+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
30 июнь 2016, 02:00

Килде ул чәчәкле җәй

Ә сез ялыгызны кайда үткәрәсез?Җәй – отпусклар чоры. Кемнәрдер ялларын алдан ук планлаштырып, аны лаеклы үткәрү өчен ел буена акча тупларга тырыша. Икенчеләр, янчык төпләрендәге тиеннәрне барлап, авыр сулап, бакчаларына юл тота. Өченчеләр, яхталарына утырып, диңгез-океаннар буйлап җилдерә. Әлбәттә, соңгылар сафына эләгү бәхете, ә бәлки бәхетсезлегедер, бик азлар өлешенә генә эләгә. Бәхетсезлек шуңа – чөнки аларның Сомали яки башка ил пиратлары кулына эләгеп мәңге оныта алмаслык хатирәләргә юлыгу ихтималы бар. Шуңа андый казалардан ерак торып, туган җиреңнең туфрагына аякларың белән басып “тамыр җибәреп”, бакчаңда яшелчә-җимеш үстерүдән дә зур бәхет юктыр, бәлки.

Чыннан да, һәртөрле сораштырулардан күренүенчә, халыкның күбесе җәйге ялларын үз төбәгендә үткәрергә җыена. Шәһәрдәгеләр – бакчаларында, авылларда яшәүчеләр – үз биләмәлә­рендә. Бу – Русиягә санкция белдергән чит илләргә нәфрәт йөзеннән түгел, ә кесәләрнең тишек булуы сәбәпле.

Шулай да кесәләрен ямаштырып, тартып-сузып булса да ялга өмет итүчеләр дә бар. Русия туроператорлары ассоциациясенең башкаручы директоры Майя Ломидзе сүзләренә караганда, быел халыкның дүрттән бере җәйге ялларын үзебезнең курортларда үткәрергә җыена. Аннан соң исемлектә Греция, Болгария, Кипр, Италия, Чехия, Испания, Латвия, Беларусь, Эстония һәм Литва тора. Берничә ел элек кенә исемлек башында торган Төркия, Мисыр, Израиль, Грузия кебек илләр инде исемлек ахырында. Соңгы вакытта сәламәтлекләрен Беларусьтагы ял йортларында ныгытырга теләүчеләр дә күбәйгән. Узган 2015 елда бу тугандаш дәүләттә 300 меңнән артык русияле ялда һәм экскурсиядә булып кайткан. Аралар якын булу сәбәпле, Литва, Эстониягә үз машиналары белән барып кайтучыларның да елдан-ел артуы күзәтелә.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүмат­ларына караганда, быел гаиләдә җәйге ялларын уздыру өчен бер кешегә 33,6 мең сум акча тотарга җыеналар. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә бу сумма күбрәк – 41,3 мең сум.

Узган ел русиялеләрнең 54 процен­ты акча җыеп кайда да булса ял итеп кайта алган. Быел исә халыкның 36 проценты гына моңа исәп тота. Кризис әлеге кебек дәвам иткән очракта, алдагы елда читтә ял итүчеләрнең тагы да сизелерлек кимүе ихтимал.

ВЦИОМ уздырган фикер өйрәнү мәгълүматларына караганда, ялга җыенган русиялеләрнең бер өлеше Кырымга өстенлек биргән. Андыйлар быел 36 процент. Башкортстаннан үз машиналарында Кырымга барып кайтучыларны да очратырга була. Мәсәлән, шундыйларның берсе узган ел бензинга нибары 8 мең сум акча чыгуын әйтте. Халыкның 23 проценты – Кара диңгез буенда, 21 проценты чит илләрдә ял итәргә җыена.

Соңгы елларда Башкортстанда ял итүчеләр саны артуы күзәтелә. Елга һәм күлләр буенда тыныч ял итү өчен дә, экстрим яратучыларга да республика киңлекләрендә урыннар җитәрлек. Мәсәлән, данлыклы Ирәмәл һәм Шихан түбәләренә менү, бронза гасырның борынгы Аркаим шәһәренә сәфәр кылу, моннан 15 мең ел элек палеолит чорында рәсемнәр төшерелгән Шүлгәнташ тау куышын карау дисеңме, республикада берсеннән-берсе гүзәл дистәләрчә-йөзләрчә елгалар, күлләр дисеңме, теләгәнен сайлап алырга була.

Отпускларын күпчелек август аенда алырга тырыша. Безнең республикада андыйлар 43 процент тәшкил итә. Башкортстанлыларның 36 проценты – сентябрьдә, 30 проценты июльдә ял итү теләген белдергән.

Соңгы 5 елда русиялеләрнең 64 проценты үз ялларын илнең башка төбәкләрендә уздырмаган, халыкның 80 проценты чит илләрдә ял итмәгән. Быел ялга баручылар арасында, 2015 ел белән чагыштырганда, ял яхшырак булыр дип уйлаучылар кими төшкән. Кризис шартларында очын-очка ялгый алмый җәфаланган күпчелек ялларын тыйнак уздырырга җыена. Нәрсә генә димә, аякны юрганга карап сузарга туры килә. Ә ул кыскарганнан-кыскара бара.
Читайте нас: