыгарылды. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары исә, гомумән, реабилитация үзәкләрен торак йортларда урнаштыруны тыю башлангычы белән чыкты.
Май бәйрәмнәре алдыннан Бакалы, Балтач һәм Шаран районнарында булган балалар үлеменә китергән янгыннар бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Хөкүмәттә ашыгыч киңәшмә җыелып, профилактик эшне көчәйтү максатында республикада кискен әзерлек режимы кертелде, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар аерым контрольгә алынды, аларның әти-әниләре арасында аңлату эшләре үткәрелде. Бүген әлеге режим гамәлдән чыгарылса да, мәсьәлә җитди игътибар үзәгендә кала.
Иң соңгы фаҗигаләрдән: 2 июньдә Салават районының Мөрсәлим авылында берьюлы өч гаиләнең йорты янды. Ачыклануынча, янгын 43 яшьлек хатынның агач йортында электр үткәргечтәге кыска ялганыштан чыккан һәм күршедәге өйләргә күчкән. Нәтиҗәдә, өч гаилә йорт-курасыз калган...
Әйе, янгын хәвефе безне һәр җирдә сагалый. Мәсәлән, бүгенге көндә янгын сүндерүчеләр быел тупыл мамыгының гадәттәгедән дә күп булуына һәм аның зур хәвеф белән янавына бәйле чаң суга. Эш шунда: җирдә, йорт-кура, койма буйларында, утынлыкта җыелып яткан тупыл мамыгы, очкын төшкән очракта, коточкыч янгыннарга китерергә мөмкин. Әйткәндәй, моңа бәйле хәвефле мисаллар бар да инде. Уфа шәһәренең Менделеев урамындагы 171нче йортта янкорма нәкъ менә җыелган мамыкка саксызлык аркасында очкын төшү сәбәпле янып китә. Ярый әле янгын сүндерүчеләр тиз арада кызыл әтәчнең “муенын бора”, ут бинага зыян сала алмый. Бу җәһәттән янгын сүндерүчеләр бигрәк тә ата-аналарны, педагогларны балаларга күз-колак булырга, алар арасында даими рәвештә аңлату эше алып барырга чакыра. Өлкәннәр дә теләгән җирдә учак ягып, теләгән җиргә төпчек ташлап йөрү ут белән шаяруга тиң икәнен колагына ныклы киртергә тиеш, әлбәттә.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Әлбәттә, беркем дә янгын хәвефеннән йөз процент сакланмаган. Шулай да янгынга каршы кагыйдәләрне төгәл үтибез, алар белән исәпләшәбез икән, янгын куркынычын үзебездән күпкә читләштерергә мөмкин, дигән фикердәбез. Беребезгә дә югарыда китерелгән хәвефле статистиканы баетырга язмасын!