Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе турындагы актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан документка) кул куела. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң күп югалтулар китергән сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куела.
Русия дәүләте тарихында Икенче бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачы һәм күпмилләтле халкыбызның Гитлер һәм аның тарафдарларына каршы коалиция илләре белән берлектә ирешкән данының бөеклеге ягыннан дөнья күләмендә аңа охшаш сугыш шуңарчы булмаган. Миллионнарча кеше, олысы-кечесе — барысы да фронтта һәм тылда бер йодрык булып Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзен аямый тырышкан.
Тарихтан билгеле булганча, илебездә Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмамланса да, сугыш әле аннан соң да дәвам итеп, хәрбиләребез һәлак булган. Ерак Көнчыгышта күпмиллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителеп, Япониядә милитаристик режим бәреп төшерелгәннән соң гына дөньяда озак елларга ныклы тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык нигезе салынган.
Башта бәйрәм, Японияне җиңү көне буларак, СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1945 елның 3 сентябрендә, Япония капитуляцияләнгәннең икенче көнендә, гамәлгә куелган. Европа, Азия һәм Африка — 3 кыйтганың 40 дәүләте территориясен колачлаган, шулай ук Атлантик, Тын, Һинд, Төньяк Боз океаннарында барган сугышта 61 дәүләт катнаша, анда җәлеп ителгән кеше ресурслары 1,7 миллиардтан артып китә. Ул сугышта 70 миллионнан артык кеше һәлак була.