Башкорт халкының шушы күренекле шәхесе хәзерге Кырмыскалы районының Ибраһим авылында туган. Мәдрәсәдә башлангыч белем алып, 1852 елда Ырынбур кадет корпусына керә, анда урыс, фарсы, төрки телләрен, математика, география, тарих, архитектура, сәнгать, каллиграфия һәм хәрби эшне өйрәнә. 1860 елда Йомран-Табын кантонының башкорт гаскәри идарәсенә тәрҗемәче булып эшкә керә. Тагын дүрт елдан Кырмыскалы волостеның мировой арадашчысы писаре итеп тәгаенләнә, 1869-78 елларда шул ук волость старшинасы була. Арытаба ике ел чамасы Стәрлетамактагы мәдрәсәдә урыс теленнән һәм математикадан укыта. 1880 елда Ырынбур Диния нәзарәтенә (үзәге — Уфада) хезмәткә урнашып, 1899 елда отставкага чыкканчы тәрҗемәче, бер үк вакытта Уфа балалар приютында укытучы булып эшли. 1887-89 елларда Кырымда мөлкәт эшләре белән шөгыльләнә. Уфа земствосында гласный буларак җәмәгать эшләре башкара, 1883 елда Русия География җәмгыятенең Ырынбур бүлекчәсе әгъзасы итеп сайлана, Уфаның 300 еллыгын бәйрәм итү, А. С. Пушкинның 100 еллыгын билгеләү комиссиясе әгъзасы була.
Мөхәммәтсәлим Өметбаев 80-90нчы елларда мөселман кануннарын, татар теле грамматикасын, Ырынбур Диния нәзарәте тарихын өйрәнү буенча китаплар бастырып чыгара. Аның 1897 елда басылган төп китабы “Ядкарь”гә шигырьләр, хикәяләр, публицистика, тарихи очерклар, лингвистика, фольклор, этнография буенча хезмәтләр тупланган.
Мөхәммәтсәлим Ишмөхәммәт улы Өметбаев шәхесен һәм иҗатын көч-куәт, ныклылык һәм мәңгелек символы булган, тамырлары тирәнгә киткән мәһабәт имәнгә охшатырга мөмкин.
Өметбаев башкорт мәгърифәтчелек хәрәкәтендә яңа халыкчан-демократик юнәлешкә нигез салучы булды. Мондый югарылыкка ул иң элек милли җирлектәге рухи байлыкларга, атап әйткәндә, халык авыз-тел иҗатының гүзәл үрнәкләренә, атаклы галим һәм әдипләрнең иҗатларына таянып, аерым иҗат җимешләреннән көч-куәт һәм илһам алып күтәрелде. Болар белән генә чикләнеп калмыйча, үзе күтәрелгән биеклектән башка халыкларның мәдәният дөньясына, андагы мәһабәт рухи тау тезмәләренә дә күз салды. Аның күпьяклы иҗаты башкорт иҗтимагый, фәнни һәм әдәби фикерен чынбарлыкка, халык тормышына, аның рухи таләпләренә якынайтуда зур роль уйнады, бер башкорт кына түгел, бәлки, кайбер тугандаш халыклар мәдәниятләре һәм әдәбиятларының үсешенә көчле этәргеч бирде. Чөнки бу иҗатның үзәгендә һәрчак заман сулышы, тормыш агышы, халык язмышы торды.
Туган җирендә дә, киң Русиядә дә, хәтта чит илләрдә дә хөрмәт казанган Мөхәммәтсәлим Өметбаев 1907 елда вафат була.