Бөтендөнья сугышы сигез Европа иле арасында башланса да, берникадәр вакыттан соң 38 дәүләтне чолгап ала. Армиягә 73,5 миллион кеше чакырыла. Ун миллионнан артык солдат сугыш кырларында ятып кала, тыныч тормыш алып барган 12 миллион кеше үтерелә, 55 миллионы яралана. 1914 елның 1 августында Германия Русиягә сугыш игълан итә. Сугыш вакытында безнең ил, кайбер мәгълүматлар буенча, 2 миллионнан артык яугирен югалта, 3 миллион хәрби әсирлеккә төшә, 1 миллионнан артык гади халык һәлак була.
Әлеге сугыш Германиянең һәм аның союздашларының җиңелүе белән тәмамлана. Формаль яктан Русия җиңүчеләр сафында да, җиңелүчеләр арасында да булмый. Аның җиңүгә керткән өлеше сугыштан соңгы дөнья язмышын хәл иткән Англия, Франция һәм АКШ тарафыннан тиешенчә бәһаләнми.
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Русиядә Гражданнар сугышы һәм чит ил хәрби интервенциясе башлана. Бу 1922 елга кадәр дәвам итә.