+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июль 2016, 02:00

Таш гасырдан — бүгенгә кадәр

СССР чорында озак еллар мартта һәм июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп килгән сәүдә хезмәткәрләре көне 2013 елда ил Президенты карары белән июльнең дүртенче ялына күче­релде. Русиядә бу көнне бик күпләр бәйрәм итә, чөнки статистика күрсәтүенчә, бу өлкәдә уртача 12 миллион кеше эшли, бу исә бөтен ил халкының 17,7 процентын тәшкил итә.

Археологлар билгеләвенчә, сәүдә таш гасырда ук барлыкка килгән, ул вакытта кешеләр төрле әйбер­ләрен, ашамлыкларын бер-берсе белән алмашкан. Ә акча барлыкка килгәч, кешеләр арасында товар-акча мөнәсәбәтләре барлыкка килгән.

Бүген исә сәүдәгәрләр җитеш­терүчеләр һәм кулланучылар арасында бәйләүче звено булып тора. Соңгы елларда сәүдә тиз үсә, аеруча күмәртәләп сату. Шулай ук бүген читтән торып, ягъни дистанцион Интернет аша сәүдә итү алга киткән. Монысы исә сатып алучылар өчен аеруча уңайлы: беренчедән, товарны өйдән чыкмыйча сатып алып була, икенчедән, ул һәрвакыт 10-15 процентка арзанрак. Сәүдә турында сүз йөрткәндә мәгълүмати техноло­гияләрнең алга китүен дә атап үтми булмый, моңа исә бигрәк тә кесә телефоннары базары ачык мисал, биредә терминаллар аша акча түләү күптән үз-үзен аклады.

Шунысын да әйтергә кирәк: сәүдә хезмәткәрләре көнен сатучылар, менеджерлар гына түгел, ә халыкны хезмәтләндерү һәм торак-коммуналь хезмәтлән­дерүчеләр дә бәйрәм итә.

Беренче карашка гади булып күренсә дә, бу һөнәр җиңелләрдән түгел, ул һөнәр ияләреннән зур түзем­лек, сабырлык таләп ителә.

Тәтешле районында киң билгеле “Алисс” кибете хуҗалары, эшкуар Зарифҗановлар менә инде дистә еллар халыкка хезмәт күрсәтә. Бүген алар азык-төлек белән генә түгел, төзелеш материаллары белән дә сату итә. Эш инде гаилә бизнесына әйләнгән, Ришат Камил улы һәм Фларида Тәлгать кызының балалары да шушы өлкәдә, аеруча кызлары Алисаның уңышлары зур. Үзләрен арзан, сыйфатлы товар белән тәэмин итүче, кешелекле, кечелекле, бик күп иганә ярдәме күрсәткән Зарифҗановларга Тәтешле халкы рәхмәтле.

Сәүдәгәрләрнең календарьда тагы бер бәйрәме бар: май аенда Бөтендөнья гадел сату көне билге­ләнә. Белмим, бу көн турында сатучыларның үзләре ишеткәне бармы икән? Булмаса, белеп торсыннар: гадел сату итү, намуслылык — яхшы бизнесның нигезе.
Читайте нас: