Шунысы да билгеле, бу хәлгә өч көн кала ук Европада һәм Русиянең Европа өлешендә, Көнбатыш Себердә гадәти булмаган атмосфера күренешләре күзәтелә башлый: көмешсыман болытлар пәйда була, эңгер-меңгер вакытында да яктылык сүрелми, кояш тирәсендә “колак” – гало барлыкка килә. Иртән 7 сәгать 14 минутта Тунгус елгасы янындагы Көньяк сазлык өстендә гаять көчле шартлау яңгырый. Галимнәр исәпләп чыгаруынча, аның көче тротил эквивалентында 40-50 мегатонна тәшкил иткән.
Шартлау тавышы 800 километр ераклыкка ишетелә, 2000 квадрат километрдагы урман ава, 200 километр әйләнәдә өйләрнең тәрәзә пыялалары җимерелә. Җир тетрәү дулкынын Иркутск, Ташкент, Тбилиси, Йен сейсмик станцияләрендә теркиләр. Шартлаудан соң 5 сәгать дәвамында магнит бураны дулый.
Коточкыч вакыйга шаһитлары
Шартлау үзәгеннән 70 чакрым көньяк-көнчыгыштагы Ванавара факториясендә яшәгән Семен Семенов истәлекләреннән: “…Кинәт төньякта күк ярылды, һәм урман өстендә бик биектә, киң булып ут кабынды. Ул күк йөзенең төньяк өлешенә таралды. Миңа бик эссе булып китте. Өстемдәге күлмәгем яна, дип торам. Аны ертып салып ташлыйсым килде. Тик шулчак күк ябылды, кемдер китереп суккан кебек булды. Болдырдан өч саженьга очып барып төшкәнмен. Күктән таш яуган сыман, я пушкалардан аталармыни – бөтен тирә-як дөбер-шатыр килә, җир тетри. Мин, башымны таш тишмәсен дип куркып, тагын да ныграк җиргә сыендым. Күк ачылган чакта төньяктан, пушкадан аткан сыман, кайнар җил исте, аңардан җирдә юл-юл эзләр калды хәтта. Соңыннан карасак, тәрәзә пыялалары ватылган, амбар ишегенең тимер келәсе сынган”.
Агалы-энеле эвенклар Чучанчи һәм Чекарена Шанягирләрнең чумы шартлау үзәгеннән 30 чакрым көньяк-көнчыгышта, Авркитта елгасы ярында корылган булган. Алар түбәндәгеләрне сөйләп калдырган: “Кояш чыкмас борын без Чекарен белән Дилюшма елгасыннан кайттык. Анда Иван белән Акулинага кунакка барган идек. Каты йокыга талганбыз. Кинәт икебез дә уянып киттек – кемдер безне төрткәләгән кебек. Сызгырган тавыш ишетелә, кайнар җил исә. Чекарен миңа: “Ишетәсеңме, күпме кош оча!” – дип кычкырды. Шулчак мине кемдер шундый көчле итеп төртеп җибәрде, чумның колгасына башым белән барып бәрелдем. Учактагы кызу күмерләр өстенә барып төштем. Бик куркытты. Әти-әнине, абыйны чакыра башладык, тик беркем юк. Тышта тавыш, агачлар ауганы ишетелә. Чекарен куркып, кулына таяк алды. Чумнан йөгереп чыгарга җыенган гына идек, каты итеп күк күкрәде. Җир селкенә, тетри башлады. Көчле җилдән безнең чум авып китте. Мин колгалар астында калдым. Шунда мин куркыныч нәрсәләр күрдем: агачлар ава, аларның ылысы дөрләп яна, болан мүге яна. Тирә-якта төтен, күзләр авырта, шундый эссе, гүя, янып китәрсең кебек...
Кинәт тау өстендә, урман ауган якта, бик якты булып китте. Әйтерсең, икенче кояш чыкты. Мин күзләремне капладым. Менә күк күкрәде. Бу икенчесе иде. Кояшлы көн иде, болытлар юк. Безнең кояш, көндәгечә, шундый якты иде, ә монда икенче кояш пәйда булды!”.
1927 елда катастрофа районына берничә экспедиция җибәрелә. Ләкин метеоритныкы булырга тиешле матдәләр табылмый, алай да галимнәр микроскопик силикат һәм магнетит шарчыкларга игътибар итә. Шартлау урынында кратер да булмый. 2013 елда “Планетар һәм космик фәннәр” журналында Украина, Германия, АКШ галимнәре үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре дөнья күрә. Анда 1978 елда табылган кисәкчәләрдә метеоритларга хас матдәләр булуы әйтелә. Ләкин моны кайбер галимнәр шик астына ала.
Гомумән, Тунгус шартлавы бихисап гипотезалар китереп чыгарган. “Күк кунагы”ның күп өлеше боздан торуы фаразлана. 2013 елның 15 февралендә Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл күленә “төшеп чумган” метеориттан соң бәхәс тагын да яңарып китте.