Санкцияләрдән куркып, Япония дә китларны саклау хакындагы килешүгә кул куя, ләкин кит һәм дельфиннарны юк итүдән бу илнең бүгенге көнгә кадәр тукталганы юк. Әлеге хайваннарны японнар “фәнни тикшеренүләр өчен тотабыз” ди, тик кит ите кыйммәтле рестораннарга озатыла.
Дөньяда кит һәм дельфиннарның азаюы аларны ит өчен аулауга гына бәйле түгел, бу диңгез хайваннарының дельфинариум, океанариум, циркларга озатылганнары да бихисап.
Русиядә кит, дельфин һәм тюленьнарның берничә дистә төре теркәлгән. Аларның да күпләре югалу чигендә, шуңа күрә Русия Федерациясе һәм Халыкара табигатьне саклау берлеге тарафыннан Кызыл китапка кертелгән.
Китларның төрләренә килгәндә, аларның мыеклы һәм тешлеләре бар. Мыеклыларының авызында зур пластиналар урнашкан, шулар аша алар планктон һәм вак балыкларны сөзеп туклана. Планетабыздагы иң зур җан иясе булган, кайберләренең авырлыгы 200 тоннага җиткән зәңгәр кит шушы төргә карый. Ә менә тешлеләре зур балыкларны да рәхәтләнеп ашый. Китның бу төренә кашалот, касатка, диңгез дуңгызлары һәм дельфиннар керә.
Дельфин дигәннән, бу сөйкемле, илгәзәк су хайваны адәм балаларын үзенең акыллылыгы белән гаҗәпкә калдыра. Беркем өйрәтмәсә дә, ул суга батып баручыларны коткара белә, бала-чага белән уйнарга ярата. Хәтта соңгы вакытта медицинада “дельфинотерапия” дигән юнәлеш тә барлыкка килде: традицион дәвалау ысуллары ярдәм итмәгән кайбер очракларда авыру балаларның психикасына дельфиннар белән аралашу зур файда китерә.
Дельфиннарның йөрәкләре, баш миләренең күләме, үпкәләре дә кешенекенә охшаш, ди галимнәр. Алар үзара ультратавыш ярдәмендә аралаша.