Далай-лама XIV 1935 елның 6 июлендә кечкенә Такцер авылында уналты балалы гаиләдә тугызынчы булып дөньяга килгән. Өлкән абыйсы, Тхубтен Джигме Норбу, югары лама Такцер Ринпоченың реинкарнациясе булып таныла һәм Тибеттагы киң билгеле Кумбум монастыренә җитәкчелек итә. Тагын бер абыйсы Лобсанг Самтен – монах.
1909 елда Далай-лама XIII Такцер авылында була, биредәге матурлыкка соклана, монда тагын килергә теләге булуы турында әйтә. 1937 елда Далай-лама XIII вафат булгач, аның реинкарнациясен эзләп Такцер авылына ламаларның махсус төркеме килә. Алар ике яшьлек Лхамо Тхондрубка вафат булган Далай-ламаның шәхси әйберләрен күрсәткәч, малай: “Алар минеке!” – ди. Шул рәвешле ул Далай-ламаның реинкарнациясе булып таныла.
Такцер авылы Кытай карамагында була. Тибет хөкүмәте озак вакыт сөйләшүләр алып барганнан соң, 1939 елның 10 июлендә 4 яшьлек Лхамо зур кәрван белән Тибет башкаласына юллана. Өч айдан кәрван Лхас шәһәренә килеп җитә. 1940 елның 22 февралендә Тибет дәүләтенең башкаласы Лхаста Далай-лама тәхеткә утыртыла. Лхамо Дхондрубка яңа исем бирелә — Чжецун Чжампел Нгагванг Ешэ Тэнцзин Гьямцхо.
Далай-лама 6 яшьтән 25 яшькә кадәр дини белем үзләштерә һәм, 20 мең галим-монах алдында имтихан тотып, геше-лхарамба (“буддачылык философиясе докторы”) гыйльми дәрәҗәсенә ия була.
1949 елда Тибет-Кытай мөнәсәбәтләре катлаулана. Далай-лама 1959 елның 17 мартыннан Һиндстанның Дхарамсале шәһәрендә (Химачал-Прадеш штаты) яши.
1987 елның сентябрендә Далай-лама “Ахимса зонасы” (Тынычлык зонасы) сәяси программасын тәкъдим итә, Тибетны барлык төрле коралдан азат итәргә чакыра. Шушы план өчен 1989 елның октябрендә Далай-лама XIV Нобельнең тынычлык премиясен ала.
Далай-лама 1979, 1982, 1986, 1991, 1992, 1994, 1996 һәм 2004 елларда Русиядә булды.