+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 август 2016, 02:00

Тарих – аяк астында

Кем ничектер, мин балачактан археолог булырга хыялландым. Борынгы дәүләтләрдәге хан сарайларын эзләп табу, хәзинәләр, яу коралларын чокып чыгару зәңгәр хыялым иде. Хәтта авыл янындагы Каршы тауга “экспедиция” оештырып, Чапай явыннан калган гильзаларны эзләп табып, ниндидер тутыгып беткән очы сынык хәнҗәрне чокып чыгаруым да хәтеремдә. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, археолог булу хыялым тормышка ашмады...

Әгәр балачак хыялларым чынбарлыкка ашкан булса, 15 августта без Русия, Белоруссия, Казахстан һәм Украина археологлары белән берлектә бәйрәм шәрабы тулы бокаллар күтәрер идек. Чөнки нәкъ шушы вакытта рәсми булмаган Археологлар көне билгеләнә. Аның барлыкка килү тарихы турында төгәл генә мәгълүматлар юк, шулай да бәйрәм Бөек Ватан сугышыннан соң ел да билгеләнә.

Шуны да әйтик, Башкортстан элек-электән тарихи, археологик эзләнүләр өчен иң уңайлы төбәк булып саналып килә. Шүлгәнташ мәгарәсенең, “Уфа-2” шәһәр­чегенең даны инде бөтен дөньяга таралган. Быел җәен Башкортстан дәүләт университеты галимнәре Самара археологлары белән берлектә Илеш районында безнең эраның II гасырына караган каберлекләрдә тикшеренү эшләрен башлады. Анда күмелгән кешеләр хәзерге фин-угыр халыкларының борынгы бабалары булырга тиеш дип фаразлана.
Читайте нас: