Байкал — дөньядагы иң борынгы күл. Ул мезозой эрасында, якынча 25 миллион еллар элек барлыкка килгән. 1992 елда Мексикада узган Бөтендөнья мирасы комитетының уникенче сессиясендә Байкал күле дөнья әһәмиятендәге мирас буларак таныла.
Борынгы күлнең табигате, әйләнә-тирә мохите аеруча матур. Ул мәңгелек туңлык һәм таулар белән уратып алынган. Сихри табигате шагыйрьләр һәм рәссамнарны гына түгел, тикшеренүчеләрне дә җәлеп итә. Байкал күле үзенчәлекле фауна һәм флорасы белән дә аерылып тора. Планетада ул тирәнлеге белән дә данлыклы: уртача тирәнлеге 730 метр тәшкил итсә, иң түбән ноктасы 1673 метрга җитә.
Күл Русия Федерациясе законнары нигезендә саклана, аның сулыкларын саклау зонасының озынлыгы төньякка һәм төньяк-көнбатышка таба 200 километрдан арта. Биредә экологик мохиткә зыян китерү ихтималлыгы булган чаралар үткәрү катгый тыела. Балык тоту да чикләнгән. Тирә-яктагы эрбет (кедр) агачларын кисәргә ярамый.
Шунысы да әһәмиятле: Байкал күле зурлыгы буенча дөньяда җиденче урында. Планетадагы барлык төче су запасының 19 проценты биредә тупланган. Аңа йөзләрчә елга һәм күл үз суын коя һәм Байкалдан бердәнбер Ангара елгасы гына агып чыга.
Байкал саф чиста суы белән дә аерылып тора. Суында минераль тозлар күп түгел, ә кислородка аеруча бай. Шуңа күрә дә урыны белән күлнең тирәнлеген 40 метрга кадәр күрергә була.
Борынгы күлдә өч дистәгә якын утрау бар. Аларның иң зуры — Ольхон. Күлдә 2600 төрдән артык җан иясе яши, яртысыннан күбрәген эндемиклар тәшкил итә.
Галимнәр фикеренчә, Байкал күленең атамасы төрки телле халыклар яшәеше белән бәйле. Байкал төркичә “Бай күл”дән барлыкка килгән.
Әлбәттә, Байкал күле көнен рәсмиләштерү илдә генә түгел, дөнья күләмендәге табигый хәзинәбезнең кыйммәтен үстерү, аның экологиясен һәм миллионнарча еллар дәвамында сакланган төрлелеген югалтмаска омтылу белән бәйле. Байкал күлен саклау проблемалары һәм аны фәнни нигездә өйрәнү белән галимнәр даими шөгыльләнә.