Мәрһәм Сабитов Илеш районының Череккүл авылында туган. Хезмәт юлын 1934 елда башлангыч мәктәп укытучысы буларак башлый, тулы булмаган урта мәктәп директоры була. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк хәрби сафка баса һәм Бөек Җиңүгә кадәр батырларча сугыша. Илеш район Советы рәисе урынбасары булып бераз эшләгәч, Башкортстан өлкә партия мәктәбендә укый, аны тәмамлаганнан соң Ярмәкәй һәм Чишмә район Советларына җитәкчелек итә. 1954 елда Мәрһәм Карам улы КПССның Салават район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1962-65 елларда КПСС өлкә комитетының төньяк-көнчыгыш зонадагы парторгы, Салават колхоз-совхоз идарәсенең партком секретаре була.
Мәрһәм Сабитов 1965-83 елларда Авыргазы районына җитәкчелек итте. Бу чорда колхозларның матди-техник базасы шактый ныгыды. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү, аларны дәүләткә тапшыру планнарын даими арттырып үтәгәне өчен район берничә тапкыр республиканың, РСФСРның, СССРның күчмә Кызыл байраклары белән бүләкләнде. М. Сабитов җитәкчелегендә капиталь төзелешләр актив алып барылды, район үзәгендә, һәр колхозда һәм предприятиедә күп типовой җитештерү, мәдәни-көнкүреш объектлары, мәктәпләр, дәваханәләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, клублар, торак йортлар төзелде, авылларга газ кертелде, юлларга асфальт җәелде, Гафури районыннан магистраль суүткәргеч сузылды. Нәкъ ул эшләгән елларда Авыргазы республикада алдынгы районнар сафына басты, аның арытаба үсүе һәм чәчәк атуы өчен нигез салынды.
Мәрһәм Сабитов төрле дәрәҗәдәге партия, совет, хуҗалык кадрларын яшьтән сайлап алуга, тәрбияләүгә, белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирде. Ул үстергән кадрлар арытаба башка районнарга уңышлы җитәкчелек итте, республика дәрәҗәсендә җаваплы вазыйфалар башкарды. Аның дәверендә бригадирлар Гатфан Сафин, Николай Никитин, агроном Рәшит Диваевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Алдынгы районның абруйлы җитәкчесенең үзенең дә хезмәте лаеклы бәяләнде. Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Почет билгесе” орденнары, бихисап медальләр белән бүләкләнде. КПСС өлкә комитеты әгъзасы, БАССР Югары Советы депутаты, КПССның XXIV һәм XXVI съездлары делегаты булды.
Хатыны Мәкия Салихҗан кызы белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Роберт Уфа нефть институтын, кызлары Земфира педагогия училищесын тәмамлады.
67 яшендә пенсиягә чыккан Мәрһәм Карам улы гомеренең соңгы өч елын Уфада үткәрде, районыбыз белән элемтәне өзмәде, аның уңышларын һәм проблемаларын белешеп торды. 1986 елда вафат булгач, үзенең васыяте буенча Авыргазы районы Исмәгыйль авыл биләмәсенең Уксынны авылы зиратында җирләнде. Еллар үткәч хатыны да, улы һәм кызы да аның янәшәсендә мәңгелек йокыга талдылар.
Авыргазылылар данлыклы шәхесне һәрчак олы ихтирам белән телгә ала. Күптән түгел район үзәгендә “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә аның олуг юбилеена әзерләнү турында сүз алып бардылар. Түбәндә анда катнашкан берничә ветеранның чыгышыннан өзекләр китерелә.