Борынгы заманнардан кешелек күккә күтәрелергә хыялланып яшәгән. Очар кошларга карап, кешеләр дә һавага омтылган. Гомумән, кемнең генә күкләрне иңләп очасы килми?! Шуңа да берәүләр күктә очу турында җырлар чыгарса, икенчеләр хыялларын тормышка ашыру өчен парашют уйлап тапкан. Монысының тарихы кытайлылардан башлана. Күктән сикергәндә һавада тоткарлану максатында алар зонтка охшаган җайланма кулланган.
Ә инде беренче парашют XV гасырда ук легендар Леонардо да Винчи тырышлыгы белән барлыкка килә. “Парашют” атамасы исә француз теленнән алынган, ул “егылуны туктату” мәгънәсенә ия. Беренче парашют та Франциядә сынау үтә. 1797 елда Париж күгендә очкан һава шарыннан Горнерен дигән уйлап табучы үзе корган парашютта сикерә. Әйткәндәй, Русиядә беренче тапкыр парашют кулланучының фамилиясе билгеле түгел, әмма Александр исемле бу кеше теге француз Горнеренның укучысы саналган.
Рәсми рәвештә беренче урыс парашютына патент 1911 елда техник-механик Глеб Котельников тарафыннан алына. Әйткәндәй, Русиядә, электән килгән гадәт буенча, дөньякүләм бу ачышка тәүдә игътибар да бирелми. Совет чорында уйлап табучы парашютның техник сызмаларын хөкүмәт карамагына тапшыра, соңрак Котельников парашюты ышанычлылыгы белән киң таныла.
Очучылар арасында кулланылудан тыш, парашют яңа төр спортка да нигез сала. Үткән гасырның 30нчы елларында ул, бигрәк тә зур үсешкә ирешеп, гомум төс ала.
Парашютчылар көне Башкортстанда да киң билгеләнә. Моның өчен ныклы нигез дә бар, чөнки соңгы елларда парашют спорты республикада үсеш кичерә. БАССРда парашютчылар әзерләү Уфа аэроклубында 1934 елда ук башлана. Парашют спорты аеруча киң таралган төбәкләр булып Стәрлетамак, Күмертау, Сибай, Яңавыл шәһәрләре санала. Хәзерге чорда республикада парашют спортын үстерүдә Первушино аэрокомплексы әйдәүче булып тора.