+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 июнь 2016, 02:00

Җәзалаулар тарихта калырга тиеш

Җәзалау корбаннарын искә алу көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1997 елгы карары нигезендә уздырыла. 1984 елдан исә әлеге уңайдан Конвенция кабул ителгән иде. Бу көн һәртөрле җәзалауларны бетерү, башка каты гамәлләрне тамырыннан корыту максатыннан булдырылган.

Халыкара кануннар буенча җәза­лау җинаять булып тора һәм ул акланмый.

Инквизицияләр тарихы борын-борыннан килә. Борынгы Греция, Мисыр, Ассирия һәм Римдә кешеләрне тере­ләй утта яндырып, тәннәренә эре­тел­гән кургаш коеп җәзалаганнар. Хәтта балаларны да кызганып тормаганнар.

Тарихта Русиядә тәүге җәзалаулар буенча да мәгълүматлар бар. XIII гасырда кешеләрнең башын һәм аягын бәйләп, тартып, буыннарын чыгару җайланмасы уйлап табыла. Аңа кадәр камчы белән суктырулар кулланыла. Халыкара кануннар булуга карамастан, дөньяда җәзалаулар уңаеннан җәнҗаллар чыгып тора. XXI гасыр башында Америка Кушма Штатла­рының Гуантамо төрмәсендә кеше хокукларын кимсетүче чаралар уздырылуы ачыкланды. Русиядә дә көч куллану очраклары булып тора. Бер­ничә ел элек Татарстандагы тикшерү изоляторындагы җәзалаулар уңаен­нан да шау-шулар булып, гаеплеләр җаваплылыкка тарттырылган иде.

26 июньдә Русиянең зур шәһәр­ләрендә каршылык чаралары үткәре­лә. Аларда зыян күрүчеләр телгә алына, кануннар, декларацияләр хәтергә төшерелә.
Читайте нас: