Ял итәргә килүчеләр баштагы елларда брезент палаткаларда яши. Соңрак яр буенда фанерадан җиңелчә генә йортлар төзиләр. 1930 елда кышкы корпус сафка кертелгәч, “Артек” ел әйләнәсенә балалар кабул итә башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, лагерь башта Сталинград шәһәренә эвакуацияләнә, соңрак Алтайдагы Белокуриха поселогына күчерелә. 1944 елда Кырым оккупантлардан азат ителгәч, “Артек”ны төзекләндерү эшләре башлана һәм шул елның августында беренче смена ачлыктан-ялангачлыктан йончыган балаларны кабул итә.
1960 елда “Артек”та зур масштаблы төзелеш җәелдерелә, бу чорда ул бөтен дөньяга танылу ала.
Совет чорында гади колхозчы баласы да яхшы укуы, мәктәп тормышында актив катнашуы өчен “Артек”та рәхәтләнеп ял итә ала иде. Иң мөһиме, бушка бирелгән юллама совет балалары өчен генә түгел, чит илдәге мәктәп укучылары өчен дә дәрәҗәле бүләк саналды. Ул вакытта “Артек”ка елына 27 мең юллама бүленгән була.
Абруйлы балалар лагерена еш кына билгеле шәхесләр дә килгән. Төрле елларда анда Леонид Брежнев, Юрий Гагарин, Индира Ганди, Никита Хрущев, Джавахарлал Неру, Валентина Терешкова, Лев Яшин “артек”чылар белән очрашкан.
Кырымда урнашкан “Артек” пионер лагере 1991 елдан алып 2014 елның мартына кадәр Украинаныкы булды. Кырым Русия составына кергәннән соң, Халыкара балалар үзәге янә үзенең күптәнге дусларына әйләнеп кайтты.
Бүген “Артек”ның инфраструктурасы көннән-көн яхшыра. 2014 елда әлеге үзәктә — 5,7 мең, узган елда 19 мең бала сәламәтлеген ныгытса, быел ул 30 меңгә якын баланы кабул итәргә әзер. Шунысы куанычлы, тарихи лагерьда ял итүчеләр арасында Башкортстан кызлары һәм малайлары да бар. Мәсәлән, узган елда 340 укучыга “Артек”ка юллама бирелгән. Алар — уку алдынгылары, республика һәм бөтенрусия олимпиадасы, спорт ярышлары җиңүчеләре. Быел “Артек” янә яңа дусларын көтә.