Тематикасы да гаҗәеп төрле. Шигырьләре дә басылып тора. Менә 1932 елның 24 ноябрь санындагы “Кимсетелгән Шәмсетдин һәм трудденьсез Нуретдин” дигән берничә строфалык шигырь. Мәҗит Гафуринең үткен күзе бу кечкенә әсәрдән олы теманы һәм авторында талант чаткыларын тиз күреп ала — шигырьне поэма итеп эшләргә тәкъдим итә. 1935 елда инде бу әсәр, чыннан да, поэмага әверелеп, аерым китап булып чыга. Аны халык яратып каршы ала, ә авторы Башкортстанның күренекле язучылары сафына баса. 1960 елда ул аны, тагын да киңәйтеп, “Дала әкияте” дигән зур полотнолы әсәр итеп эшли. Ә тәүге китабы 1933 елда ук басыла. Бу — “Яңа уйлар” дигән очерклар җыентыгы.
Гайнан Әмири кыска гына вакыт “Ленинчы” һәм “Яшь төзүче” гәзитләрендә эшләп ала, ике ел армиядә хезмәт итеп кайта, Башкортстан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1938 елдан Башкортстан тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1942 елда фронтка китә, Сталинград янындагы каты алышларда катнаша, Орел-Курск дугасы, Днепр аша кичү яуларында була. Батырлыклары өчен беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Гайнан Гыймазетдин улы, сугыштан кайткач, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, партия Өлкә комитетының әдәбият һәм сәнгать секторы мөдире, 1952-55 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында сектор мөдире, 1955-57 елларда “Әдәби Башкортостан” журналы баш мөхәррире урынбасары вазыйфаларын башкара.
Хезмәт батырлары, ил сакчылары, фашизмга каршы яуга чыккан каһарманнар аның шигъриятенең төп геройлары булды. Шигъриятенең икенче бер көчле ягы — җыр текстлары. Әгәр заман героикасы аның иҗатында, бер яктан, үткер сүз, шигырь-агитка булып яңгыраса, икенче яктан, тормыш шатлыгы һәм күңел көрлеге дәртле җыр булып таша. Яу елларында Гайнан Әмири шигъриятенең оран булып яңгырар публицистик сыйфаты аеруча ныгына төште. Моны шигырьләренең исемнәре үк куәтләп тора: “Кузгал, Урал!”, “Яуга, Октябрь буыны!”, “Ун кат артык эшлә!” һәм башкалар. Яу елларында аның “Җирән кашка аткаем”, “Кара юргам”, “Батырлар җыры”, “Идел җыры” дигән җырлары туды. Яу лирикасы аның “Солдат йөрәге” (1944) дигән китабында тулы чагыла. Сугыштан соңгы поэзиясе яңадан-яңа сыйфатларга байый барды, анда философик лирика ныграк тамыр җәйде. Хис шагыйре булуга караганда, ул күбрәк фикер шагыйре иде. Күп шигырьләренең философик характеры шуның белән дә аңлатыла.
Гайнан Әмиринең сәләте проза жанрында тагын да ачыграк күренә. Аның “Җәлил”, “Алтын”, “Ике мәхәббәт”, “Зур бакча” кебек хикәяләре, “Морадым”, “Гашыйклар” дигән повестьлары, бихисап күп очерклары, ялкынлы публицистикасы — милли проза үсешендә зур гына урын тоткан әсәрләр. Аеруча “Морадым” повесте китап укучыларның яраткан әсәренә әверелде.
Әдәби мирасны барлау һәм өйрәнү, көндәлек иҗат практикасына якыннан ярдәм итү буенча да Әмири җиң сызганып эшләде. Ул, төрле рецензияләр һәм китапларга баш сүзләр язу белән бергә, “Бөек Ватан сугышы елларында башкорт әдәбияты”, “Башкорт чәчәннәре” дигән гыйльми хезмәтләр иҗат итте. Әдәбият буенча ул дистәләп җыентык төзеде. Башкорт теленә А. С. Пушкинның “Сусылу” (автордашы — Д. Юлтый), Н. А. Некрасовның “Мазай бабай һәм куяннар”, С. Я. Маршакның “Тынычлык сагында” кебек әсәрләрен, украин, болгар, кытай, һинд, гарәп, монгол, чех шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен тәрҗемә итте. Авыл сәхнәләре өчен бер пәрдәлек пьесалар язуы өстенә, Вәли Галимов белән берлектә Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повестен сәхнәләштерде, “Таштугай” дигән драматик легенда иҗат итте.
Үзенең хезмәт биографиясе башланган “Кызыл таң” белән Гайнан Гыймазетдин улы гомеренең ахырына кадәр актив хезмәттәшлек итте. Бездә ул ара-тирә шигырьләрен һәм хикәяләрен бастырды, ә инде нигездә публицист буларак чыгыш ясады. 1968 елдан “Кызыл таң” лауреатлары билгеләнә башлагач, иҗади конкурста җиңгән тәүге алты авторыбызның берсе Гайнан Әмири булуы табигый иде, әлбәттә. Туган районы Яңавылдагы җитди һәм көнүзәк проблемаларны күтәреп язган публицистик мәкаләләре өчен 1977 һәм 1979 елларда ул янә лауреат дип танылды.
БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнан Әмири 1982 елда вафат булды.