+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 июль 2016, 02:00

Әйткән сүз – аткан ук

Бүген – PR белгеч көне.Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча менеджер — компания, аерым шәхес, яки товар, вакыйга хакында халыкта уңай фикер тудырып, шуны саклаучы белгеч. PR-менеджерлар махсус агентлыкларда да, компанияләрдә дә (эчке PR-менеджерлар) эшли.

Тамырлары тарих төпке­ленә тоташса да, пиар — егерменче гасыр феномены. Без­нең илдә ул 90нчы елларда сәяси юнәлештә көчәеп китә. Нәкъ менә шул вакытларда “PR-менеджерлар” дигән тө­шенчә тискәре төсмер ала, бу эш белән шөгыльләнүчеләр хакында принципсыз, максатларына ирешер өчен теләсә нинди ысуллар да кулланучылар дигән фикер тамыр җәя.

Ә чынлыкта исә, PR-менеджер — ул психология, социология, журналистика, маркетинг өлкәсендә белемгә ия булуны таләп итүче һөнәр. Әлеге белгечлеккә кемнәр килә дисезме? Санап үтелгән юнә­лештә укып, вуз дипломы алучылар PR-менеджерлыкка дәгъва итә ала. Әлбәттә, булган белеме өстенә кыска вакытлы курсларда PR өлкәсендә дәресләр алса, тагын да яхшырак.

PR-менеджерның вазыйфаларына килгәндә, алар әлегә кадәр анык кына беркайда да язылмаган һәм, беренче чиратта, эш бирүчедән тора. Гомумән алганда, бу һөнәр иясенең төп вазыйфаларына матбугат, радио, телевидение белән бәйләнеш кору, төрле текстлар, докладлар, презентацияләр әзерләү, матбугат конференцияләре, “түгәрәк өстәл”ләр, башка чаралар оештыру, аларда катнашу керә. Еш кына белгечнең бурычларына компаниянең сайтларында эшләү, типография, дизайн-студияләр белән хезмәттәшлек итү дә өстәлә.
PR-менеджерларга төрле һөнәр ияләре белән арала­шыр­га, сөйләшүләр алып барырга туры килә. Бүген төзе­леш компаниясе өчен хезмәт салсаң, иртәгә авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртүче предприятие брэндын булдыру өстендә тир түгәргә мөмкинсең. Бу иҗади, тапалмаган алымнар, үз өстеңдә берөзлексез эшләүне, төрле өлкәләрдә бе­ле­меңне камиләштерүне таләп итә. Зур җаваплылык та бар: бер хата белән моңа кадәр ирешкән барлык уңыш­ларың­ны сызып ташлау куркынычы хакында онытмаска кирәк. Халыктан, кулланучылардан килгән бер генә дәгъва да PR-менеджер тарафыннан игътибарсыз калдырылырга тиеш түгел. Компания, предприя­тиенең абруен, уңай имиджын саклау, потенциаль клиентлар­ның ышанычын яуларга ярдәм итү нәкъ менә аның бурычы бит. Яшерен-батырын түгел, товар рекламалау да шул ук пиарга керә бит инде.

PR-менеджер безгә, киң җәмәгатьчелеккә ни дәрәҗәдә кирәкле? Әллә инде бу һөнәр ияләре, аерым оешма, компа­нияләрнең ихтыяҗын канәгать­ләндерү өчен, халык күзенә төтен җибәрү исәбенә яшәүче-ләрме? Әлеге сорауга җавап эзләгәндә, тарихка мөрәҗәгать итү зыян булмас: Борынгы Греция, Борынгы Римда ук пиар белән шөгыльләнүче махсус кешеләр булган. Аларның халыкны властьтагыларның дө­рес сәясәт алып баруына ышандырырга, аңа буйсынырга өндәгәне билгеле. Борынгы Руськә килгәндә, киң җәмәгать­челек игътибарына “өстәге­ләр”нең теге яки бу карарын, мөһим мәгълүматны җиткерү өчен “глашатай”лар булган. Алар халык күп җыел­ган урыннарда, базар мәйданнарында, мәсәлән, кенәзнең яңа указларын укып ишеттергән. Соң­рак, илдә укый-яза белүчеләр саны арткач, алар язма рәвеш­тә махсус урнаштырылган такталарга эленә башлаган.

Русия үзе хакында чит илләрдә тискәре мәгълүмати фонны юк итү өчен 1660нчы елларда максатчан пиар эше алып баруы тарихи теркәлгән. Бу вакытларда безнең ил Европадан табиблар, кораб төзүчеләр, руда белгечләрен үзенә күпләп эшкә чакырган. Ә имиджы начар булган илгә кем килергә атлыгып торсын инде?

Бүгенге көн чынбарлыгына карасак, шуны күрербез: илебез компанияләренең ел саен пиархезмәтләр өчен күчергән чыгымы уртача 1,66 миллиард (!) доллар тәшкил итә. Русия Хөкүмәте 2007 елда Америкадагы Ketchum коммуникация компаниясенә, Русияне “Зур сигезле” рәисе сыйфатында пропагандалаганы өчен, 2 миллион долларга якын акча күчерә. Халыкара мөнәсәбәт­ләрдә уңай имиджын тудыру, икътисади ихтыяҗларын канә­гатьләндерү максатында башка илләр дә пиар хезмәтләрдән актив файдалана. АКШның де­мократик партиясендә егерменче гасырның 30нчы елларында ук пиар буенча советник вазыйфасы булдырыла. Ә 2000нче елга бу илдә 200 меңнән артык кеше пиар өлкә­сендә хезмәт сала. Димәк, сәяси аренада уңышка ирешү өчен дә пиар кирәк булып чыга. Шоу-бизнеста да, эшкуарлык өлкәсендә дә PR-белгечләргә ихтыяҗ зур.

“Кара пиар” дигәннәре дә үсеш алганнан-ала. Ул инде пиарның киресе: аның максаты — кемнеңдер булса (субъект, объект) репутациясен каралту, шул сәбәпле көндәшлектән сызып ташлау, бизнесын юк итү, бөлдерү. Сайлау кампаниясе чорында сәясәтчеләр арасында бер-берсенә каршы “кара пиар” оештыру киң таралган.

Әлеге термин безнең илдә барлыкка килсә дә, “кара пиар” чит илләрдә аеруча үсеш алган күренеш. Компания яки фирма товарының сыйфатсызлыгы турында гына түгел, аның җитәкчесе хакында да тискәре (ә кайбер очракта бөтенләй ялган) мәгълүмат таратыла. Тик “кара пиар” атамасы ничек кенә ямьсез булмасын, кулланучылар мәнфәгатен яклауда зур роль уйнарга мөмкин, ди белгечләр. Көндәш фирмалар ничек итсә итә, ә бер-берсе җитештергән продукция сыйфатын даими тикшереп тора, шул сәбәпле сыйфатка зыян китерүче кечкенә генә хилафлык билгеле булу белән минуты-сәгате белән фаш итәргә атлыга.

PR-менеджерлар эшчәнле­генә кагылышлы мәгълүмат­ларны азмы-күпме өйрәнгәч, шуны тәгаен әйтеп була: бүгенге көндә бу белгечләргә дөнья күләмендә ихтыяҗ зур. Юккамыни югары уку йортлары ел саен аларны меңләп чыгара. Телевидение, радио, матбугатта хезмәт салучы журналистлар да пиар эшчәнлек белән шөгыльләнми дип әйтеп булмый: мәкалә, тапшыру әзерләп, теге яки бу шәхеснең, предприятиенең һ.б. уңай имиджын тудыру, нинди дә булса товар рекламалау шул ук PR-проектлар инде.

“Әйткән сүз — аткан ук”, — ди халык. Пиар өлкәсендә яхшы белгеч булып танылырга теләгән кеше үзенең һәр сүзе, гамәле өчен зур җаваплылык хисе тоеп эшләргә тиеш. Киресенчә булса, акча артыннан куып, ялган мәгълүмат тарату еллар буе төзегән карьераны бердәнбер көнне чәлпәрәмә китерүе бик ихтимал. Ә безгә, гади халыкка, көн саен төрле яктан ябырылган яңалык-хәбәрләр, реклама диңгезендә дөрес кыйбланы табарга өйрәнү мөһим.

PR-белгеч көне безнең илдә 2003 елда билгеләнә башлый.

Миләүшә Латыйпова.



Булса “пиар” — үтә товар!

Әле кайчан гына “пиар белән шөгыльләнү” дигән сүзләр күп кешегә билгеле дә түгел иде. Инглиз теленнән тәрҗемәдә “җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр”не аңлаткан “пиар” сүзе киң таралмаган иде. Ә бүген тормышыбызны PR-белгечләрсез күз алдына да китерү кыен. Маркетинг һәм реклама белән “иңгә-иң терәшеп” хезмәт итә ул. Нәкъ пиар-белгечләр теләсә нинди мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра, аңа тиешле юнәлеш бирә, теге яки бу продукцияне танытып, аны җитештерүче компаниянең көндәшлек сәлә­тен үстерә.

Пиар-белгечләрнең бәйрәме дә яшь. Беренче тапкыр аны 2003 елның 28 июлендә билгеләгәннәр. Нәкъ шушы көнне PRчылар һөнәре рәсми рәвештә күләгәдән чыккан. PR-белгечләр һөнәри бәйрәмне үз компанияләрен танытучы яисә корпоратив дуслык булдыручы бренд-вакыйга буларак үткәрүне өстен күрә. Кайбер шәһәрләрдә исә бәйрәм көнендә конференцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” уза. Анда PR-белгечләр таныша, тәҗрибә уртак­лаша, катлаулы хәлләләрдән чыгу юллары бергә эзләнә, яңа бәйләнешләр булдыра. Аерым алганда, Мәскәүдә PR-чыларның һөнәри бәйрәме ел саен зурлап үткәрелә, бу көнне тармакның иң яхшы хезмәткәрләре билгеләнә һәм бүләкләнә.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
Читайте нас: