Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу – нәкъ менә шул яклардан килгән гадәт. Рәсми рәвештә Дуслык көне 2011 елда кабул ителгән.
“Бу көн Халыклар, илләр, мәдәниятләр һәм аерым шәхесләр арасындагы дуслык-тынычлык тәэмин итү буенча тырышлыкны тагын да көчәйтү өчен дәрт өсти һәм мәдәниятләр арасында күпер салырга мөмкинлек тудыра”, диелгән Халыкара дуслык көне уңаеннан Берләшкән Милләтләр Оешмасы кабул иткән резолюциядә.
Моннан тыш, Халыкара дуслык көненә тагын бер бурыч йөкләтелә. Ул да булса — яшьләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итү, төрле мәдәниятләргә хөрмәт тәрбияләү. Бүген дөньяның күп илләрендә дус һәм бер-береңә карата сабыр булырга өндәүче чаралар үткәрелә.
Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул — ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт.
Дуслык теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала.