Ярты сәгатьтән, беренче шокны кичереп, өемнең җиме-рекләре арасыннан фотоаппаратымны эзләргә чаптым. Миңа бик куркыныч иде. Шартлау үзәгенә якынлашкан саен төтен куера бара. Күпердә яраланган кешеләр ята. Чәчләре янган, тиреләре кубып төшә... Киемнәре янып бетеп, алар коточкыч газаплар кичерсә дә, куллары белән шәрә тәннәрен капларга тырыша... Берничә полиция хезмәткәре һәм солдатлар үсемлек мае белән аларга беренче ярдәм күрсәтә.
Һөнәрем буенча мин боларны фотога төшерергә тиешлегемне аңлый идем. Мин объективны кешеләргә юнәлттем һәм кнопкага баса алмадым. Йөзләгән газаплы күзләр миңа ярдәм сорап бага иде. “Су... Су бирегез!” – дип ишетелә тирә-яктан, бер бала әнисенең үле гәүдәсе янында елый, ә бер акылдан язып барган хатын баласының җансыз гәүдәсен селкетеп кычкыра: “Ач күзлә-реңне! Ач!”.
Япониянең Хиросима шәһәрен атом бомбасына тоту шаһиты булган кешенең язмаларыннан бу. 1945 елның 6 августында дөньяда беренче тапкыр атом-төш коралы кулланыла. Аның нәтиҗәсендә шәһәр мизгел эчендә хәрабәләргә әверелә, 200 мең кеше үлә, яралана һәм хәбәрсез югала, 160 мең кеше радиоактив нурланыш ала һәм шуның аркасында үлемнәр күп еллар дәвам итә...
“Дөнья табиблары тынычлык өчен” халыкара көне ел саен Япониядәге трагедия датасында – 6 августта билгеләнә. Ул “Дөнья табиблары атом сугышын кисәтү өчен” оешмасы башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Хәрби гамәлләр булган төбәкләрдә медицина ярдәме кирәклеге бу көнне билгеләүгә сәбәпче була. Максаты – кешенең үзенең фаҗигаләр китереп чыгаруын кешелекнең исенә төшерү. Бу кайгылы көнне һәр табиб үзенең гадәти бурычларын үтәү белән мәшгуль. Ә Хиросима шәһәрен-дә ел саен 6 августта иртәнге 8 сәгать 15 минутта тынлык минуты үтә. Шәһәрдә яшәүче һәркем һәлак булганнарны искә алуны үзенең бурычы дип саный. Хиросимадагы Тынычлык паркында ел саен бу көнне төрле чаралар үтә һәм Мәңгелек ут янындагы язу алдына чәчәкләр салына: “Тыныч йоклагыз, хата башкача кабатланмаячак”. Шулай булсын иде. Һәр кеше гомере бәяләп бетергесез хәзинә бит...