+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 июнь 2016, 02:00

Иң яхшы автомобиль бездә җитештерелгән!

Сер түгел, бүген Русия халкы иномаркаларга өстенлек бирә. Ә бит кайчандыр дөньядагы иң яхшы җиңел автомобиль бездә җыелган. 1946 елның 28 июнендә Горький автомобиль заводында “Победа” (ГАЗ-М-20) җитештерелә башлый. Куәте, уңайлылыгы һәм башка сыйфатлары буенча шул чордагы “Форд”, “Шевролет” автомобиль­ләреннән ике баш югары торган ул!

“Победа”ның техник күрсәткеч­ләреннән тыш, бизәлеше дә игътибар­ны җәлеп иткән. Ясалма күн белән тышланган ишекләр, йомшак утыргыч­лар, иркен багажник, автомат рәвештә янучы плафон, капот астындагы лампа машиа­ның абруен арттырган. Шушы һәм башка сыйфатлары буенча “Победа” белән шул чордагы бер генә җиңел ав­томобиль дә тиңләшә алмаган. Киресенчә, АКШ, Германия автопромы вәкилләре безгә килеп, тәҗрибә тупла­ган.

1958 елга кадәр 240 мең “Победа” җитештерелгән. Бүген ил горурлыгы иң кыйммәтле ретроавтомобильләрнең берсе санала.
Читайте нас: