2000 елның 4 маенда республика җитәкчесе Николай Федоров кул куйган закон нигезендә 24 июнь Чувашстан Республикасының милли бәйрәме дип игълан ителде.
Традиция буенча Республика көне алдыннан Чувашстанның барлык районнарында да Акатуй һәм Сабантуй бәйрәмнәре үтә. Республика халкы бу көнне ял итә. Төп бәйрәм чаралары республиканың башкаласы Чабаксарда үтә.
Әйткәндәй, Чувашстанда татарлар күпләп гомер кичерә. Республиканың Урмай, Шыгырдан, Татар Сыгыты, Тукай, Чичкан, Кармыш, Сыр-Иле, Кызыл Чишмә, Балтай авылларында динле, гореф-гадәтле, нигездә мишәр сөйләмле, мәдәниятле милләттәшләребез яши.
Чувашстанда 25 елдан артык татар эстрадасының халыкара статуска ия “Урмай моңы” фестивале уза. Ул бүген Чувашстан татарларының, гомумән, татар эстрадасы җырчыларының брендына әверелде. Республика татарлары даими рәвештә фәнни-гамәли конференцияләр, семинар-практикумнар, төрле һөнәр ияләренә багышланган уку курслары һәм башка чаралар оештыра. “Шыгырдан укулары”, “Милли мирас” конференцияләре, мәдәният өлкәсендә эшләүче хез-мәткәрләр өчен “Халык иҗаты” семинар-практикумнары бик үзенчәлекле итеп үткәрелә.
Шуны да билгеләп үтү урынлы булыр, 1994 елда Уфада Башкортстан һәм Чувашстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Бу документ мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрде. Башкортстанда чуваш халкының мәдәниятен, телен һәм милли гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирелә. Чуваш телендә “Урал сасси” гәзите нәшер ителә, Башкортстан чувашларының милли-мәдәни үзәге, якшәмбе мәктәбе, музейлар эшли, чуваш җыры конкурслары, билгеле әдәбият һәм мәдәният әһелләренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган чаралар үткәрелә.
Узган 20 ел эчендә ике республика арасында дустанә мөнәсә-бәтләр урнашты. Чувашстанда Башкортстан Республикасы әдәбияты көннәре, бездә Чувашстан Республикасы әдәбияты көннәре үтә.