+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Самолет белән булмаса, үрмәләп

1935 елның 9 июнендә совет власте тарафыннан чик аша илдән качучыларга үлем җәзасы бирүче закон кабул ителә. Шул ук вакытта качкыннарның туганнары җинаятьче дип игълан ителә.

Җәзаның бу төре ил җитәкчелегенең ачлык була-калса халыкның күпләп чит илгә чыгып ки­түен­нән куркудан гамәлгә кертелә. Ләкин ул вакытта СССРдан качу очраклары бик аз булуны да әйтергә кирәк. Ачлык елларында кешеләр чит илгә түгел, ә зур шәһәрләргә, икмәккә бай төбәк-ләргә китәргә тырыша. Бу да гел генә мөмкин булмый. Властьлар барыбер Көнбатыш капкасын бөтенләй ябарга карар итә. Бәласеннән баш аяк.

Халыкның күпчелегенең бу чараларга исе китми. Крестьяннар, мәсәлән, яшәгән урыннарына бәйләнгән була, аларга паспорт бирмиләр, шуңа күрә алар ил буенча да ирекле хәрәкәт итә алмый.

Бу вакытта ил чикләре начар саклана, шуңа күрә күп эмигрантлар контрабандистлар белән бәйләнешкә керә. Алары тиешле акча түләнгәннән соң теләүчеләрне Германиягә, аннан Америкага озата.

Сталин үлгәннән соң законсыз эмиграция өчен үлем җәзасы гамәлдән чыгарыла. Ләкин төрмәгә утырта алалар. Мондый кискен чикләүләр 1990 елга кадәр яшәп килә, шул елны илгә керү һәм чыгу турында закон кабул ителә.

Күпләр эмиграцияне большевиклар уйлап тапкан, дип уйлый. Бу дөреслеккә туры килми. Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы 20 ел элек Русия империясеннән алты миллионга якын кеше: урыслар, украиннар, яһүдләр, поляклар һ.б. чыгып китә. Нигездә, алар крестьяннар булып, АКШка, Канадага, Аргентинага, Австралиягә юлланалар.

Халык Явыз Иван вакытында да, Петр I чорында да читкә чыгып киткән. Хәтта бөтен волостьлары белән. Коммунистлар партиясе генә моңа чик куя ала. Тарихта беренче тапкыр илне тимерчыбык белән әйләндереп алалар, хәрби сак куялар. Чит элементлар кермәсен өчен түгел, үзебезнекеләр чыгып качмасын өчен.

Ил кайчандыр, халык хуҗалыгы мохтаҗ­лыклары өчен җиңел моторлы, аз урынлы “Як-12” самолеты җитештергән була. Самолет ышанычлы, теләсә нинди болынга утыра ала. Өч пас­­сажир, бер очучы урыны бар. Бу самолетны очканда радарлар да тота алмаган. Һәм пассажирлар очучыга штурвалны Стокгольмга борырга куша башлыйлар. Кыскасы, бу очкычны җитештерү туктатыла.

Ләкин безнең кешеләрне алай гына туктатырмын димә. Оча алмаганнар илдән үрмәләп качкан. Бер егет дренаж торбасы аша совет Каре­лия­сеннән бәйсез Финляндиягә кадәр үрмәләгән. Алай да булмаса, диңгез аша йөзеп чыгып киткәннәр. Нишлисең, тыелган җимеш татлы була...
Читайте нас: