+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июнь 2016, 02:00

Иртәгә соң булмасмы?

Җирләрнең чүллеккә әйләнүенә табигать түгел, кешеләр гаепле.1995 елның 30 гыйнварында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генеральный ассамблеясе 17 июньне Бөтендөнья чүллеккә һәм корылыкка каршы көрәш көне дип игълан итте. Аңа нәкъ бер ел элек әлеге оешма тарафыннан 17 июньдә шушы проблема буенча кабул ителгән Конвенция сәбәпче булды. Җирләрнең төрле сәбәпләр аркасында яраксызга, җан ияләре һәм үсемлекләр ташлап киткән чүллеккә әйләнүе – дөнья әһәмиятендәге глобаль проблемаларның берсе. Ул планета масштабында экологиягә зыян китерә, ачлыкка каршы көрәшү мөмкинлеген киметә һәм илләрнең социаль-икътисади тотрыклылыгын какшата. Галимнәр фикеренчә, планетаның төрле кыйтгаларындагы ике миллиардтан артык кеше корылык өстенлек иткән климатик шартларда яши. Мәгълүматларга караганда, дөньядагы барлык җир мәйданының 30 проценттан артыграгы корылыклы җирләр категориясенә керә. Әлеге мәйданның 30 процентына якыны бозылган. Җирләрнең чүллеккә әйләнүенә һәм корылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган Конвенциянең максаты — барлык илләрнең, җәмәгатьчелекнең игътибарын туфракның уңдырышлылыгын саклауга һәм арытаба күтәрүгә, җир һәм су ресурсларын нәтиҗәле файдалануга юнәлтү. Әйткәндәй, Халыкара авыл хуҗалыгын үстерү фонды соңгы 27 елда әлеге максатларга 3,5 миллиард доллар акча бүлде. Быел бу көн дөньяда “Җирләрнең яраксызга әйләнүен кисәтү максатында бар яклап та хезмәттәшлек итү” дигән девиз астында үтә.

Җир беренче чиратта яшәеш, кешелекне төп азык-төлек белән тәэмин итү чыганагы. Рәсми мәгълүмат­ларга караганда, соңгы 2-3 елда планета халкының бер миллиардтан артыгы җитәрлек дәрәҗәдә тукланмаган. Бу һәр җиденче кеше дигән сүз. Болар, нигездә, үсеп килүче илләрдә. Проблеманың асылы шунда ки, глобаль дәрә­җәдәге мәсьәләне хәл итү нигездә җирләрнең уңдырыш­лылыгына бәйле. Кеше азык ярдәмендә 99,7 процент калорияне җирдән ала. Шунысын да билгеләргә кирәк, планетада җирләрнең чүллеккә әйләнә баруы һәм корылык аркасында ел саен дөньяда 42 миллиард доллар күләмендә азык-төлек югала яки алып җиткерелми. Әгәр тарихка күз ташласак, Русиядә 1891, 1911, 1921, 1931, 1936, 1946,1954, 1957, 1967, 1971 һәм 2010 елларда көчле корылык булган. Корылыктан бигрәк тә Урта һәм Түбән Идел буе төбәге һәм Урал елгасы бассейны зур зыян күрә. Фәкать шул сәбәпле Русиянең 24 миллион тоннага кадәр продукция алып җиткерелмәве дә мәгълүм.

Ә сез беләсезме?

3 Антарктиданы исәпкә алмаганда, планетадагы ко­ры җир өслегенең 10 процен­тын чүлләр били.
3 Боливиядә урнашкан Салар де Уюни — дөньядагы иң зур тозлы чүл. Биредә башка беркайда да очрамаган бактерияләр яши. Алар фармацевтикада һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланылучы полимер бүлеп чыгара.
3 Сахара кешелек дөнь­ясы бер ел дәвамында кулланган кояш энергиясе кү­ләмен алты көн эчендә йота.


Уңдырышлы мәйданнарның гына түгел, гомумән, яшеллек дөньясының әкренләп юкка чыга баруын һәла­кәткә куркыныч адым дип кабул итәргә кирәк. Җирләрнең биологик продуктлылыгы кимү социаль-икътисади киерен­келекне көчәйтә, еш кына илләр арасындагы хәрби бәрелеш­ләргә китерә. Булган мәйдан­нарның чүлгә әйләнә баруы, корылык афәтләре дөньяның йөздән артык иленә куркыныч тудыра. Географик яссылыктан карап бәя биргәндә, планетаның биштән бер өлеше һәлакәт алдында дигән сүз. Соңгы еллардагы күзәтүләргә караганда, әлеге категориядәге мәйданнарның елдан-ел арта баруы Африкадагы корылыклы районнарда яшәүче 60 миллион кешенең Европага яки Төньяк Африкага күченеп китүенә сәбәпче булуы ихтимал. Хәер, миграция проблемасы бүген үк Европа илләрен дер селкетә. Аларның күбесе әлегә сугыштан иза чиккән илләрдән булса, якын киләчәктә мигрантлар санын азык эзләп дөнья гизү­челәр тулыландырырга да мөмкин.

Җирләрнең нык бозылуы, корылык проблемалары Русия өчен дә ят түгел. Соңгы ике дистә ел дәвамында әлеге мәсьәләгә төрле сәбәпләр белән игътибар тиешле дәрәҗәдә бирелмәде. Галимнәр фикеренә колак салучы да булмады. Экспертлар бил­ге­ләвенчә, Русиянең 35 төбәгендә җирләр яраксыз хәлгә килеп, корылык аркасында чүлгә әйләнүгә юнәлеш алган. Якынча исәпләүләр буенча, мондый мәйданнар 100 миллион гектар чамасы тәшкил итә. Моңа бәйле хәл бигрәк тә Русиянең Европа өлешендә кискен тора. Әйтик, Калмыкстан Республикасы мәйданнары корылыкка дучар булу дәрә­җәсе буенча бары тик Урта Азия чүллә­реннән генә калыша. Илебезнең Идел буе, Байкал аръягы, Кавказ алды төбәкләре һәм Әстерхан өлкәсе дә корылыкка бирешкән һәм күбрәк зыян күрүчеләр исемлегендә.

Башкортстан — илдә җир ресурслары белән яхшы тәэмин ителгән төбәкләрнең берсе. Республика авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге мәйданнар зурлыгы буенча — 7, сөренте җирләре буенча алтынчы урында. Тәүге категориягә караган мәйдан­нар республикадагы барлык җирнең 51 процентын били.

Шул ук вакытта

Галимнәр фикеренчә, халыкның азык-төлеккә ихтыяҗын тулысынча канәгатьлән­дерү өчен, һәр кешегә исәпләгәндә 0,5 гектар сөренте җир булу зарур. Әлеге вакытта планетадагы һәр кешегә бүлгәндә ул 0,12 гектар туры килсә, Русия буенча — 0,7, ә Башкортстанда 0,9 гектарга җитә.


Күренүенчә, Башкортстанда җир запаслары җитәрлек. Ә менә аларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылуы һәм аларның сакланышын тәэмин итү әлегә җитди сорау тудыра. Бу мәсьәләгә карата авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко да тәнкыйть күзлегеннән карый.

— Соңгы еллардагы эшчәнлек күр­сәтүенчә, нигездә, без уңышны экстенсив алым белән үстереп алдык. Ә менә җир­ләр­нең продуктлылыгын саклау, туфрак­ның уңдырышлылыгын күтәрү мәсьәләләре гел генә “онытылды”. Шуның аркасында республика ел саен бер миллион тонна чамасы ашлык алып җиткермәде яки югалтты, — диде Николай Анатольевич узган ел Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетының әлеге проблемаларга багышланган киңәшмәсендәге чыгышында.

Башкортстанда, бәхеткә, әлегә чүлләр дә, чүлләрне хәтерләткән җан иясез мәйданнар да юк. Шул ук вакытта, “Башземоценка” дәүләт унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗа­лыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең алты миллион гектарына эрозия куркынычы яный, шул исәптән 2,4 миллион гектары — сөрентеләр. Җир һәм су эро­зияләре, әлбәттә, корылык белән бәйле түгел, әмма вакыт үтү белән аларның тоташ мәйданнарны чүллеккә дучар итүе бар.

Корылыкка һәм җирләрнең чүллеккә әйләнүенә каршы көрәшүдә, шулай ук, урман полосаларын агач утыртып саклау һәм мелиорация чаралары да мөһим роль уйный. “Республикада бу юнәлештә нинди чаралар тормышка ашырыла соң”, дигән сорау куйганда бертөрле генә җавап биреп булмый. Ул тоташ икътисадтагы, урман һәм авыл хуҗалыгы тармакларында соңгы унъеллыктагы үзгәрешләр белән бәйле. Мәсәлән, сиксәненче елларда республика буенча ел саен дүрт мең гектарда басу саклагыч урман полосалары утыртыла иде. Ул җирләрне беренче чиратта җил эрозиясеннән, көчле җилләрдән саклады. Урман хуҗалыгы министры урынбасары Риф Гомәров сүзләренә караганда, 2008-13 елларда бу эш бөтенләй башкарылмады. Сәбәбе — финанс кытлыгында.

Республикада мелио­ра­циягә игътибар кимү җирләрнең уң­ды­рышлылыгы түбәнәюгә китерде. Бигрәк тә корылык янаучы районнар өчен хәвефле бу хәл. Әйтик, 1991 елда республикада сугарылучы мәйданнар 152,3 мең гектар тәшкил итсә, соңгы 25 ел дәвамында 35,43 мең гектарга калды.

Әйтергә кирәк, гал­имнәрнең соңгы 60 елдагы күзәтүләре буенча, Башкортстанда бары тик дүрт кенә елның дым белән җи­тә­рлек күләмдә тәэмин ителүе мәгълүм, сигез елда ул шартлы тәэмин ителү категориясенә кергән. Шул рәвешле, Башкортстан табигате, географик урнашуы белән дә корылыкка бирешүче төбәкләрдән ерак түгел. Шулай булгач, республикада галимнәр һәм бу өлкәдә эшләүче белгечләр тиешле ведомстволар белән берлектә Башкортстанның уңдырыш­лы җирләрен саклау һәм аларның мәйданнарын арттыру юнәлешендә җитди тәкъдим-фикерләрен ишет­терергә тиеш кебек. Билгеле, бу очракта сүз мелиорация проблемалары белән генә чикләнеп кала алмый.

Олег ЗАРЕМИН.
Читайте нас: