+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 август 2016, 02:00

Тарих гаҗәпләндерергә сәләтле

Августның күңелсез даталары уңаеннан туган фикерләр.Күптән түгел Төркиядә булып үткән вакыйгалар кайсы ягы беләндер таныш кебек тоелды. Хәрби көч кулланып, ил язмышын үзгәртергә маташу уңышсыз тәмамланды. Мондый хәл тарихта элек тә кабатланган иде инде. Билгеле бер юнәлештә җай гына барган хәл-вакыйгалар кинәт кискен борылыш алды! Мәсәлән, 1825 елгы декабристлар восстаниесе кебек. Нәтиҗәсе билгеле — баш күтәрүчеләрнең уңышсыз чыгышы тоташ бер буын өчен фаҗигагә әверелде. Бу илнең үсешен, яңаруын ярты гасырга диярлек тоткарлады. Төркия мисалында кемнәр гаепле булуын, андагы хәлләрнең арытаба нинди юнәлеш алачагын әлегә әйтүе кыен. Әмма үзгәрешләр, һичшиксез, булачак.

Шул уңайдан Русия армиясе башында торучы генерал Лавр Корниловның 1917 елның 25-31 августында хәрби диктатура урнаштырырга маташуы белән бәйле вакыйгалар хәтергә килә. Вакытлы Хөкүмәт башлыгы Александр Керенский үзе дә диктатурага күчү яклы була һәм шуңа әзерләнә. Әмма илдә “тәртип урнаштыру” сценариендә аңа урын булмаячагын аңлап, соңгы чиктә бу уеннан кире кайта. Һәм баш күтәрүдә хәрбиләрне гаепли. Нәтиҗәдә, Л. Корнилов оештырган фетнә большевиклар ярдәмендә бастырыла. Армиянең тар-мар ителүе аларга Октябрь революциясендә җиңүгә юл ача.

Болар барысы да күптән түгел тарихка кереп калган әлеге шул август көннәрен искә төшерә. 1991 елның 18-21 августындагы “ГКЧП путчы” дип аталган вакыйгаларга быел 25 ел тулды. Ул кризис чорының “режиссер-куючысы” — үзгәреш­ләрнең “баш прорабы” Михаил Горбачев булды. Аның “үзгәртеп кору” идеясе гамәлгә ашырыла башлагач, илгә нинди зур хәвеф янавын күпләребез хәтерли әле. Талоннар системасы, озын-озын чиратлар, буш кибет киштәләре, Гражданнар сугышы башлану ихтималы, союздаш һәм хәтта кайбер автономияле республика­ларның да аерылып чыгарга теләве...

Михаил Сергеевич “уңнар” һәм “суллар” арасында хәйләләп, җайлашырга тырышуын дәвам итте, җаваплы карарлар кабул итүдән баш тартты. Ул тәкъдим иткән ысуллар хәлне тагын да катлауландырды гына. Хәтта “Горбачев эффекты” дигән термин барлыкка килде, ягъни аның эш-гамәлләре һәрвакыт тискәре нәтиҗә бирде.

Илнең киләчәк язмышын анализлап, футурологлар 1988 елда шундый фараз ясаган: яңа торгынлык башлану ихтималы — 30; диктатура урнашу — 60; Мар­шалның яңа планын гамәлгә ашыру — 9; Советлар Союзының таркалуы — 0,9; программа буенча кризистан чыгу — 0,1 процент. Ышанырлык та түгел, әмма нәкъ дүртенче, бөтенләй көтелмәгән, ихтималлыгы 0,9 процент кына дип бәяләнгән вариант чынга ашты.

Ил Президенты вазыйфасын булдыру, Союзны саклап калу өчен референдум үткәрү (тавыш бирүчеләрнең 76,4 проценты “риза”, дип белдерде!), арытаба яңа Килешүгә кул кую илне тынычландырыр, тормышны җайга салыр кебек иде. Әмма, кызганычка каршы, бөтенләй киресенчә килеп чыкты...

Михаил Горбачев монда да үзен сәер тотты, коткы салучы, икейөзле җитәкче булуын күрсәтте. Республикалар башлыклары белән Килешү әзерләп, аңа кул кую вакытын билгеләгәннән соң, ул көтмәгәндә гаиләсе белән Кырымдагы резиден­циясенә ял итәргә китеп барды. Яңа-Огарево сөйләшүләре, кул куелырга тиешле Килешү аның күңеленә ятмый иде, билгеле. Чөнки ул чакта республикалар бәйсез дәүләт хокуклары, икътисади ирек алачак, ил Президентының роле кимиячәк иде. Ләкин дәүләт бердәмлеген саклап калу өчен башка юл күренмәде. Әзер документка кул кую урынына, ялга китеп баруы аның сәяси яктан ышанычсыз җитәкче булуын күрсәтте.

Ә 19 август иртәсе илне тетрәтте. Телевизордан тапшырулар урынына “Аккош күле” балеты күрсәтелде. Аны өзеп-өзеп, бернинди аңлатма бирми генә төрле, шул исәптән, властьның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) дип аталган яңа органы документлары укылды. Анда янәсе дә чирләп киткән Михаил Горбачев урынына ил Президенты вазыйфасын үтәү вице-президент Геннадий Янаевка күчүе турында белдерелде. Ул җитәкләгән ГКЧП составына вице-президент үзе, шулай ук, КПСС Үзәк комитеты әгъзалары — СССР Оборона советы рәисенең беренче урынбасары Олег Бакланов, илнең Дәүләт иминлеге комитеты рәисе Владимир Крючков, Премьер-министр Валентин Павлов, эчке эшләр һәм оборона министрлары Борис Пуго һәм Дмитрий Язов, Крестьяннар берлеге рәисе Василий Стародубцев, Дәүләт предприятиеләре һәм сәнәгать, төзелеш, транспорт, элемтә объектлары ассоциациясе президенты Александр Тизяков керде.

СССР Югары Советы рәисе Анатолий Лукьянов ике яклы карашта калды. Ул хәлләр торышын яхшы белә иде, ГКЧПга керергә теләмәде, әмма аңа каршы да чыгыш ясамады. Аның Килешү проектына карата әйтелгән тәнкыйть сүзләре, теләктәшлек итү билгесе буларак, ГКЧП документлары белән бергә җәмәгатьчелеккә җиткерелде.

Илдә кискен хәл килеп туу, кризистан чыгу өчен гадәттән тыш чаралар күрү зарурлыгы турында чакыру, анык җаваплар бирү урынына, тагын да күбрәк сораулар тудырды. ГКЧПның номенклатур составы, Михаил Горбачевны вазыйфасыннан бушату мәсьәләсе буенча буталчык дәлилләр, нигезсез, ялган вәгъдәләр белән ил җитәкчелеге үзенең бөтенләй көчсезлеген күрсәтте. Илне коткарып калуга дәгъва иткән сәясмәннәр, бер-берсенә аркаланып, төрле вәгъдәләр артына яшеренеп, үз өстенә тулы җаваплылык алырга теләмәде, килеп туган хәлгә җайлашу ягын карады. Алар хәтта бер тапкыр да җыелып, катгый карарлар кабул итәргә, үз карашларын, фикерләрен җиткереп, халык алдында ачыктан-ачык чыгыш ясарга да уйламады.

Төп сорауларга төгәл җавап юк иде. Үзгәртеп кору сәясәте туктатылачак, дип исәпләргә буламы? Ни өчен союз Килешүенә кул кую сузыла? Горбачев кая? Ни өчен ул сәер шартларда властьтан читләштерелгән? Нинди хокукый нигездә, нинди максат белән гадәттән тыш хәл кертелә? Нишләп Мәскәү урамнарында танклар йөри? Иртәгә нәрсә булыр? Киләчәктә илне ни көтә?

ГКЧП вәкилләренең матбугат конференциясе хәлләр торышын катлауландырды гына. Алар үзләренең каушап, югалып калуын яшерә алмады. Ватанны сакларга алынган яңа дәгъвачыларның күзләре уйнап тора, куллары калтырый, төпле дәлилләре дә, тәкъдимнәре дә юк, астыртын сәяси уен алып барулары күренеп тора. Журналистлар авызыннан “дәүләт төзелешен тамырыннан үзгәртергә маташу” дигән аңлатма ачык яңгырады. Бу таркалуның башлану чоры иде. Ахыры барыбызга да билгеле. Законлы рәвештә сайлап куелган Русия Президенты Борис Ельцин халык арасында яклау тапты һәм властьның законга каршы яңа структурасыннан җиңел котылды. Кулга алулар башланды. Ул гына да түгел, шушы чорда Союзның берничә көч структурасын Русия җитәкчелегенә буйсындыру мөмкин булды! Әрмәнстанның беренче президенты Левон Тер-Петросян әйткәнчә, Союз үзәге үз-үзенә кул салды...

Чынында исә Борис Пуго гына үзе белән нәкъ шулай эшләде. Калганнары соңрак амнистиягә эләкте. ГКЧП эше буенча үтүче генерал Валентин Варенников кына, амнистиядән баш тартып, үзе теләп суд алдына басты һәм, җинаять составы булмау (начальнигы боерыгын үтәү) сәбәпле, 1994 елның 11 августында акланды. Суд карарында болай дип күрсәтелгән: “Җәзага тарттыруга китергән гамәлләрне башкарганда аңа илдәге вакыйгаларның дәүләтнең Кораллы Көчләре белән идарә итүче СССР Президенты ихтыярына каршы килүе турында төгәл мәгълүмат билгеле булмый. Ул шәхси мәнфәгатьләреннән түгел, ә 1991 елның 17 мартындагы, халык ихтыярын чагылдырган референдум карары нигезендә, илне саклау һәм ныгыту ихтыяҗыннан чыгып эш иткән”.

Җиңү тантанасын бәйрәм итәргә өметләнгән Михаил Горбачев Форостан бөтенләй башка илгә кайтып төшкәндәй булды. Әмма ул үзе моны сизмәде дә. Аның самолет трабыннан ук “КПССта реформалар үткәрү” кирәклеге турында белдерүе көлкеле яңгырады. Алай гына да түгел, берничә көн эчендә аңа Русия территориясендә тыелган партиядән баш тартырга туры килде. Аның өчен астыртын сәяси уен алып бару, буш сүзгә корылган озын телмәр тотулар чоры тәмамланды. Ул фетнәче көрәштәшләре тарафыннан сәяси аренадан читләштерелүенә, илдәге хәл-вакыйгалар турында берни белми калуына халыкны ышандыра алмады. Мондый комитет турында ул күптән белгән, әмма әлегә кадәр аңа юл куймый килгән, дигән фикер туа. Килешүгә кул куяр вакыт җиткәч, бәлки, югары партия әгъзаларын бераз куркытып алырга, альтернатив юл булуын күрсәтергә, аннары тынычлык урнаштыручы, югары арбитр сыйфатында кайтып керергә ниятләгәндер. Хәл-вакыйгалар нинди генә юнәлеш алуга карамастан, аннан башка булдыра алмаслар, дип уйлагандыр. Ничек кенә булмасын, аның акланырга маташулары каршылыклы, шикле иде, һәм Михаил Сергеевич, дөнья күләмендәге сәясмән буларак, үз йөзен югалтты. Аны кимсеттеләр, аңа игътибар итмәделәр. Һәм ул инде җитәкче буларак көчсез иде.

Бөек держава башлыгы урынын аңа беркем дә кире бирергә җыенмады. Көнбатышны куандырып, берничә ел дәвамында аның адым саен илнең Кораллы Көчләрен хәлсезләндерүе, үз хаталарын хәрби җитәкчеләргә ябып, аларны эштән алуы, кадрларны еш алмаштыруы беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә дә илнең хәрби көчләре хәлиткеч чорда аңа ярдәм итүдән баш тартуы гаҗәп түгел. 1917 елда Александр Керенскийның һәлакәте белән охшашлык та нәкъ шунда.

Нәтиҗәләр бу юлы да фаҗигале булды. СССРның таркалу ихтималы көн кебек ачык һәм зур хәвеф тудыра иде. Республикалар, март референдумы нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча, бер-бер артлы тулы бәйсезлек алу теләге турында белдерде: 24 августта — Украина, 25ендә — Белоруссия, 27сендә — Молдова, 30ында — Әзербайҗан, 31ендә — Кыргызстан һәм Үзбәкстан. 21 сентябрьдә узган референдумда Әрмәнстанның бәйсезлек алуы турында документка кул куелды. Украинада 1 декабрьдә яңа референдум үтте. Ул СССР дәүләте өчен тагын бер фаҗигагә тиң булды. Михаил Горбачевның Украина халкына телеинтервью аша йогынты ясап карарга тырышуы кире нәтиҗә бирде, аның аерылып чыгуын тизләтте. Арытаба, 16 декабрьдә Казахстан Союздан чыкты. Илнең сәяси яктан таркалуы конституция буенча да, халыкара хокукый яктан да нигезләнмәгән Беловежск килешүләре белән тәмамланды. Михаил Горбачевны сәяси аренадан алып ташларга тырышучыларны СССР язмышы кызыксындырмады. Әмма монысы инде, кем әйтмешли, бөтенләй башка тарих.

Август вакыйгалары тагын бер тапкыр көчсез властьның начар реформатор булуын исбатлады. Үз көченә ышанучы, үз максатларын анык күзаллаучы дәүләт җитәкчеләре генә өлгереп җиткән стратегик карарлар кабул итә, ил үсешенә сизелерлек йогынты ясый ала. Таркау рә­вештә җаваплылыкны үз өстеңә күмәкләп алу төзәтеп булмаслык фаҗигагә китерә. Чорлар кисешкәндә вакый­галарның үзеннән-үзе хәл ителүен көтмичә, бары оешкан хәлдә генә җәмгыятьне сәла­мәтләндерүгә өмет итеп була.

Тарихи вакыйгалар турында сөйлә­гәндә “әгәр мөмкин булса...” дигән фикер куллану дөрес түгел. Бары реаль чынбарлык кына вакыйгаларның арытаба агышын билгели, соңрак дәреслекләрдә закончалык буларак аңлатыла. Шулай да без, тарихчылар фикеренчә, барысы да күпкә хәвефлерәк, фаҗигалерәк тәмам­лануы мөмкин иде. Ул чорда ил Гражданнар сугышы алдында торды, бу турыда уйлавы да куркыныч. Ә Михаил Горбачев барыбер рәхмәткә лаеклы түгел. Наполеон заманындагы әйтем искә төшә: “Бу сәяси хата җинаятьтән дә куркынычрак”. Бәлки, аның үз иленә хыянәт итүе дөреслеккә туры килмидер, чөнки бу әле дәлил­ләнмәгән. Әмма “Мономах башлыгы” аның өчен артык зур һәм күтәрә алмаслык авыр булды. Моның өчен бөтен ил, анда яшәүче халык белән җавап бирергә туры килде. Ярый әле күтәрелә алдык, нык тордык, бөек Русияне саклап кала алдык!

Марат ЯМАЛОВ,
тарих фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры.
Читайте нас: