+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 июль 2016, 02:00

Истәлекле көн

28 июльдә Русия Федерациясендә истәлекле дата – Русьны Чукындыру көне билгеләп үтелә. 988 елда борынгы Русь дәүләте тарафыннан, дәүләт дине буларак, христианлыкның кабул ителүе илнең үсеш юлына һәм Русия, якын чит ил этник җәмгыятьләренең социомәдәни оешуына әһәмиятле йогынты ясаган.

Безнең Ватанның тарихы шуны раслый: Русиядә оешкан мәдәни һәм дини төрлелек – бу халыкларның бетмәс рухи баю чыганагы, Русия дәүләтчелеге ныклыгының нигезе.

Соңгы ун елда Русия Федерациясендә халыкны әхлакый яктан тәрбияләү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармониягә салу, гаилә институтын ныгыту һәм җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү мәсьәләләрен чишүдә җәмгыятьнең дини институтлар белән конструктив мөнәсәбәте актив рәвештә үсә.

Башкортстан конфессияара татулык һәм дини-әхлакый нигезләре буенча төрле этномәдәни багланышлар тәҗрибәсенә ия. Борынгы бабаларның күп гасырлар дәвамында сакланган гореф-гадәтләре башкортстанлыларның рухи тормышларының аерылгысыз өлешенә әйләнде.

Христиан тәгълиматларын файдаланып, Урыс православие чиркәве республиканың мөселман руханилары белән бергә үсеп килүче буында югары әхлакый сыйфатлар, толерантлык, миһербанлылык принципларын тәрбияләүгә, җәмгыятьтә гаилә кыйм­мәтләре абруен күтәрүгә юнәлдерелгән мәгъ­рифәт­челек эшен алып бара.
Читайте нас: