+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тезген сезнең көчле кулларда!

Арытаба да тәртип сагында уяу торыгыз.Шәһәр урамнарында автомобильләр саны көннән-көн артканын аңлагач, СССР Халык комиссарлары советы анда тәртип урнаштырырга вакыт, дигән карарга килә. Шул рәвешле 1936 елның 3 июлендә Дәүләт автоинспекциясе барлыкка килә, аның белән бергә ДАИ көне пәйда була.

Юл хәрәкәтенең тәүге кагыйдәләре бүген елмаю гына тудыра. Ә 1936 елда алар чыннан да актуаль булган: “Бөтен җәяүлеләр дә кул арбаларына, кул арбалары — олаучыга, олаучы — автомобильгә, ә автомобиль водителе махсус автотранспорт билгесе булган автомобильгә юл бирергә тиеш”.

Соңрак, 24 ел үткәч кенә, Советлар Союзы Халыкара конвенциягә кул куя. Ул резолюцияне хуплаган ил тер­риторияләрендә бертөрле кагый­дәләр кертүне күздә тота. Әлеге кагыйдәләр 1961 елның 1 гыйнварында көченә кергән. Утыз елдан артык ДАИ “тыныч” яши, ә 1998 елда гадәти атаманы ЮХХДИга, ягъни Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенә үзгәртәләр.

“Ел саен юл аварияләрендә бөтен дөньяда 1,2 миллион кеше һәлак була, 20-50 миллион кеше җитди имгәнә. Корбаннарның яртысыннан күбесе — 15-44 яшьтәге кешеләр. Юлдагы аварияләр социаль-икътисади югалтуларга китерә. Әмма корбаннарның күпчелек өлешен саклап калырга булыр иде. Моның өчен иҗтимагый сектор­ларның һәммәсе юл­лардагы хәвеф­сезлекне чынбарлык итәргә тырышырга тиеш”, — ди 2004 елда Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан ясаган чыгышында БМОның Генеральный секретаре Кофи Аннан. Шул чорда Русия юлларында күп кешеләр үлүне дәүләт дәрәҗәсендәге һәлакәткә тиңлиләр. Законнар эшләми, водительләр аларны урап үтәргә тырыша, ЮХХДИ хезмәткәренә ришвәт тәкъдим итүчеләр, аны алучылар арта, бу өлкәдә коррупция тамыр җәя. Шуңа бәйле дәүләт юлларда хәвефсезлекне күтәрү максатында яңа сәясәткә җан өрә.

Бүген Дәүләт автоинспек­циясенең ролен бәяләп бетергесез. Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота, штраф салырга һәм кагыйдә бозучыларны тоткарларга хокуклы. Бу орган юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү, йөк һәм колонналарны озату, шулай ук юлларда хәвеф­сезлекне тәэмин итү бурычын үти. Кагыйдә бозучылар өчен штрафларны һәм җәза бирү чараларын катыландырудан тыш, бүген ЮХХДИ җитәкчелеге һәм хезмәт­кәрләре юл хәрәкәте хәвефсез­леге мәсьәләләре буенча мөһим эш башкара. Уку учреждениеләрендә актив пропаганда эше тоемлы нәтиҗә бирә.

2006 елда Юл хәрәкәте хәвеф­сезлеген тәэмин итү буенча федераль максатлы программа концепциясе дөнья күрде. Аның төп максаты — юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санын киметү. Моның өчен хокукый аңны үстерү, җәмгыятьтә законнарны үтәү, водитель­ләрнең әзер­лек сыйфатын күтәрү, тиз ярдәм системасын үстерү һәм башкалар буенча эш алып барыла.

Статистика күрсәтүенчә, соңгы елларда юл-транспорт фаҗигаләрендә корбан булучылар, исерек килеш авария ясаучылар саны азая. Кызганычка каршы, аварияләр саны югары кала, машиналарны урлау очраклары кимеми. Шуңа да ЮХХДИ хезмәткәрләренә киләчәктә дә тезгенне нык тоту зарур.

“Республикадагы хәлгә килсәк, гыйнвар-май айларында юл-транспорт һәлакәтләре кимегән. Бу бөтен институтлар һәм ведомстволар бердәм эшли, дигән сүз, юллардагы хәвефсезлек Дәүләт автоинспекциясе өчен генә мөһим түгел икәнлеген аңлый башладылар”, — ди Динар Гыйльметдинов. Биш ай эчендә республикада 1 мең 291 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Былтыргы чор белән чагыштырганда, 12 процентка кимрәк. Анда 136 кеше һәлак булган (30 процентка азрак) һәм 1 мең 617 кеше имгәнгән. Балалар һәм үсмерләр катнашлыгында 114 вакыйга теркәлгән, ике бала һәлак булган, 118е җәрәхәтләр алган.

Юлларда аварияләр саны кимүенә фото- һәм видеокүзәтү камералары урнаштыру да ярдәм итә. Киләчәктә һәр торак пунктта камера булачак, диләр. Быел Дәүләт автоинспекциясе Салават шәһәрендә генә дүрт “Кречет” видеокүзәтү комплексы урнаштырган. Алар Нефтекама, Октябрьский, Туймазы шәһәрләрендә дә куелачак. “Яшерен патруль” кертү дә үзен аклый. Көн саен ул кагыйдә бозуның 15-20 очрагын терки. Суд инстанцияләре дә закон бозучыларга карата карарларын катгыйлата. Ни­гездә алар штрафка тарттырыла, водитель таныклыгыннан мәхрүм ителә һәм 200-400 сәгать административ эшкә кушыла.

Медицинада авыруны дәвалауның беренче коралы — сүз, диләр. Кызганычка каршы, тәртипсез водительләрне сүз белән генә ипкә китереп булмый, аларга карата штраф, кулга алу кебек тәэсирлерәк чаралар кулланырга туры килә. Бүгенге инспекторга төп бурыч­ларын үтәүдән тыш эзләүче дә, тикшерүче дә, һәм, әлбәттә, психолог та булырга туры ки­лә. Бу хезмәт башка бер җирдә дә бул­маганча, халык белән тыгыз элем­тәдә эшли. Ел саен республика дәүләт автоинспекторлары тарафыннан ике миллион ярым административ хокук бозу очрагы ачыклана.
Бүген Дәүләт автоинспекциясе — техник яктан җиһаз­ландырылган көчле хезмәт. Тәүге урам кагыйдәләрен көйләүчеләр еллар үтү белән шәһәрләр автопаркларының никадәр зураячагын күз алдына да китермәгәндер. Ләкин узган гасырның 30нчы елларындагы хезмәткәрләрнең һәм бүгенге инспек­тор­ларның күзгә бәрелеп торган аермалыкларына карамастан, аларның төп максаты юл хәрәкәтендә катна­шу­чыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау булып кала.
Читайте нас: