+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мул җимешле иҗатчы

Журналист Равил Карамовка – 75 яшь.Мин аның белән, ягъни якташым Равил Карамов белән, шактый иртә таныштым. Урындагы радио һәм Башкортстан радиосы аша сөйләгәнен ишетеп, әнием әйтә торган иде: “Әнә минем сабакташ сөйли. Дүртөйле урта мәктәбендә укыганда, ул укучылар комитеты рәисе булды, мәктәп стена гәзитен чыгаруда да катнашыр иде”. Ә инде район гәзитен укыганда әтием: “Бу санда да Равил Кара­мовның мәкаләсе бар, әйдәгез әле, бергәләп укыйк”, – дип, әнкәй белән мине үз янына чакырыр иде.

Ә еллар үткәч, мин якташ абыйның юлын кабатладым кебек: мәктәптә — җәмәгать эшләре, югары сыйныфларда укыганда район гәзитенә мәктәп һәм авыл тормышыннан хәбәрләр җибәреп тордым. Аларның күпчелеге басыла башлагач, күңел үзеннән-үзе күтәрелеп китте. Бераздан “Кызыл таң”га да мәкаләләр язып карарга җөрьәт иттем. Кыскасы, үткән гасырның 80нче еллары уртасында мин кайчандыр буй җитмәс, инде республикада киң танылу алган журналист Равил Карамовның артыннан куып җиттем: ул – “Кызыл таң”да бүлек мөдире, ә мин – авылдашым Радик Шәехов белән авыл хуҗалыгы бүлегендә әдәби хезмәткәр.

Хәзер инде ул хаклы ялда, хәер бусы рәсми рәвештә генә, ә чынында кулыннан каләме төшкәне юк. Хәтерегездәме, Анатолий Карпов шахмат буенча дөнья чемпионы исемен яулагач, болай дигән иде: “Мин уйнаучы шахматчы булып калачакмын”. Ул сүзендә торган кебек, Равил абый язышучы журналист булып кала. Шул рәвешле ул замандашларыннан аерылмый, бүгенге буынга игелекле хезмәт күрсәтә.

Бу көннәрдә Равил Карамов үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый. Мондый очракта юбилярдан интервью алу бик фарыз да бит, ә мин еллар буе очрашып, аралашып, берчә фикер уртаклашып, берчә бәхәсләшеп йөргәннәрдән күңелдә һәм хәтердә калганнарны сорау һәм җавап рәвешендә сүтәргә булдым.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН,
Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.


Олег Төхвәтуллин (О.Т.): Без – якташлар. Икебез дә Дүртөйле районыннан, син – Тәкәрлектән, мин – Мәмәделградтан. Әйтүләренә караганда, “град” кушымтасын Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйлә­неп кайткан авылдашлар өстәгән: Ленинград, Сталинград шәһәрлә­рен фашист илбасарларыннан азат итүчеләр булган алар. Ә менә Тәкәрлек исеме каян килеп чыккан һәм синең журналист булып китүе­ңә берәр кагылышы бармы?

Равил Карамов (Р. К.): Безнең авыл кыр ягына урнашкан, урманнардан ерак. Шуңа күрә ягулык әзер­ләү урындагы мөмкинлекләргә нигез­ләнгән. Мәсәлән, җәен көтүлек­тән сыер тизәге җыя идек, кулга кө­рәк-сәнәк тотарлык булгач, ике-өч чакрым ераклыктагы күл буена торф әзер­ләргә йөри идек. Ул вакытта сирәк­ләнә башлаган агачлыкта кошлар да сайрый иде әле. Ә бер төр­леләре: “Тә-кәр-лек, тә-кәр-лек”, — дип аваз сала. Күңелебез булганча тыңлый­быз. Өлкәннәрдән авылыбыз исеме турында тирәнтен белешмә кирәк идеме? Юк, әлбәттә. Дөрес, авылыбыз зур түгел, мәктәбе дә башлангыч кына, җидееллыкка Гөбе­лекөчек авылына йөрдек. Һәркөн җәяүләп. Ә инде якындагы урта мәктәп – район үзәге Дүртөйледә. Анда инде яшәп укыдык, әти-әни йортына ял көннәрдә генә кайтмалы. Агыйдел буена урнашкан Дүртөйле авылы шактый зур, тарихы аеруча бай: Гражданнар сугышы чорында бер — аклар, бер кызыллар кулына күчкән. Без үскәндә биредә аз­мы-күпме сәнәгать предприя­тие­ләре шәһәр күренешен хәтерләтә иде. Әйе, укып йөрибез: “А” сыйныфында — район үзәге малайлары һәм кызлары, “Б”, “В” сыйныфларында – авыл­лардан килгәннәр. “А”лар яхшырак та киенгән, урысча да шартлатып сөйләшә. Өйләрендә радио сөйләп тора. Безнең авылда, мәсә­лән, Уфа һәм Мәскәү мин 10нчы сыйныфта укыганда гына аваз бирде. Әйе, мине, җидееллык мәктәптән җибәрелгән характеристикага карап, укучылар комитеты рәисе итеп сайладылар, ә инде стена гәзитен чыгаруда, гомумән, катнашмый кала алмый идем.

“А” сыйныфындагы ике егет: берсе – Вил Казыйханов, икенчесе – Эдуард Әгъзамов, гәзиткә төрле темага мәка­ләләр “агызып” кына тора. Бервакыт Вил: “Равил, сиңа район гәзи­тенә язы­ша башларга бик вакыт”, — димә­сенме?! Әйе, алар инде икесе дә унын­чыда укый, ә мин сигезенчедә генә. Шунда гына район гәзитендә ара-тирә күргәләп калган автор­лар­ның шушы егетләр икәнлегенә тө-шендем. Җитмәсә, Вил өстәп тә куйды: “Син бит авылдан, анда хәбәрләр бигрәк тә күп. Яз!” Беренче мәкаләм авылыбызда китапханә юклыгы турында иде. Калтырана-калтырана редакция ишеген ачып кердем. Мин кыюсызны бик җылы каршыладылар. Дәфтәрнең бер битен алып торган мәкаләмне карап чыктылар да кемлегем, нишләвем турында белеш­те­ләр. Ахырда: “Калә­мең бар, киләчәктә дә язышып тор”, — дип фатыйха бир­деләр. Алдагы елда авылыбызда ки­тапханә ачылды. Менә бит гәзит сү­зе­нең көче!

Сигезенче сыйныфны тәмамла­ганда мин инде “Кызыл таң” биекле­ген дә яулый башладым. Вил белән Эдуардтан ник калышырга, янәсе? Мәктәп тормышыннан хәбәрләрне яудырабыз. Шунысы: бер-беребез бе­лән “син бусын, мин тегесен” язу ту­рын­да киңәшләшмибез. Күп тә үтми, бу киңәшне бирергә дип, редакциядән Рәхим Суфиянов килде. Ул хатлар бүлегендә эшләгән журналист иде. Өчебезне дә мәктәп директоры бүл­мәсенә чакырдылар. Суфиянов абый әйтә: “Язышуыгыз хуплауга лаек, тик бер үк хәл-вакыйга турында өчегез дә язмагыз, чиратка куегыз!” Без моны аңладык һәм мәктәп тормышыннан хәбәрләр язуда билгеле тәртип урнаштырдык.

Урта мәктәпне тәмамлар алдыннан район гәзите редакциясендә: “Син бездә эшләячәксең”, — дип ышан­дырдылар. Урын бушаганчы, башка берәр җирдә эшләп торырга киңәш иттеләр. Клуб мөдире, комсомол комитеты секретаре булып эш­ләгәндә, азмы-күпме тормышны өй­рән­дем кебек, бусы бәхәссез. Редак­циягә әдәби хезмәткәр сыйфатында чакырдылар. Күңел биреп эшләдем. Аннары Башкортстан дәү­ләт университетына укырга кердем. Вил һәм Эдуард хәзер инде бу уку йортын тәмамлауга якынлашып килә. Укый башлап, ике-өч көн дә үтмә­гәндер, болар мине, ай-вайга карамыйча, факультетның татар стена гәзитенә мөхәррир итеп тәкъдим ит­теләр. Шуңа канәгатьмен: байтак сабакташларыма гәзит җене ошбу “басма”да башланды, алар республи­ка һәм район гәзитләрендә үзлә­ренә эш урыны тапты.

Ә инде үземә килгәндә, Совет Армиясендә хезмәт иткәндә дә гәзит чыгару вазыйфасы бик җиңел йөклә­телә иде. Елга 1-2 тапкыр бер ватман зурлыгында гына дөнья күргән солдат гәзитләре ай саен өч ватманны били башлады. Хәбәр язу осталары белән бергә, рәсем төше­рергә маһир егет­ләр дә җитәрлек иде.

О. Т.: СССР Журналистлар бер­ле­генә дә шактый иртә алынган­сың төсле. Бу турыда да искә төшерик әле.
Р. К.: Район гәзите редакциясендә эшләгәндә, БАССР Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре Камил Гыйрфанов килгән иде. Ул редак­ция­дә һәм гомумән районда исемле бер журналист та булмавын әйтеп, безне бүгеннән бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды. Өлкән яшьтәге­лә­ребез: “Безгә соң инде” диеште, ә үз­лә­ре миңа күрсәтә: “Аны алганда да ярый”, янәсе. “Бик дөрес!” – дип хуплады Гыйрфанов абый һәм “Мин бит әле яшь” диюемә карамастан, кирәкле материалларны туплап та өлгерде. Шул елны Башкортстан дәүләт университетына укырга кердем. Берничә ай үткәч, Камил Гыйрфанов тантаналы төстә миңа СССР Журналистлар берлеге әгъзасының бик тә дәрәҗәле билетын тапшырды.

Бу вакыйга уңае белән сабакташларым чын күңелдән котлады. Тик декан урынбасары гына чакырып болай диде: “Менә син СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, ә без университетта андый һөнәрманнар әзер­ли алмыйбыз, без укытучылар гына чыгарабыз. Димәк, сез безгә – уни­вер­ситетка – ялгыш килеп эләк­кәнсез, башка берәүнең урынын биләп торасыз”. “Фәлән Фәләнович, минем фи­­­лология факультетына укырга ке­рүемнең төп максаты шул – югары бе­лем алу. Укытучы булырга җыен­мавым турында дөрес чамалыйсыз”. Абзыебызга бу җавап ошады төсле, ул миңа укуда уңышлар теләп калды.

Армиядә чагымда хәрби округ гә­зитенә дә язышып тордым. Бер кү­ләмле генә материал ахырына исем-фамилиядән соң “гвардия өлкән сержанты, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы” дип куйган идем. Хатны алып укыгач, редакция хезмәткәре аптырашта кала: ничек инде сроклы хезмәт сержанты СССР Журналистлар берлеге әгъзасы була ала? Ул безнең командирга шалтырата, ә ул: “Шулай кебек, әмма мин төгәл генә әйтә алмыйм, көтегез, хәзер сезне үзе белән тоташтырам”, — ди. Хәрби гәзит хәбәрчесе белән сәламләштек. Ул мин язган материалны хуплавы турында әйтте, “СССР” дигәнгә килеп җитте. Мин расладым, ә ул билет санын әйтүем­не сорады. Журналистлык билетым гимнастерка кесәсендә хәрби билет белән бергә йөри. “Ә” дигәнче телефон чыбыгының теге очындагы кешегә билет санын әйтеп тә бирдем. Күрәсең, тәмам ышангандыр, басылып чыккан мәкалә астында төзәтмә юк иде.

О. Т.: Равил абый, соңлап булса да, мин синең армиядән язган “Саумы” циклындагы очеркла­рыңны укыдым. Аларның язылу тарихы ничегрәк булды?

Р. К.: Шактый кызыклы дип әйтер идем. Мин Украинаның Шостка шә­һәрендә хезмәт иттем. Ул вакытта кино тасмаларын Союзда фәкать ике шәһәрдә — Казанда һәм Шосткада чыгаралар иде. Беренче тапкыр уволь­­нениега чыктым. Сүз дә юк, шә­­һәр белән танышам. Хезмәт ал­дын­гылары аллеясын карап йөр­гәндә, бер портрет астында шундый сүзләр укыдым: “Гарипов Шәриф Әгъзам улы”. Шунда, бу кеше татар, яисә баш­­корттыр, Башкортстаннан яисә Татарстаннандыр, дигән уй башка килде. Без бит инде шәһәргә ял көн­не генә чыгабыз, ә эзләнергә, теге яки бу учреждениегә барып беле­шергә юл ябык. Әмма бу фамилия миңа тынгылык бирмәде: табарга! Уфага бер кайтуымда китәр алдыннан бер дусларда булдым. Кичләтебрәк күршеләреннән бер апа да керде. Солдатны күреп, хәл-әхвәл сораша башлады. Үзенең Дүртөйле районы­ның Көшел авылында туып-үсүе турында әйткәч, мин Шостка шәһәрендә хезмәт итәм, диюем булды, апа: “Бәй, анда минем бертуган агам яши”, — димәсенме?! Мин шунда ук: “Гарипов Шәриф түгелме?” — дип сорадым. “Ә син каян беләсең?” — “Әгәр сезнең туганыгыз икән, бер­ничә тапкыр инде аллеяда мин аның рәсемен карап үттем”. Көтмә­гәндә табылды да куйды якташым. Адресын алдым, хәтта мин хезмәт иткән часть та, Гарипов та бер үк Карл Маркс урамында икәнбез. Кайтып җиткәч, шәһәргә беренче чыгуымда ук шул адрес буенча киттем. Озак ишек шакырга туры килмәде, “ә” дигәнче бер агай ачып та өлгерде һәм сорады: “Равилме?” Баксаң, ул Уфадагы сеңлесеннән әле генә хат алган да, мине юллап чыгарга әзер­ләнеп беткән. Менә шуннан китте танышлык һәм, әлбәттә, миңа – журналистка – аллея герое белән кызыксынмау мөмкин түгел иде. Менә шул рәвешле “Саумы” циклы башланды да инде: “Саумы, якташ!” Аннары “Саумы, әткәй!”, “Саумы, әнкәй!”, “Саумы, Баймак!”, “Саумы, яшьтәш!” һәм башкалар булды.

“Саумы, Баймак!”ны чын мәгъ­нә­сендә үзем тудырдым. Мин батальон партбюросы әгъзасы идем, миңа яшь солдатлар белән эшләү бурычы йөкләтелгән. Алар арасыннан партия әгъзалыгына лаеклыларны табу. Башкортстан егете Марат Латыйпов үзенең хәрби һөнәрне тырышып үзләштерүе, ротада активлыгы белән күзгә нык чалына. Икәүдән-икәү генә сөйләш­кәндә әйттем: “Марат, сиңа партиягә керү турында да уйларга вакыт”. Ә ул моңа каршы: “Мөмкин тү­гел, партиягә намуслы, гадел ке­шеләр генә керергә тиеш. Ә мин алай була алмыйм, чөнки, син кайда туган­сың, әти-әниең кем, дип сорасалар, мин җавап бирә алмыйм. Мин кеч­кенәдән үк балалар йортында тәр­бияләндем. Тамырларымны белми торып, бу хакта сүз булуы да мөмкин түгел”, — дип тезә салды.

Мин инде Шәриф Гарипов якташ­ның эзенә төшү тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, җитмәсә, журналист, Уфадагы тиешле органнарга хат яздым. Берсе артыннан икенчесен, өченчесен яудырам гына. Ике ай да үтмәгәндер, элеккеләреннән аермалы буларак, бу юлы бик төгәл җавап хаты алдым. Марат Баймак районында туып-үскән, авылы һәм әти-әни­сенең исем-шәрифләре күрсә­телгән. Егетебез үрле-кырлы килеп сөенде. Хезмәт итү вакыты шактый озак әле. Мин командирга барып, Марат Ла­тыйповның язмышы турында сөйлә­дем. Ә ул: “Да-а”, — дип сузды. Миңа шул гына кирәк иде: “Иптәш подполковник, Маратка кайтып килер өчен отпуск бирергә киңәш итәм, үтенеп сорыйм”. Ул арада булмады, бүлмәгә командирның сәяси эшләр буенча урынбасары һәм партбюро секретаре керде. Хәлне янә сөйләгәч, отпуск ту­рында мин бер сүз дә әйтмәстән, алар: “Иптәш подполковник, егеткә иртә­гәдән отпуск бирүе­гезне сорыйбыз!” — димәсеннәрме?! Менә шулай, Марат туган ягында – Баймакта йөреп килде. Тәрҗемәи хәлендәге ак тапларны бетереп, бик күп кар­дәш-ырулары белән танышып. Ә миңа “Саумы, Баймак!” дигән очерк язудан башка чара калмады.

Сүз уңаенда шуны да әйтим. “Саумы, якташ!”ның герое Шәриф Гари­пов­ның гаиләсе өч бүлмәле фатирда яши иде. Дөрес, бер бүлмәсендә – партизан хатын. Кысынкылык бар. Бервакыт партия шәһәр комитеты­ның икенче секретаре Кузнецовның да Башкортстаннан булуын ачыкладым. Күпмедер аралашканнан соң, шәһәр урамын портреты бизәгән Гарипов якташының көнкүреш хәлен җиткердем. Бераздан партизан хатынга бер бүлмәле фатир бирделәр.

“Саумы” циклындагы барлык очерк­лар да “Кызыл таң”да Таһир Ахунҗанов мөхәррирлек иткән чорда чыкты. Күрәсең, алар аңа ошаган һәм үзенең минем турыдагы бер язмасын ул “Саумы, иптәш мөхәррир!” дип атаган иде. “Сельские узоры” журналында мин мөхәррир чагында, әлбәттә.

О. Т.: Быел синең матбугатка – район һәм республика гәзитләре­нә языша башлавыңа 60 ел тулды. Башкортстан радиосында һәм телевидениесендә дә штатта торып ун еллап эшләдең...

Р. К.: Хәрби хезмәт һәм университет елларын исәпләмәгәндә, штатта торып район гәзите һәм “Кызыл таң” белән “Совет Башкортостаны” гәзит­ләре редакцияләрендә — 15 ел, “Сельские узоры” журналында, радио һәм телевидениедә 20 ел эшләдем.

О. Т.: “Кызыл таң”дагы эшеңне халык язучысы Нәҗип Асанбаев­ның журналистлар белән очрашуда болайрак характерлаганы хә­тердә: “Равил Карамовның материалларын партия өлкә комитетында көтеп алалар иде”...

Р. К.: Абзыебыз чак кына арттырмады микән? Мин бу сүзләрне ишет­кәч, 20 ел өлкә комитеты секретаре булып эшләгән Таһир Ахун­җановтан сорадым: “Дөресме?” “Кө­теп алулары шул иде: тагын кайсы шәһәр яки район комитетының эш стилен астын-өскә китерер икән? Берничә беренче секретарьны синең өч хаттан торган (өч хат авторның үз эш стиле) мәка­лә­ләрдән соң бушаттылар”, — дип җаваплады ул. Ә менә берсе бе­лән, минемчә, тоткарлык ике-өч айга сузылды. Обкомга мин дә чыкмыйм, ан­нан да дәшүче юк. Ә көннәр­дән бер көнне мәдәният сараена киңәш­мәгә чыгып китәр алдыннан гына өл­кә комитетыннан ре­дак­циягә хәбәр килде. Анда мин тәнкыйтьләгән рай­комның эшчәнлеге өлкә комитеты бюросында каралуы һәм эшне тие­шенчә оештыра алмаган өчен беренче секретарьның эштән бушатылуы турында әйтелгән иде. Яхшы кәеф белән киңәшмәдә утырам. Менә тәнәфес игълан итте­ләр. Шунда мин Таһир Ахунҗанов белән очраштым. Аның беренче соравы шул булды: “Бюро карары белән канәгать­сезме?” Мин: “Бик үк түгел”, — дип җавапла­дым. Ялгышрак әйткәнемне сиздем, ләкин төзәтергә ашыкмадым. Еллар үткәч, ике пенсионер ошбу темага кире кайттык.

— Беләсеңме, Равил, тегеләре турында обкомда төрле-төрле комис­сияләр тикшергәннән соң язылган кә­газь­ләр җитәрлек иде. Синең язган­нарың соңгы нокта куярга этәргеч булды. Ә бу район турында өлкә комитетында ул-бу юк иде. Без аллы-артлы берничә комиссия җи­бәр­дек. Синең язганнарны дөрес түгел дип әйтүче юк, әмма кай­бе­рәүләре, берен­че секретарьны, шел­тә-фәлән биреп, эшендә калдырырга мөмкин, дип нәти­җә чыгара. Дөресен әйткәндә, ул секретарь белән озак еллар бергә эшләгән­лектән, шактый якын аралаша башлаган идем, хәтта кызын кияүгә биргәндә туйларында да катнаштым. Ләкин шушыларга карап, үз гәзитем кебек тойган басманың мин якын күргән, эшен бәһалаган журналистын батыра ала идемме? Аллам сакласын! Тикше­рүләр озаккарак сузылды, аның каравы, гәзит чыгышы өскә чыкты.
О. Т.: Шулай да тәнкыйть мәка­лә­­ләреннән соң чирканчык күп алырга туры килә идеме?

Р. К.: Мин үз гомеремдә бер генә чирканчыкны хәтерлим. 1957 елның сентябре, миңа 16 яшь кенә тулып кит­­­кән. “Кызыл таң”да карикатура бе­лән минем фельетонны басканнар. Сабакташлар “шәп тә шәп” ди. Ә мин аңламыйм, дөресрәге, мәкаләнең башын. Мин аны “Яңа машинаны котладылар” дип атаган идем. Сүз колхозга яңа “ГАЗ-69” машинасы алу шатлыгын су буенда олы табын дәрә­җә­сендә билгеләү турында иде. Кайтырга чыккач, болар елгага кереп бата, машинаны трактор белән өс­терәп чыгара һәм гаражга кайтарып куя. Бу хакта миңа колхозчылар сөй­ләде. “Кызыл таң” мәкаләнең башын болай үзгәрткән: “Яңа машинаны “юдылар”. “Шәп тә шәп” дигәннәргә эчемнән генә җавап бирәм: ничек ин­де юсыннар, пычракка баткан килеш гаражга кайтарып куйдылар лабаса. Гаеп үземдә булган: ул вакытта “юу”ның нәрсә икәнен белмәгәнмен.

Ләкин эш аның белән генә бет­мәде. Партия райкомы тәнкыйть материалын тикшерү өчен комиссия төзи. Әмма ул, алдынгылар рәтендә йөргән колхоз рәисен яклап, хәбәр­ченең материалы дөреслеккә туры килми, дип бәяли. Райкомда редак­циягә шундый җавап әзерләнүе турында ишетеп калдым. Нишләргә? Минем хәбәрчелек эшем шуның белән төгәлләнерме? Райкомның беренче секретарен күреп белә идем, кыюлыгымны җыеп, аңа киттем. Барысын да, ягъни, гәзиттә телгә алынмаган кырын хәлләрне дә сөйләп бирдем. “Яңа комиссия тө­зегез, аның составына район гәзите редакциясе хезмәткәрен дә алуыгызны сорыйм”, – дип әйтә алуыма еллар үткәч тә аптырый идем. Беренче секретарь тәкъдимемне кабул итте. Яңа комиссия тәнкыйть материалындагы фактларны тулысынча дөресләде. Ә инде партия райкомы бюросында чыгарылган карар гомердә дә онытылырлык түгел: колхоз рәисенә каты шелтә игълан ителә икән... киләчәктә аңа фә­кать ат белән йөрергә, дип акка ка­ра белән язалар. Киләчәк күрсә­түенчә, колхоз рәисе миңа ачу саклап йөрмәде. Димәк, ялгышын таныгандыр, дип уйладым.

“Кызыл таң”да эшләгәндә миңа шул билгеле булды: баксаң, урыс милләтеннән булган беренче секретарьлар минем тәнкыйть мәка­ләләрен тәрҗемә итеп, үзара таратып укыган икән. Миңа моны бер секретарь үзе әйтте һәм урысча текстларны күр­сәт­те.

“Сельские узоры” журналында эшләгәндә байтак галимнәр үз тик­шеренүләре буенча материаллар китерә иде. Укып карыйм да хәйран калам: ярый, шул өлкәдә эшләгән галим­нәр моны аңлар, ә киң катлам укучы? Авторга әйтәм: “Хөрмәтле иптәш! Сез бу материалны авылдамы, шәһәрдәме яшәгән әти-әниегез аңларлык һәм файдаланырлык итеп языгыз”. Диссертация яклаганда андый материал бармый”, диләр. Акрынлап кешечә язарга өйрәнделәр һәм диссертация советларында андый, кешечә, язылган мәкаләләрне кире какканнары турында бер хәбәр дә алынмады.
О. Т.: Ялгышмасам, син 10нчы сыйныфта укыганда ук эшче һәм авыл хәбәрчеләренең республика съездында катнашкансың. Хәте­реңдә ниләр сакланган?

Р. К.: Мөгаен, мин анда иң яше булганмындыр. Эшче һәм авыл хәбәр­че­ләреннән яшьләр күп кенә иде. Зур мәртәбәгә санап катнаштым бу съездда. Бер чыгыш ясаучы журналист гомерен шахтерныкы белән тиңләде, янәсе, бу юлны сайлыйсыз икән – уйланыгыз. Озын гомерле шах­терлар белән дә очрашырга туры килде, 90 яшен тутырган атаклы журналистларыбыз да бар. Мин инде район гәзитендә, радио һәм телеви­дениедә, авыл хуҗалыгы һәм фәнни журналда байтак еллар эш­ләсәм дә, гомер буе үземне “Кызыл таң”чы дип исәплим. Дүрт тапкыр аның еллык лауреаты булдым. Пенсия яшендә публицистик очерклардан алты китап чыгардым, кайбер­ләренең төп өлеш­ләре “Кызыл таң”да басылды. Укучы­ларның хуплавын тойдым, бик рәхмәт аларга.

О. Т.: Бер утыруда гына Равил Карамовның 60 еллык журналистлык иҗатына байкау ясау мөмкин түгел. Ул бәхетле: аның гомер бакый үз укучылары булды, хәтта аның язганнарын укыр өчен генә “Кызыл таң”га язылучылар да бар. Бу инде үзе генә дә юбилярга озын гомер теләү булып кабул ителергә хаклы. Сәламәт бул, якташым, остазым, сердәш-киңәш­чем, мәңге “Кызыл таң”чы Равил абый! Юби­леең белән, мул җимешле иҗатчы!
Читайте нас: