Фәнни оешма XX гасырның 60нчы елларында ук субай нигезләр куллануны тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, күпкатлы йортларны төзү вакыты, чыгымнар кими. Бу юнәлештәге тикшеренүләр 1970-80нче елларда да дәвам итә. Субайлар үзйөрешле махсус техника ярдәмендә тирәнгә җиргә кагыла.
Мәгълүм булуынча, Советлар Союзында төзелеш югары темпта алып барылган. Тоташ шәһәрләр калкып чыккан. Институтның чираттагы ачышы төзелеш чыгымнарын киметеп, нәтиҗәләрне арттыруга хезмәт итә. Атап әйткәндә, фәнни оешма төрле чималдан һәм сәнәгать калдыкларыннан төзелеш материаллары җитештереп булуны дәлилли. Ачыш Бөек Британиядә, Франциядә һәм Германиядә танылу ала. Институт эшләнмәләре күп тапкыр Мәскәүдәге күргәзмәләр медальләре, дипломнары һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Оешма төрле елларда төрлечә аталган. 1970 елда Сәнәгать төзелеше фәнни-тикшеренү институты (НИИпромстрой) дип йөртелә башлый. 1992 елда ул Башкортстан милкенә күчә. 1993 елдан оешмага элекке исеме кайтарыла.
Бүген “БашНИИстрой” – аягында нык басып торучы, заман белән бергә атлаучы оешма. Институт төзегән биналар Башкортстанның “йөзек кашына”, Уфаның визит карточкасына әверелде. “Полиэф” заводын, “Конгресс-холл”ны атап үтү дә җитә. Оешма үзенең 60 еллык юбилеен зур казанышлар һәм киләчәккә зур планнар белән каршылый, дияргә тулы нигез бар.