Ике тапкыр Ленинградта Пискарев зиратында булырга туры килде. Анда блокада чорында һәлак булган 700 меңнән артык кеше җирләнгән. Уңга карасаң да, сулга карасаң да күз күреме җитмәс арада гел кабер ташлары. Эссе көннәр иде, ераккарак карасаң, рәшә уйный, күккә үрелә кебек. Шул рәвешле, һәлак булганнарның җаннары бакыйлыкка агадыр сыман тоелды.
Сугыш һәрвакыт көтмәгәндә, һәркем өчен бер көнне башлана, төрлечә тәмамлана. Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхелислам Абсаликов шулай дигәч, бераз уйланып тордым да кайтарып сорарга булдым. Ул менә ничек җавап бирде: “1943 ел. Окопларда ятабыз. Мин махорка төрәм, янәшәдәге казах егете, итеген салып, чолгау урап утыра. Тәмәке кәгазен төкрекләргә дип, кулны күтәргән идем, бер нәрсә шундый итеп авызга китереп тондырды — һушны югалттым. Аңга килеп, калкынырга маташа башладым. Карыйм, бер кул терсәктән аста тиредә генә эленеп тора. Күрәсең, бомба ярчыгы беләзеккә эләгеп, кулым мине үлемнән саклап калган. Казах егете бөтенләй юк, сыңар итеге генә ята”.
Бөек Ватан сугышы чорында 10 миллионнан артык кеше әсирлеккә төшә, күпчелеге кире әйләнеп кайтмый. Фашистлар махсус күрсәтмә нигезендә эш итә. Төп максат — әсирләрнең рухын сындыру, аларны мөмкин кадәр күбрәк юк итү. Бухенвальд, Освенцим кебек дистәләрчә концлагерьларда, Моабит, Плетцензее кебек төрмәләрдә шәһит киткәннәрнең исәбен беркем дә белми. Рафаэль Мостафинның “Җәлилчеләр” китабында Польша җирендәге Седльце лагеренда Абдулла Алиш белән бергә булган Газыйм Кадыйров истәлекләре” урнаштырылган. Шуннан бер өзек китереп үтәм. “Лагерьга 100 меңгә якын совет әсире тупланган. Хәер, төгәл санны беркем дә белми. Берәүләр ачтан үлә тора, алар урынына көн саен диярлек эшелон-эшелон яңа әсирләрне китерәләр. Кеше башына 50 граммлы икмәк телеме һәм бер консерва савыты сасы баланда бирәләр”.
Мондый шартларда кеше булып калу бик читен. Кытай философы Лао Цзы: “Башкаларны җиңгән көчле, ә үз-үзен җиңә алган куәтле була”, — дигән. Әлбәттә, әсирләр арасында күпчелеге куәтле була. Абдулла Алишның әсирлектә иҗат ителгән түбәндәге шигырь юллары әйткәннәрне раслый:
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын,
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.Сугыш берәүне дә аямый: гади солдатмы син, офицер-генералмы. 112нче Башкорт атлы дивизия командиры генерал Шәйморатов язмышын искә төшерик. Ул 1943 елда һәлак була, кайда җирләнгәне әлегәчә билгеле түгел. Армия генералы Черняховский Европа илләрен азат иткәндә шәһит китә. Чыгышы буенча татар, генерал Карбышев әсирлеккә төшәргә мәҗбүр була. Сорау алганда бер сүз дә дәшми, фашистлар аны, каты җәзалап, салкын су сиптереп, туңдырып үтерәләр. Радикал милләтчеләр Европаны фашизмнан азат итү өчен үзен корбан иткән генерал Черняховский һәйкәлен сүтү нияте белән яналар. Ничек кенә булмасын, борынгы акыл иясе Цицерон әйтмешли, тормыш — кыска, дан — мәңгелек.
Җиңү көнендә бик күп шәһәр-авылларда “Үлмәс полк” акциясе үтте. Мәктәп укучылары бабаларының портретларын кулларына тотып, авыл урамнарыннан узды, аннары тантаналы митинг булды. Сәхнәдә — фронтовик ветераннарның зурайтып эшләнгән фотосурәтләре. Нәкъ менә фотосурәтләре, үзләре юк, барысы да бакыйлыкта. Иглин районының Карамалы, Орынды, Блохино, Акбирде авылларында барлык сугыш ветераннары да үзләре яулап алган тыныч дөньяны калдырып киттеләр. Бу бөтен илдә шулай. Ни хәл итәсең, еллар уза, яшь бара, бәндә мәңгелек түгел, әмма даннары гасырлар үтсә дә, онытылмый.
Кытай философы Лао Цзының тагын бер фикеренә таянырга булдым. “Батыр сугышчы беркайчан да ачулы булмас” дип язып калдырган ул. Хәзер инде мәрхүм авылдаш сугыш ветераннарын күз алдына китереп утырам. Чынлап та, философ хаклы икән: менә шул ветеран абзыйларның ачулы чакларын күргәнем булмады, хәтта тавышларын да күтәрмиләр иде. Картайган көннәренә кадәр ат-сыер, вак мал, умарта тотып яшәделәр. Тыйнаклыклары белән аерылып тора иде алар. Фронт, окоп хәлләре турында сорашсаң, күп вакыт дәшми калалар. Соңрак төшендем: кемнең инде коточкыч дәһшәтле көннәрне кабат-кабат исенә төшерәсе килсен? Ул интегүләрне, ул яраларны, янәшәңдәге яудашларыңның күз алдында һәлак булуларын...
Фронтовикларның тыйнаклыгы хакында кайбер мисаллар китереп үтәм. Каты яраланган хәлендә Рейхстагка беренче булып Кызыл байрак кадаган Гази Заһитов сугыш беткәндә III һәм II дәрәҗә Дан, Хәрби Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнгән була. 1947 елда Гази һәм дүрт авылдашы бер көнне туй уздыралар. “Ни өчен шундый зур бүләкләр алдың, сөйлә әле”, — дип үтенә авылдашлары. Сөйләми Гази, вакыты җиткәч белерсез әле, дип кенә куя. Шул ук Рейхстагка Җиңү байрагы элгән Егоровның дусты Спиридонов аларның очрашуларын болай хәтерли: “Егоров орден-медальләрен такмый иде. Күкрәгендә бары Алтын Йолтыз гына. Утыралар кич буе, сөйләшәләр, әмма ике фронтовик авызыннан сугыш турында һич бер сүз чыксын”.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылу алдыннан байтак кына сугыш чоры мәгълүматлары белән танышырга туры килде. Шуларның берсе аеруча сискәндерде. Бер хатын-кыз снайпер йөзләрчә фашистны теге дөньяга озата, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. Яудан исән-сау әйләнеп кайта. Соңрак ветеранны төрле чараларга чакыра башлыйлар. Йөри ул аларга, ләкин берсенә дә дәүләт бүләкләре тагып бармый. “Ник алай итәсез?” – дигән сорауга: “Кеше үтергән өчен бирелгән алар”, — дигән җавап ишетәләр. Сискәндерерлек, уйландырырлык сүзләр бит. Миңа калса, аны бөек яуның бөтен авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән совет солдатлары гына әйтә ала.
Изгелек белән явызлык, ак белән кара һәрвакыт бергә яши. Акның нинди икәнен белү карадан башка мөмкин түгел һәм киресенчә. Бу – яшәеш кануны. Бәндә мәетләр, кан, үтереш-кырылыш арасында гына яшәсә, үзе җаһилгә әйләнәчәк. Шуны аңлапмы-аңламыймы, адәм баласы акылына омтылып яши, окоп-блиндажларда баян, тальян, гитара, курай моңнары яши, көндәлекләр алып барыла, шигырь-җырлар языла. Һәрбер яугирне туган ягы, гаиләсе, якыннары, сөйгәннәре белән күзгә күренмәс җепләр бәйли. Алар – өчпочмаклы хатлар, аларда ак, якты хыяллар, киләчәккә өметләр, сагыну-сагышлар...
Хәбәрсез югалып шәһит киткәннәр, һәлак булганнар, авыр яраларыннан вафатлар, исән-сау йөреп кайтып бакыйлыкка күчкәннәр – һәммәгез алдында без бурычлы. Тезләнеп баш иябез...
Рамил Миңнеәхмәтов.