+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июнь 2016, 02:00

Кубертен башлангычы дәвам итә

Мәгълүм булуынча, быел Рио-де-Жанейрода җәйге Олимпия уеннары үтәчәк. Спортчыларның көрәшен карый алуыбызга борынгы грекларга гына түгел, Пьер де Кубертенга да рәхмәтле булырга тиешбездер. Чөнки нәкъ аның башлангычы белән 1894 елның 23 июнендә Олимпия уеннарын оештыру традициясе тергезелә.

1894 елда Парижда физик тәрбия мәсьә­ләләре буенча халыкара конгресс үтә. Чарада 12 ил катнаша. 23 июньдә барон Пьер де Кубертен Олимпия уеннарын тергезү тәкъдиме белән чыгыш ясый. Конгресс тәкъдимне хуплый һәм дүрт елга бер тапкыр дөнья халкын җәлеп итеп, Олимпия уеннары үткәрүне максат итеп куя. Нәтиҗәдә, 1896 елда Грециядә хәзерге замандагы беренче Олимпия уеннары үтә. 9 спорт төрендәге ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Чагыштыру өчен, быел Риода 206 илдән җыелган 10500 спортчының кырыкка якын спорт төрендә көч сынашуы көтелә.
Читайте нас: