Шахтер көне каленьдарда Советлар Союзы заманында барлыкка килә. Беренче тапкыр ул 1948 елның 29 августында билгеләнә. Бу датаны А. Стахановның хезмәт батырлыгы белән бәйләп билгеләргә карар кылына. Ул 1935 елның 31 августында антрацитны чыгару нормасын 14 тапкыр арттырып үти. Арытаба эш нормасын арттыруны, шахтер һөнәрен пропагандалауны үз өстенә алган хәрәкәт нәкъ менә аның фамилиясе белән бәйләнә. Ул вакытларда шахталар убылып, тереләй җир астында күмелеп һәлак булган шахтерлар турында мәгълүмат йозак астында саклана, шулай булуга карамастан, халык әлеге һөнәрнең кеше тормышын зур куркыныч астына куюы хакында белә, забойларга барырга теләүчеләр аз була.
СССР таркалса да, әлеге бәйрәм Русиядә, Белоруссиядә, Эстониядә, Үзбәкстанда, Казахстанда һәм Украинада бүген дә онытылмый.
Шахтерларның авыр, ә кайчакта зур хәвеф белән бәйле хезмәте илебез икътисадын күтәрүдә һәрвакыт зур роль уйный. Предприятиеләрне, халыкны җылылык белән тәэмин итү, файдалы казылмалар чыгаруны аларның эшчәнлегеннән башка күз алдына да китереп булмый.
Тау сәнәгатенә Русиядә XV гасырның икенче яртысында нигез салынган. 1491 елда Мәскәү кенәзе Иван III Печора ягына файдалы казылмалар эзләү өчен беренче экспедиция җибәрә.
XIX гасыр ахырына күмер, файдалы казылмалар чыгару ил сәнәгатендә мөһим роль уйный. Промыселларда хезмәт салучыларның саны 440 меңгә якын була. Металлургия, тимер юл һәм су транспорты үсеш алу белән күмергә ихтыяҗ артканнан-арта. Донбасста, Уралда, Мәскәү яны һәм Кузнецк бассейнында шахталар төзелә. XIX гасырда күмер чыгару сизелеп арта, 1860 елда ул 21 мең тонна чыгарылса, 1900 елда 12 миллион тонна табыла, 1916 елда исә әлеге күрсәткеч 34,5 миллион тоннага җитә.
1980нче еллар азагында ил икътисады көрчеккә терәлә. СССРның республикалары арасында хезмәттәшлек җепләре өзелү сәбәпле, күмер чыгару сәнәгате дә зур зыян күрә. Тармак бөтенләй җимерелмәсен өчен аңа реструктуризация үткәрелә, акционерлык җәмгыятьләре барлыкка килә, сәнәгать берләшмәләре, предприятиеләре хосусыйлаштырыла.
Бүген дә ил сәнәгатен үстерүдә күмер һәм файдалы казылмалар табу зур урын биләсә дә, күп шахталар кирәкле дәрәҗәдә финансланмый. Озак еллар файдаланылган җиһазлар һәм техника тиешле вакытта алыштырылмый, шул сәбәпле әледән-әле шахталар убылып, анда эшләүчеләрнең гомере өзелә.
Шахтерның эш көне 6 сәгатьтән артмаса да, җир астында эшләү сәламәтлеккә зур зыян китерә. Шахтерлар сулыш алу системасы авыруларыннан җәфалана, аяк-куллары еш сына. Лаеклы ялга чыккач, аларга мул пенсия түләнә, төрле ташламалар каралган.