+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июль 2016, 02:00

Черниково, Черниковск, Черниковка...

1906 елда дәүләт указы һәм воевода М. В. Годунов приказы нигезендә Себердәге хезмәте өчен С. Аничковка Шугуровка елгасы буенда җир бирелә. Шул рәвешле Уфа шәһәр-кальгәсе янындагы җирләр үзләштерелә башлый. Күченеп килгән урыс крестьяннары җир эшкәртү, игенчелек белән шөгыльләнә. Авылларга аларның хуҗаларының исемнәре бирелә: Аничково, Калловка, Бонье, Черниковка...

Черниковка авылының хуҗасы – патшага тугры хезмәт иткән өчен җир биләмәсенә ия булган капитан Иван Черников. Тарихчыларның икенче фаразы буенча, Черниково авылы (XVI гасыр азагы) воевода Михаил Нагойның ярдәмчесе, Түбән Новгородта туган бояр улы Иван Черников-Онучин хөрмәтенә аталган.

1877 елгы Русия империясе торак пунктлары белешмәсендә бирелгән мәгълүматларга караганда, Черниковка Уфадан 11 чакрым ераклыкта урнашкан, авылда 12 хуҗалык булган, 28 хатын-кыз һәм 28 ир-егет яшәгән.
1922 елга кадәр бу территория Уфа өязенең Богородское волостена кергән.

Уфа янында мотор һәм казан-турбина заводлары төзү белән бәйле БашЦИКның Кече Президиумы 1931 елның 23 декабрендә “Черниковский” дигән поселок Советы оештырырга карар итә. 1936 елда бу территорияләр Уфага кушыла, ә Черниковск поселок Советы үзәге Моторное авылында булган Черниковск район Советы итеп үзгәртелә. Уфаның яңа Сталин районы шулай барлыкка килә, 1941 ел башына ул эре сәнәгать районына әверелә.

Әлеге Черниковка — “Сталин ампиры” архитектура тыюлыгы. Сугыштан соңгы елларда биредә мәһабат йортлардан, биналардан торган тоташ яңа урамнар барлыкка килде. Черниковканың баш архитекторы – М. Н. Куприянованың иҗат җимеше Беренче май (беренче аталышы – Яңа, аннары – Сталин) урамында аеруча нык чагылыш таба. Ул Җиңү паркыннан Беренче май паркына кадәр өч километрга сузыла. Беренче май урамындагы монументаль бинаны “Җиңү” кинотеатрын (1946 елда төзелгән, архитекторы С. И. Якшин) немец хәрби әсирләре төзегән. Урамның ике ягында уңайлы торак кварталлары калкып чыга. “Восьмиэтажка”лар — Уфаның иң беренче күпкатлы йортлары. 50нче еллар ахырында “Сталин хором”нарын төзү туктатыла һәм Беренче май урамында “Хрущев тартмалар”ы төзелә башлый.

Төбәктә бик күп сәнәгать предприятиеләре эшли, аларда меңнәрчә кеше хезмәт сала, шәһәр Советы башкарма комитетына үзәктән 15-20 километрда урнашкан район белән идарә итү шактый катлаулаша. 1944 елның 5 декабрендә РСФСР Югары Советы Президиумы указы белән Уфаның Сталин районы Черниковск шәһәре итеп үзгәртелә.

Сугыштан соңгы елларда шәһәрнең территориясе дә, анда сәнәгать предприятиеләре саны да үсә, аны районнарга бүлү ихтыяҗы туа. Шәһәрне үстерү һәм төзү проекты 1942-43 елларда ук Одессадан эвакуацияләнеп килгән архитектор В. Л. Фельдштейн тарафыннан тәкъдим ителгән була. РСФСР Югары Советы Президиумының 1952 елның 25 февра­лен­дәге указы белән Черниковск шәһәре Сталин, Калинин һәм Орджоникидзе районнарына бүленә.

Бу вакытта Черниковск шәһәренең чикләре Уфага нык якын килә. Шул сәбәпле алар берләштерелә дә инде. БАССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 24 июлендәге указы нигезендә Уфа һәм Черниковск берләштерелә.

Хәзер Черниковка — башкалабызның Калинин һәм Орджоникидзе районнары. Биредә эре сәнәгать предприятиеләре, социаль-көнкүреш һәм мәдәни объектлары, уку йортлары урнашкан.
Читайте нас: