Салават Юлаевны карательләр 1774 елның 25 ноябрендә Шайтан-Күзәй волосте Миндеш авылы янында кулга төшерәләр. Суд тикшерүе бер елга якын сузыла. 1775 елның август-сентябрендә аны үзе элек көрәшеп үткән урыннарда — Сим заводында, Красноуфимск, Көнгер, Оса шәһәрләрендә, Юлай, Лаклы, Нөркә авылларында 175 тапкыр камчы белән суктырып, борын яфракларын йолкып, битләренә, маңгаена кызган тимер белән тамга сугалар. Юлай Азналин да шундый җәзага дучар ителә. 1775 елның 2 октябрендә аларны Балтыйк диңгезе буендагы Рогервик крепостена гомерлек каторгага озаталар.
“Юлай улы Салават” дигән китабында галим һәм әдип Мирас Иделбаев түбәндәгеләрне яза: “Аларны Рогервикка илтүдә җиде губерна, провинция канцелярияләре катнашып, арытабангы пунктка вакытында барып җитүләре өчен һәркайсы тигез “хәстәрлек” күрә. Ул “хәстәрлек” тоткыннарны тиешенчә богауда тотуга, юлда качмасыннар, үзләренә кул салмасыннар өчен каравыллауга, күрше төбәккә имин-аман тапшыруга кайтып кала. Салават белән Юлай Уфа, Минзәлә, Казан, Түбән Новгород, Мәскәү, Тверь, Новгород, Псков, Ревель аша үтеп, 29 ноябрьдә Рогервикка килеп җитә.
Рогервик — ХVIII гасыр Русиясенең каторгага җибәрелгән тоткыннар оясы. Ул Петр Беренченең 1715 елгы карары белән ныгытма, хәрби порт итеп төзелә башлый. Эш үтә кызу бара, Русиянең төрле якларыннан каторгага һәм сөргенгә җибәрелгән 2300 кеше даими эшли.
Пугачевчылар монда торган заманда Рогервикта амбарлар, казематлар, башка төрле биналар салынган. 1789 елда Изге Георгий чиркәве төзелә, 1800 елда аның янында зур торак йорт калкып чыга. Аларга ташларны тоткыннардан әзерләтми, кемгә кушсыннар? Урындагы тарихчылар чиркәү төзүдә Салаватның катнашуын икеләнүсез телгә алалар. Таш кисү эшенең нәрсә икәнлеген искә төшерсәк, Салават һәм аның көрәштәшләренең җәфаларын тасвирлап торуның артыклыгы аңлашыладыр...”
Салаватны нигә монда китергәннәр? Әйтик, Себергә озатмаганнар? Монда ихтилаллар кузгалган төбәктән ерак, көрәштәшләре яисә фикердәшләре килеп коткарырлык түгел. Башкала Петербург та якында гына — күз-колак булып тору мөмкинлеге бар. Рогервик портын төзергә арзанлы эшче көчләр кирәк булган.
Аяк-куллары богауланып илдән сөрелгән Салават турында Башкортстанга бик күп еллар буе бер төрле хәбәр дә килми. Пугачевчыларның исемнәрен һәм кылган гамәлләрен онытырга мәҗбүр иткән патша манифесты үз эшен эшли. Бик күп архив материалларын, халык иҗаты үрнәкләрен тикшереп, “Салават Юлаев” романын язган Сергей Злобин да үткән гасырның 20-30нчы елларында да әле каһарман шагыйрьнең соңгы төяге, Рогервик турында ишетмәгән була. Салават хакында иң беренче булып немецлар язып чыккан. Үзе тере чагында ук! Әйе, бөек якташыбыз турындагы гыйльми әдәбият немец теленнән башланып киткән! Һалле шәһәрендә 1784 елда ук чыккан китапта Салаватның батырлыклары бәян ителгән. 1789 елда француз телендәге китапта да Салаватка дистәдән артык бит багышланган.
Салаватка бәйле тәүге тулы тарихи тикшеренүне беренче булып А. Пушкин язган. ХIХ гасыр ахырларында Ф. Нефедов, Р. Игнатьев Салаватның героик биографиясен язалар, аның әдәби иҗатын ачалар, халык телендә йөргән шигырьләрен җыеп, урысчага тәрҗемә хәлендә беренче тапкыр матбугатта чыгаралар. Пугачевчылар турында тәүге хәбәр Башкортстанга 1940 елда гына килеп юлыга: Н. Загоскинның 1883 елда “Волжский вестник” гәзитендә чыккан мәкаләсе була бу. Тагын да 32 ел үткәч — 1972 елда эстон галимнәре архивтан документлар табып, Салаватның вафат булу датасын ачыклыйлар.
Салават турында сөйләгәндә телебезгә “Палдиски” дигән сүз килеп керә. Әллә ни мәгънә дә аңлатмый ул сүз — Балтийск шәһәренең эстончага яраклаштырып әйтелеше генә. Күренекле скульпторыбыз Тамара Нечаева милли батырыбызның бюстын эшли. 1989 елда аны автобус белән Салаватның соңгы юлы буйлап алып баралар. Башкортстан бакыры һәм Эстония граниты Палдиски шәһәр паркында һәйкәл булып баса.
Берничә ел элек миңа да Салават Юлаев эзләре буйлап автобуста үтәргә насыйп булды. Палдискиның комлы-ташлы урамнарыннан озак бармадык: шәһәр хакимияте бинасы янындагы паркка килеп чыктык. Салават һәйкәле алдында матур чәчәкләр үсә. Башкортстаннан алып барып утыртылган чыршылар тамырланган, ләкин бездәгечә күккә горур үрли алмаганнар, кәрлә сыманрак торалар. Һәйкәл алдына чәчәкләр салдык, гөл тартмасына Салават районыннан алып барган туфракны сиптек. Һәйкәл тирәсен биредәге гимназия укучылары һәм Таллиндагы “Агыйдел” башкорт милли оешмасы вәкилләре тәртиптә тота, диделәр.
Безгә кадәр монда булгалаган башкорт галим-әдипләре Мирас Иделбаев, Тайфур Сәгыйтов Салават һәм аның яудашлары утырган таш казематның эчен-тышын карап-өйрәнеп йөрүләрен язганнар иде. Тышкы яктан буе — 120, иңе — 25, биеклеге (кыегы белән) 10 метр чамасы таш каземат. Стеналары ике катлы, һәр катның калынлыгы 1,5-2 метр. Уртасында 1,5 метр киңлегендә бушлык. Эчке якта, шул ике кат стена өстендә 4-5 метр чамасы биеклектә, казематның буеннан-буена (сакчылар өчендер инде) тар мәйданчык сузылган. Җир идән, тоткыннарга ут ягарга рөхсәт ителмәгән, елның иң суык мизгелендә дә үзара сыенышып, бер-берсенең тән җылысы белән җан асраганнар. Язлы-көзле ачы җил, каты суык. Аеруча мартта. Шушы айда тоткыннар күпләп кырылган.
Без исә казематны ерактан гына күрә алдык. Ул ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган. Әле анда НАТО гаскәрләре хуҗа. Каторжаннар таш чыгарган диңгез ярында да шулар. Палдискиның урамыннан да машинага төялешеп алар уза. Кайберләре безгә кул да болгап китә. Тәкъдиренә шулай язылгандыр: Салаватның сөякләре яткан җир хәзер өченче гасыр хәрбиләр итеге астында таптала, тәүдә — патша Русиясе, аннары — СССР, хәзер — НАТО солдатлары.
Якында гына өч кеше колачларлык агач, яше ничә йөз елдыр. Инде корыган, очы сынып төшкән. Салават аны күргәндер, хәлдән тайган чакларында күләгәсендә утырып торгандыр. Рогервик крепосте хәрабәләре өстендә йөрдек. Тоткыннар тездән суда һәм аяк-куллары богаулы килеш таш чыгарган диңгез буена төштек. Балтыйк дулкыннарын ташлы ярларга талгын гына кага. Ике йөз ел элек тә шулай каккандыр, өч йөз ел элек тә...
Палдиски 12 мең кешеле хәрби шәһәрчек булган, хәзер ул бетүгә таба бара. Совет гаскәрләре моннан чыгарылгач, хәрби учреждениеләрне, офицерларның торак йортларын, солдат казармаларын шартлатып юкка чыгарганнар. Әле дә тәрәзәсез, ташландык бишәр кат-лы йортлар еш очрый. Бомбага тотканнан калган кебек.
СССРның таркалуы, Эстониянең Русиягә мәгълүм мөнәсәбәте аркасында батырның рухы да зыян күргән. Күп еллар аның исемен йөрткән урам Кивига (Ташлы) әйләнгән. Урта мәктәп Салават исемен берничә ел гына йөртеп калган. Салаватның бик матур музее эшләп килгән, аның да бинасын тартып алганнар. Экспонатлар шәһәр хакимияте бинасы подвалында исән-имин саклана, дип юаткан булдылар, ләкин безгә аларны күрсәтмәделәр.
Шул ук көнне кайтыр юлга кузгалдык. Чалт аяз күктә кинәт кенә кара болыт пәйда булып, яшен яшьнәп, яңгыр яварга тотынды. Әллә инде Салаватның рухы елап калды?!