Русиягә походка Наполеон җитди әзерләнә. Урыс армиясен тиз генә тар-мар итәргә тели ул. Французлар үзләрен “Бөек армия” дип атый. Наполеон 610 мең кешедән торган гаскәр туплый. Аның гаскәрләрендә, француз гаскәриләреннән тыш, басып алынган илләр Пруссия, Австрия, Бавария, Саксония, Италия, Польша, Испания солдатлары да була.
Урыс хөкүмәте сугыш янавын сизә, аны башламау өчен чаралар күрә. Илебез дә үзенең гаскәрен арттыру өстендә эшли. 1нче армия генералы Барклай-де-Толли, 2нче армия генералы Багратион, 3нче армия генералы Тормасов Александр Iгә үзләренең стратегик планнарын тәкъдим итә.
1812 елның июнендә Наполеон армиясе, сугыш игълан итмичә, Неман елгасы аша Русиягә бәреп керә.
Европа илләрен Наполеон гаскәрләреннән азат итүдә катнашып, зур батырлыклар күрсәткән, Парижга тәүгеләрдән булып аяк баскан татар-башкорт полклары “1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен” дигән көмеш медаль һәм орденнар белән бүләкләнә. Шулай ук Ватан сугышында катнашкан яугирләргә дә “1812 елгы сугыш истәлегенә” дигән көмеш медаль тапшырыла.