1852 елның 1 ноябрендә Лондон белән Парижны телефон линиясе тоташтырган. Арытаба Бөек Британиядә Ирландия, Германия, Нидерланды, Бельгия, Швеция һәм Норвегия белән су асты кабеле ярдәмендә телеграф аша аралаша башлыйлар. Шундый ук ысул белән Америка континентын да “якыйнайту” бурычы куела.
Европа белән Америка континенты арасы 4-5 мең чакрым була. Иң элек тозлы диңгез суына чыдам, электр тогын тиз үткәрә алучы кабель ясала. Ике кыйтганы тоташтыру өчен 183 вагон кабель таләп ителә. Кабель төялгән кораблар диңгезгә чыга. Сәгатенә 3,5 чакрым кабель сузыла. Озак та үтми, ул өзелә. Су артык тирән булмаганга, аны ялгыйлар. 540 чакрым ара үткәч, янә шул ук хәл кабатлана. Бу юлы тирәнлектә эшләү мөмкин булмый. Калган кабель ике кыйбланы тоташтырырга җитмәгәнгә, кораблар Бөек Британиягә әйләнеп кайта.
1865 елның 3 июлендә кабель төялгән кораблар янә Америкага юл тота. Белгечләр арасында дөньяга танылган Бөек Британия физигы Вильям Томсон булса да, сәфәр уңышсыз тәмамлана.
1866 елда яңа экспедиция әзерләнә. “Грейт Истерн” корабы кабель салу һәм океан төбенә төшкән кабельне күтәрү машиналары белән җиһазландырыла. Нәтиҗәдә, кораб Америка континентына барып җитә. Ләкин тозлы су, океанның көйсезләнүе кабельне еш сафтан чыгара. Төзекләндерү эшләре үткәрергә туры килә. 1910 елда “парагутта” дигән яңа төзелеш материалы уйлап чыгарыла. Аңардан ясалган кабельләр сыйфаты күпкә яхшырак була. Тозлы диңгез суына, табигать көйсезлекләренә бирешмәгән кабель Европа белән Көньяк Америка арасында телефон элемтәсе булдырырга мөмкинлек бирә.